Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Ирек Шәрипов фикеренчә, милләтара мәсьәләләр зур игътибар таләп итә

16-17 май көннәрендә Казанда "Россия төбәкләрендә этникара мөнәсәбәтләр гармониясендә милли-мәдәни автономияләрнең роле һәм урыны" дигән төбәкара конференция уза. Аның кысаларында, кичә Татарстан Халыклары дуслыгы йортында “Гражданлык җәмгыяте үсешендә ресурс үзәге буларак Халыклар дуслыгы йорты”, дип исемләнгән түгәрәк өстәл узды. Ул Татарстан Халыклары Ассамблеясына багышланган ролик белән башланып китте. "Татарстан Республикасы хезмәт мигрантларын җәлеп итә торган төбәк. Соңгы 3 елда республикада ел саен миграция теркәвен 250 меңнән артык кеше уза. Татарстанда 4 млн кеше барлыгын исәпләнәндә, бу бик зур сан", - дип сүз башлады Татарстан Халыклары дуслыгы йорты җитәкчесе Ирек Шәрипов. Аның фикеренчә, милләтара мәсьәләләр аеруча да зур игътибар таләп итә. Кыенлыклар килеп чыкмасын өчен, республиканың дәүләт органнары һәм ведомстволары белән үзара килешүләр төзелүен дә билгеләп үтте. Директор шулай ук Казан мәктәпләрендә укучы 7 сыйныф укучыларының менә 3 ел дәвамында Татарстан Халыклар дуслыгы йортына экскурсиягә килүен, шуның нәтиҗәсендә, 7-8 мең баланың аларның эшчәнлеге белән танышуын, актив әгъзаларның артуын да әйтте. Шуннан соң, түгәрәк өстәлдә катнашучылар үзләренең төбәкләрендәге Халыклар дуслыгы йорты эшчәнлеге белән таныштырды. Мисал өчен, Коми Республикасында күбрәк мәдәнияткә игътибар бирелә. Төрле милләтләрнең гореф-гадәтләрен алар шул рәвешле саклый. Магнитогорсктан килгән Татьяна Брагина чыгышында үзләренең дәүләт органнары белән килешеп эшләүләрен билгеләп үтте. “Дәүләт белән кулга-кул тотынып эшләгәндә генә нәтиҗәгә ирешеп була”, - дигән фикердә ул. Конференция "Дом дружбы народов как ресурсный центр по развитию гражданского общества" Ульяновск өлкәсе татарлары милли-мәдәни автономиясе вәкиле Рәмилә Сафина сүзләренчә, аларның оешмасына татарлар гына түгел, ә башка милләт вәкилләре дә бик теләп йөри. Күптән түгел генә халык театры оештырганнар. “Татарлар театрсыз яши алмый. Без дә театр оештырдык, ул бик матур гына эшли башлады”, - диде Рәмилә Сафина. Катнаш никахлар мәсьәләсен чишү, ялгызларга үз милләтләреннән булган парны табу өчен “Бәхет” дип исемләнгән үзәк булдыруларын да хәбәр итте. Түгәрәк өстәл көннең икенче яртысында “Россия төбәкләрендә этникара мөнәсәбәтләрне гармонияләштерүдә милли-мәдәни автономияләрнең роле һәм урыны” төбәкара конференция белән дәвам итте. Анда ТР Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан Халыклары Ассамблеясы җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин дә катнашты.
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев