Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Ир хатынын, балаларын дингә өйрәтергә тиеш" - Казан казые Габдулла хәзрәт Әдһәмов

Хатын-кызны шантаж юлы белән дин юлына бастыручылар турында соңгы арада еш ишетергә туры килә. Intertat.ru редакциясе почтасында да әлеге эчтәлектәге сораулар күренгәли.


Ирем белән 15 ел тату гомер иттек. Ике бала үстердек. Ирем соңгы елларда мәчеткә йөри, намаз укый башлады. Минем туганнарым белән аралашмас булды. Хәзер миңа да намазга басарга, яулык ябарга дип боера. «Син, намаз укымаган, яулык япмаган өчен, Аллаһы Тәгалә каршында миңа җавап бирәсе. Имансыз хатын белән яшисем килми. Намаз укымасаң – аерылам!» – дип куркыта. Ә минем яулык ябып йөрисем һәм даими рәвештә намаз укыйсым килми, әлегә... Ничектер әзер түгелмен. Ирем, чыннан да, дөрес сөйлиме? Гаиләсен ташлап китү үзе иремә гөнаһ булмасмы соң?

Саба районы, Сөмбелә Вафина

Сөмбелә ханым Вафинаның соравын Казан казые Габдулла хәзрәт Әдһәмовка юлладык. Шактый кызыклы җавап алдык. Аны укучыларыбыз игътибарына да тәкъдим итәбез.

- Әссәләмү галәйкум вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ! Бу – бик мөһим сорау. Кызганыч ки, хәзер күп булмаса да, мондый күренешләр очрый. Берәү дин юлына басып, биш вакыт намаз укый башлый да, үзен бүтәннәрдән өстен күрергә тотына. Әлбәттә, дин буенча, ире хатыны өчен җаваплы. Ир хатынын, балаларын дингә  өйрәтергә тиеш. Аларны ислам кагыйдәләрен үтәргә өндәргә бурычлы, әмма ниндидер шантаж аркылы түгел! Аллаһы Тәгалә әйтә: “Мин сине бу дөньяга рәхмәт итеп җибәрдем, рәхимлелек, шәфкатьлелек  белән дингә өндәр өчен!”– ди. Пәйгамбәребез (с.г.с) матур сүз, яхшы гамәл белән өнди торган була. Аның мисалы: рәсүлебез (с.г.с) Мәдинәдә яшәгәндә, бер яһүд күршесе аның ишегалдына гел чүп ыргыта торган була. Пәйгамбәребез (с.г.с), бер сүз дә дәшмичә, ул чүпне җыештыра барган. Көннәрдән беркөнне Пәйгамбәребез (с.г.с) ишегалдына чыкса – чүп юк! Ул күршесен кайгыртып, аның хәлен белергә керә. Ә күршесе авырып ята икән. Пәйгамбәребез (с.г.с) аның хәлләрен сораша, киңәшләр бирә. Шунда бу яһүд елап җибәрә дә: “Мин сиңа еллар буе зыян салдым, ә син минем хәлемне белергә кергәнсең!..” – ди. Күршесе, шунда шәһадәт сүзләрен әйтеп (“Лә илаһы, илләллаһ”), ислам динен кабул итә. Ислам динендәгеләрнең башкаларга мөнәсәбәте шундый булырга тиеш. Яхшылык юлы белән генә халыкны, туганнарыбызны, танышларыбызны дингә өндәргә тиешбез.

Сөмбеләгә исә, ире белән уртак фикергә килергә кирәктер. Ире теләкләренә якын килеп, бәлки мәчеттә оештырыла торган курсларга йөрергәдер? Бәлкем, ирегез тәкъдим иткән дини китапларны укып карарсыз. Унбиш ел бергә яшәгәннән соң, ниндидер уртак мәнфәгать табу мәслихәт. Әлбәттә, ирегездә сезнең өчен җаваплылык бар, әмма моны сезгә аңлату белән аның өстеннән ул җаваплылык төшә. Аңа да сезгә карата басымын киметү дөресрәк булыр. Күп очракта, шундый каты басым гаиләләрне тарката шул. Бу хакта район мөхтәсибе янына икәү барып, уртак фикергә килүегез хәерле.

Чыганак: http://intertat.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев