Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Интернет телен өйрәнү юнәлешендә галимнәргә эшләргә, тикшерүләр уздырырга кирәк

Интернетта аралашканда татар хәрефләрен аз куллану яисә бөтенләй дә кулланмауның төп сәбәбе — ул белеп бетермәүгә бәйле. Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә шулай дип белдерде. “Хәзер android системасында, ios системасында эшли торган смартфоннар өчен татар хәрефләре бар. Аны бары телефонга урнаштырырыга һәм кулланырга гына кирәк. Күп кеше чыннан да бу хакта белми”, - ди урынбасар. Аның фикеренчә, әлеге системаны популярлаштыру да мөһим. “Интернет теле һәм анда аралашу — ул башка дөнья, моны кабул итәргә кирәк. Бу өлкә фән тарафыннан да тикшерелергә тиеш. Җөмләләрнең төзелеше, калыплар, сүзтезмәләр гаджетларда башка төрле дөньяга алып керә. Әлеге мәгълүмат кырында үз-үзеңне тоту культурасы барлыкка килде. Бәлки, кемгәдер шундый “ясалма” телдә сөйләшү җиңелрәктер дә. Үзем, филолог буларак, мин моны кабул итмим, чөнки бу телнең аһәңлеген бетерә”, - ди Илдар Мөхәммәтов. Аның фикеренчә, интернет телен өйрәнү юнәлешендә галимнәргә эшләргә, тикшерүләр уздырырга кирәк.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев