Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Интернетта татар артистларының виртуаль тормышын сурәтләгән видео пәйда булды (видео)

Анда эстрада «йолдызлары»ның мессенджерларда бер-берсе белән ничек аралашулары кызык итеп күрсәтелә. Әлбәттә, уйлап чыгарылган видео булса да, чынбарлыкка туры килә торган урыннарын шәйләргә мөмкин. Видео  «Татар радиосы» баш мөхәррире Айваз Садыровның интернет-каналында урнаштырылган.
– Бу видеоны башкарып чыгару өчен ике ай вакыт сарыф ителде. Аны Алмаз Гыйльметдинов һәм Ренат Галиәскәров белән бергә ясадык. Видеоны «Татар җыры»нда тәкъдим итәргә теләгән идек, әмма форматы туры килмәс дип уйладык. Артистларның холыклары, аралашу рәвеше күздә тотылды. Дөрес, татар эстрадасы артистлары арасында үзенең билгеле холкы булган җырчылар аз. Әлегә үпкә белдереп шалтыратучы артистлар булмады. Юморны, бигрәк тә сатираны үстерәсе килә. Идеяләр күп, Аллага шөкер. Әкренләп тормышка ашырырга исәп, – диде Айваз Садыров Intertat.ru хәбәрчесенә.  

Чыганак:http://intertat.ru

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев