Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Интернетта ислам әдәбияты онлайн-китапханәсе эшли башлады

Шушы көннәрдә интернетта ислам әдәбияты онлайн-китапханәсе эшли башлады. Китапханәне Санкт-Петербургтагы Европа Университеты гамәлгә куйды. Университетның тарих факультеты профессоры, проект авторларының берсе Әлфрид Бустанов белдергәнчә, ислам әдәбияты онлайн-китапханәсен булдыру идеясе күптән булган. «Без 2005 елдан экспедицияләргә йөрибез. Бу вакыт эчендә Россия мөселманнарының күп язма мирасын өйрәндек, җыйдык, күчереп алдык. Аларны өстәл астында саклап ятып булмый. Замана алга бара, ул мирасны да заманчалаштырырга кирәк»,   ̶  ди Әлфрид Бустанов. Китапханәдәге мирасның төп өлеше гарәп һәм төрек телләрендә. Шуңа күрә китапханә беренче чиратта ислам өлкәсендә эшләүче белгечләргә хезмәт итәчәк. Шулай ук теләгән һәр кешегә дә китапханә ачык булачак. Әлфрид Бустанов ислам әдәбиятына кагылышлы текстлары һәм киңәшләре булган кешеләрне хезмәттәшлеккә чакыра. Аеруча да электрон версиясе булган текстларга игътибар итәчәкләр. Тулырак мәгълүматны Санкт-Петербургтагы Европа Университеты сайтында табып була.    
Илгиз Шәкүров, Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев