Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Ирада Әюпова белән Эдгард Запашный Казан циркы директорын сайлый алмаган

ТР мәдәният министры Ирада Әюпова белән Вернадскидагы Мәскәү Зур циркы директоры Эдгард Запашный Казан циркы директорын сайлый алмаган. Бу турыда ведомство матбугат хезмәте хәбәр итә. ТР “Казан дәүләт циркы” дәүләт автономияле оешмасы директоры вазифасына конкурс үткәрү буенча комиссия карары белән директор вазифасына кандидатлар бәйге шартларыннан узмаган”, - диелгән министрлык хәбәрендә. Комиссиянең Казан дәүләт циркы директоры вазифасына җитәкче сайлауга багышланган утырыш 20 ноябрьдә узды. tatar-inform

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев