Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Интернеттан башка тормыш бармы?

Сораштыру нәтиҗәләренә караганда, илдә яшәүчеләрнең 75 проценты даими рәвештә интернеттан файдалана. Ә үсмерләр арасында андыйлар 90 процент тәшкил итә. Шуңа күрә күпчелек социаль челтәрләрдә теркәлү өчен пас­порт таләп ителү турындагы яңалыкны хупламаган. Аның каравы респондентларның 60 проценты үсмерләргә шәхси бит ачуны тыю турындагы тәкъдимне аклаган. Шул рәвешле малай-кызларны интернеттан йолып алып, чынбарлыкка кайтармакчылар. Тик алай гына булса икән...   Соңгы арада интернетның зыяны турында олысы да, кечесе дә сөйләшә. Әти-әниләр дә, белгеч­ләр дә, хәтта депутатлар да социаль челтәрләрдән янаган куркынычны киметү турында баш вата. “Үлем төркемнәре” бөтен җәмә­гать­че­лек­не аякка бастырды. Нишләргә? Әлеге уңайдан тәкъ­димнәр “куера” барган саен, җә­мә­гатьчелек фикере икегә аерылды. Берәүләр катгый тыюны хупласа, икенчеләр исә мәсьә­ләнең икенче ягына бармак төртеп күр­сәтә. Шул исәптән, социаль чел­тәрдә теркәлү өчен пас­порт таләп ителү турындагы закон проекты уңаеннан да бәхәс купты. Ил Президенты киңәшче­се, интернет үсеше институты советы рәисе Герман Клименко сүзлә­ренә караганда, бу яңалык – сафсата. “Теләсә нәрсә уйлап чыгарып була, әмма ул закон эшләя­чәк дигән сүз түгел әле”, – дигән белгеч. Аның фике­ренчә, тыю аркасында үсмерләр чит илләрдә теркәлгән социаль челтәр­ләргә “качып” бетәчәк. Шул гына. Нәтиҗәдә малай-кызларны күзә­тү тагын да катлауланачак. “Ярамый”га карамый! Моның белән илнең элемтә һәм мәгъ­лүматлаштыру министры Николай Никифоров та килешкән. Ул балаларны кечкенәдән үк интернеттан файдаланырга өйрәтергә киңәш итә. Моның өчен “дөнья пәрә­ве­зе”ндә тыюлар керткәнче, иминлек тәэмин итәргә кирәк, дигән ул. “Үлем төркемнәре”нә кар­шы кә­ефне күтәрүгә корылган сәхифәләр уйлап табарга да тәкъ­дим иткән. Россия Дәүләт Дума­сының комитет җитәкчесе Леонид Левин сүзлә­ре­нә караганда, тыю үсмерләрнең тагын да куркыныч гамәлләр кылуына ките­рәчәк. Әти-әниләр арасында да уртак фикер юк. Ник дисәң, закон проектындагы төгәлсезлекләр аркасында балалар киләчәктә интернеттан уку өчен кирәк­ле мәгълү­матны да ала алмаска мөмкин. Шул ук “Ви­кипедия”дә тыелган исем­лек­кә эләгә икән. Баласына күз-колак була бел­мә­гән әти-әниләргә ике мең сумга кадәр штраф яный. Китап киш­тәсендә тузан җыеп яткан энцик­лопе­дия­ләргә яңа­дан әйләнеп кайтырга туры килмәгәе. Бу көннәрдә “Платформа” үзә­ге үткәргән тик­ше­ренү нәтиҗә­лә­ре дә бил­г­еле булды. Суицид оч­рак­ларын өйрәнүче бел­гечләр һәм психологлар әйтүенчә, интернет үзе генә кул салуга сә­бәп­че була алмый. Гаиләдәге мөнә­сә­бәт­ләр мө­һимрәк, дигән алар. Бел­геч­ләр социаль челтәрләрдәге “үлем төр­кемнәре”ннән янаган хәвеф-хә­тәрне гомумән шик астына куйган. Белгечләр үткәргән сораштыру нәтиҗәләренә караганда, респон­дентларның 74 проценты үз-үзенә кул салуга китергән төп сәбәпләр арасында әти-әни белән уртак тел таба алмауны һәм гаи­ләдәге кыенлыкларны атаган. Сораштыруда катнашучыларның өч­тән икесе, яшьтәшләрең белән ур­так тел таба алмау элмәккә мен­ге­зергә мөмкин, дигән. Әлеге исем­лектә җавапсыз мәхәббәт (28 процент), моңа кадәр таныш булмаган хисне тоеп карау теләге (25 процент), киләчәккә ышанмау (18 процент), укудагы кыенлыклар (16 процент) да бар. Респон­дент­ларның 36 про­центы социаль чел­тәрләрдән чын­нан да куркыныч яный дип саный. Алар­ның нибары 3 проценты, бу – үз-үзеңә кул салуга китерә ала, дигән. Ул арада Элемтә, мәгъ­лүмати тех­нологияләр һәм мас­сакү­ләм ком­муника­ция­ләр буенча федераль кү­зәтчелек хезмәте (Роскомнадзор) 2017 ел башыннан бирле суицидка өндәгән 4 мең “үлем төр­кеме”нең эшен туктату турында хә­бәр иткән.  
Эльвира Вәлиева, Ватаным Татарстан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев