Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Иран - китап иле, бик күп башлангычларның туган җире

Үткән көз телевизордан Рәсәй Федераль Җые­нының Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенконың, башына матур яулык ябып, озын килешле күлмәк киеп, Иранда йөргәнен күр­сәттеләр. Сөбханал­лаһ, дими чарам калмады. Югары дәрәҗәдәге сөй­лә­шүләр Рәсәй исеменнән барса да, Иран өчен Рәсәй ул – татар халкы, мөселманнар иле дә әле. Кара ыштан, кызыл джемпер киеп барып басса, хурлыгыңнан егыл да үл. Рәхмәт Валентинага, ул бик матур һәм акыллы иде. Сокландым да, кызыктым да. Минем дә Иранга барасым килә башлады. Ярый әле көнләшмәдем. Аллаһы Тәга­лә: “Көнләшкәнгә түгел, кызыкканга бирермен”, – ди. Бу кичерешләремне бөтенләй оныткан идем инде. Ярты еллап вакыт үткәч, Уфадагы дуслар шылтырата: “Әйдә Иранга, – диләр. – Паспор­тың­ны, фо­толарыңны җибәр...” Алла­һым тагын мине ишетте, беркайда бернинди каршылык, тоткарлык юк. Унике ханым, унысы Уфадан, Казаннан без икәү – Татарстанның халык артисты Гөлзада ханым Сафиуллина һәм мин. Уфаның “Ихлас” мәчете имамы Мө­хәм­мәт Галләм җитәк­че­ле­гендә 14 көн Иранда йө­реп, күреп, аңлап, рухи азык алып, күңелебез яктырып, җан рә­хәте тоеп, сөенешеп кайттык. Вакытыбызның күп өле­шен Иран башкаласы Тәһ­раннан ерак булмаган Кум шәһәрендә үткәрдек. Безне Кумдагы “Әл-Мостафа” кызлар университетының “Ас­хар-Таха” филиалында бик зурлап кунак иттеләр. Кунак дигәч тә, ашау-эчү бөтенләй күздә тотылмый. Алар булдыра алган кадәр күбрәк күр­сәтергә, сөйләргә, ә без исә күбрәк белергә, өйрәнергә, аңларга тырыштык. Иран – ул  Көнбатыш Азия­дә урнашкан, 47 миллион кеше яши торган дәүләт, арийлар иле. Мин бит бу сүзне “һинд-европа теллә­рендә сөйләшүче халыклар” дип белә идем, ә ул “тулы хокуклы кешеләр” дигәнне аң­лата икән. Димәк, Иран ул – “ариана”, арийлар, тулы хокуклы кешеләр иле. Алар менә шуны бар булмышлары, җан­нары, тәннәре белән тоеп яши. 2 миллион кеше яши торган Кум шәһәре – Иран­ның дини мәркәзе. Монда бик күп уку йортлары урнашкан һәм аларның һәр­берсе  аерым  бер  шәһәр­чек­не хәтерләтә.   “Әл-Мос­тафа” кызлар университетында бул­дык. Андагы китап­ха­нә­ләрне, заманча уку әс­бап­ла­рын, техниканы күреп исебез китте. Бүген Кумда 50 мең­нән артык егет, 20 меңләп хатын-кыз белем ала. Чит илдән килгән шә­керт­ләрне дә бик теләп, бушлай укыталар, 90 илдән укырга киләләр. Бакуда консерватория тә­мам­лап монда укучыларны да, бер елга тел өй­рә­нергә кил­гән кызларны да күрдек. Иранда гына түгел, бөтен Якын Көнчыгышта данлык­лы, Тәһрандагы 10 мең хатын-кыз укый торган “Әл-Зөһрә-Фатыйма” университеты 1964 елда 90 студенттан, инглиз теле, бухгалтерлар һәм психологлар укытудан башланып киткән. Бүген монда фәлсәфә, калям, фикъһе, ысул, хәдис, тарих кына укытып калмыйлар, сәясәт белеме, халыкара хокук, Ислам психологиясен, Ислам фәл­сәфәсен алга чыгарганнар. Шуларны өйрәнәләр, фәнни хезмәтләр язалар, хезмәт­ләрен төрле телләргә тәр­җемә итеп тараталар. Чөнки дөньяда ислам динен хурлау, юк итү, халыкны бозу, юкка чыгару, безнең пәйгам­бә­ребезне үзләренеке булыр дип көтеп тә андый бәхет эләкмәгәч, ислам диненнән экстремист, террорист, тагын әллә нинди карачкылар ясау сәясәте бара. Әз генә акылы булган милләт баласы мил­ләтенең изге, һәй­кәл куелырга тиешле Гаяз Исхакый иҗат иткән Зөләй­ха­сының исемен шакшы, затсыз, пычрак хатынга бирерме? Безнең Чулпан, Гүзәл­лә­ребез – акыллы, талантлы, матур хатыннар. Аларның баш чүмечләренә өйдә, мәк­тәптә кирәкле әй­бер тутырылган булса да, өйдән чыгып кит­кәндә буш урын да калган булган, күрәсең. Ә бушлык шундый әйбер инде, бик тиз тула. Аннары инде алардан теләсә нәрсә эш­ләтеп, үз милләтен хурлатып, мәсхәрә иттереп була. Хәтта андыйлардан китап яздырган булып уйнап була... Беренче гаҗәпләнгәнем кызларны укытуга игъти­барның зурлыгы булса, икенчесе – хатын-кызга хөрмәт. Уку йортларына, төрле биналарга хатын-кыз исемен биреп мәңгеләштерәләр. Иран-Гыйрак сугышында батырларча һәлак булган шәфкать туташының исемен әнә университет эчендәге ашханәгә биргәннәр. “Әл-Мостафа” уни­верситетыннан безгә лекция сөйләргә килгән профессор Мәхмүд Әхмәди исә фәнни хезмәтләренең җитәк­чесе хатыны булуын, үзен бик күп укырга мәҗбүр итүен сөйләп көлдерде. Иранның китап иле, бик күп башлангычларның туган җире, чишмә башы икәнен белә идем. Чын мәгънәсендә китап культы икән биредә. Китапка табыналар. Алып барган җирләре дә Ислам фәннәренең компьютер тик­шеренүләре үзәге булды. Анда инде чирек гасыр дәва­мында берничә мең кулъязма һәм сирәк китапны, Коръ­ән, хәдис, догаларга нигез­ләнеп чыгыш ясарга яки гыйльми хезмәт язганда куллану өчен уңайлы дәрә­җәгә җиткереп, дискларга күче­рәләр. Коръәннең үз­ләрен­дәге бөтен төрен, бө­тен тәф­сирләрне, аңлат­ма­ларны ике дискетка туплаганнар. Америкада Коръән яндырылгач, алар бу зур эшкә алынырга мәҗбүр булган. Әлеге Коръ­әнне өйрәнү үзәге мө­сел­ман дөньясында икенче урында тора. Аның 26 илдә бүлекләре оешкан. Ислам дине казанышларын заманча ысуллар белән халыкка җит­керү өчен күп эшли алар. Кум шәһәрендә аятулла Мараши Нәҗәфинең зур ки­тап­ханәсе бар. 1989 елда мәрхүм булган аятулла 96 ел гомер кичергән. Яшьтән үк ул мөселманнарның зиһен ядкәре булган борынгы кулъязмаларны чит ил кеше­лә­ренең Европага алып китү­ләренә бик борчылган. Укырга, өйрәнергә, сакларга түгел, юк итәргә, юкка чыгарырга икәнен җаны белән сизеп, бик хафаланган. Шуның өчен ул, дөге фабрикасында гади эшче генә булса да, китаплар җыю эшенә тотынган. Бар булганын шуңа багышлаган. Кайбер китаплар янында кызыклы аңлатмалар бар. Мә­сәлән, Мараши бер китапны кем өчендер 2 ел фарыз ура­заны тоткан акчага сатып алган. Кем өчендер намаз укыган, кем өчендер Коръән укыган. Китаплар шулай берәм­текләп һәм бик авырлык белән тупланган. Бу урында китап җене кагылган Альберт Фәтхине искә алу тиештер. Ул да Мараши белән таныш булгандыр. Китап өчен, кулъязмалар өчен яна-яна, иртәрәк китте ул. Аллаһы Тәгалә: “Үзегезгә карата көнегезне бирермен”, – дигән. Һаман никтер булмый кала. Шул ук Альберт Фәтхи, Әбрар Кәри­муллин, Миркасыйм Госманов (алар инде вафат), Марсель абый Әхмәт­җанов, яшь галимнәребез Раиф Мәрда­нов, Ирек Һадиев та бер сирәк кулъязма өчен ураза тотарга, намаз, Коръән укырга, өч көн рәттән ач торырга да риза. Безнең мирас һаман дөнья буйлап таралып ята. Хәер, бу фондта безнең китаплар да бар диделәр. Хәтта гарәпләрнең дә борынгы язма әсәрләренең, юкка чыккан, югалган мирасла­ры­ның монда саклануын әйтте­ләр. Бүген Мараши саклауха­нәсендә 60 мең данә кулъязма саклана. Ул, мөселман кулъязма мирасын саклау буенча Истанбул һәм Каһи­рә­дән бераз гына калышып, дөньяда өченче урында тора. Шунысы кызык: аятулла Мараши – милләте буенча төрки кабиләдән, бәлки әле татардыр да. Ул хикмәтле кеше, укый-яза белмәгән. Пәй­гамбәребезгә Коръән иңгән кебек, гап-гади эшче Мараши аятулла булып киткән. Мин исә ислам революциясе лидеры Хомәйни һәм 20 томлык Коръән тәфсире язган, Коръән гыйлемендә шөһрәт алган, иң абруйлы Коръән белгече Мәкәрим Ширази кебек шәхесләр генә аятулла була ала дип уйлый идем. Аятулла бит ул – “Аллаһ могҗизасы”, “Аллаһ тамгалаган” дигән сүз һәм бик зур дәрәҗә. Ислам кануннарын, фикъһене яхшы белүе, зи­рәклеге һәм үрнәк тормышы белән мөселманнар һәм мөҗтәһидләр арасында танылган кеше генә андый бөек исемнәргә лаек була. Бу исем нәселдән нәселгә күч­ми, рәсми рәвештә дә бил­геләнми. Әмма бу очракта да Марашиның Аллаһ тарафыннан билгеләнүе күренә. Китапханәне хәзер аятулла Марашиның 76 яшьлек улы Мәхмүд җитәкли. Хәзер инде ул – китапханә генә түгел, зур фәнни үзәк. Монда кулъязмалар фонды микрофильм рә­вешенә китерелә, заманча технология буенча эшкәр­телә, борынгы китаплар яңар­тыла, карантинга ябыла, дәвалана, төрле химик реагентлар ярдәмендә ныгытыла, тергезелә. Татар кулъязма ми­расының бик бай булуын, әлегә кадәр китаплары­быз­ның тәмуг газаплары киче­рүен искәрттеләр. Китабын зурламаган зур булмый. Казан китапханәләренә кулъязма мирасны саклауда ярдәм итәргә әзер булуларын кат-кат әйттеләр. Мин бу сүз­ләрне 30 елдан артык гомерен китапка бәйләгән Разил Вәлиевкә түкми-чәчми җит­кердем. Юк, юк, иранлылар безгә акча өчен түгел, бәлки тамырларыбыз бергә тоташканга һәм китапны зурлаганга гына булышырга тели. “Китаплар кеше кебек”, – диләр: туа, үсә, мәгърифәт нуры тарата, туза, картая, үлә. Кемдер оҗмахка, кемдер тәмугка керә. Китаплар да нәкъ шулай, төрле юл үтеп яши башлый. Ирандагы Кум шәһәрендә борынгы мираска, китапка җан өрәләр. Әйе, бирегә килеп ирешкән китаплар хәзер мәңге яшәячәк. Бу китапханә бик зур, анда 500 ләп ир-ат эшли. Бу изге эшне алар башкара. Күп урынга Мараши Нәҗәвинең сурәтен элгәннәр. Бик матур кеше булган, елмаеп, канәгать булып карап тора. Соклангыч изге эшләренә без дә дога кылып киттек. Урыны җән­нәт­нең түрендә булсын, дидек. Кумда да, Иранның башка шәһәрләрендә дә китап ки­бетләре күп. Анда басмаларны карыйлар һәм сатып алалар. Китаплар матур, аңла­масаң, укымасаң да, кулга тотып кына карау да рәхәт. Әле Иранга китаптан биздерү сәясәте килеп җитмәгән. Халыкта борынгы затлылык, ислам әхлагының барлыгы, мәдәниятлелек үзен гел сиздереп тора. Дөнья кумыйлар, дөнья да аларны кумый. Алтын-көмешкә дә чуммаганнар, кием дә килешле генә. Ирләр бик матур, кара һәм ак чалма чорный. Бер-берсен тикшермиләр, динне ничек тоту да – һәркемнең үз эше. Күргәннәрем, кичер­гән­нәрем һич язып бетерерлек түгел. Кирәксә, тагын язармын әле. Соңгы көнне, аерылышуга берничә сәгать кала җитәкчебез Хөҗҗәтидән: “Сез безне бик зурлап, хөр­мәтләп кунак иттегез, без ничек түләргә тиеш булабыз соң?” – дип сорадым. Ул бик акыллы кеше, уйга калды: – Сез бездән яхшылык күрдегезме? – Әйе! – Сез Иранда матурлык күрдегезме? – Әйе! – Гомерегез буена яхшылык эшләгез, матурлык таратыгыз, – диде ул. Барыбызның да күзләре яшьләнде. Минем исә: “Кагылмагыз Иранга, ул бик матур ил, анда бик гүзәл кешеләр яши”, – дип кычкырасым килде.
Фәния Хуҗахмәт, Ватаным Татарстан
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев