Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Интернетта .TATAR доменын кулланучылар арта

Интернетта .TATAR доменын кулланучылар арта бара, бу доменга хокук алучылар берничә дистә меңгә җитте, дип белдерде Татарстанның мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында министр .TATAR доменына хокукны күп кенә халыкара компанияләр, үз сәүдә билгеләрен таныту һәм саклау максатында мөрәҗәгать иткәнен әйтте. “Без иң баштан ук .TATAR доменын Татарстанның халыкара дәрәҗәдә сәүдә билгеләрен теркәгән оешмаларга, шулай ук дәүләт оешмалары өчен броньлап куйдык. Доменны кулланучылар хәрәкәте дулкыны дәвам итә. Мәсәлән, гаммәви мәгълүмат чараларыннан “Татар-информ” агентлыгы .TATAR доменын уңышлы файдалана. Мәгълүмат агентлыгы интернетта tatar-inform.tatar адресы буенча эшләп килә”, – дип искәртте министр. Роман Шәйхетдинов .TATAR доменының кулланылышы буенча хисап 2017 ел башында министрлыкның еллык коллегия утырышында тотылачагын әйтеп, интернет кулланучыларны бу доменнан файдалануны тагын да активлаштырырга өндәде. Мәгълүм булганча, Татарстанда .TATAR доменын теркәү мөмкинлеге 2014 ел азагында барлыкка килде. .TATAR доменын рәсми әйләнешкә кертү өстендә эш, җәмәгатьчелек мөрәҗәгатен исәпкә алып, Татарстан Президенты йөкләмәсе белән 2012 елда башланып киткән иде. Домен дөньяның төрле илләрендә яшәүче татарларны берләштерү, “татар интернетын” булдыру, татар халкының телен, мәдәниятен таныту максатын тота. Беренче булып, .TATAR доменын халыкара дәрәҗәдәге сәүдә билгесенә ия оешмаларга, Татарстанның дәүләт органнары, товар билгеләренә хуҗа булган оешмалар, коммерцияле, иҗтимагый оешмаларга, гаммәви-мәгълүмат чараларына теркәргә мөмкинлек бирелде.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев