Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Интернет челтәрендә "Инкыйраз-таймер" барлыкка килде

Таймер мәшһүр татар язучысы Гаяз Исхакыйның “Ике йөз елдан соң инкыйраз” әсәренә нигезләнеп ясалган. Таймер инкыйразга - бетүгә күпме вакыт калганын исәпли. "Татар-информ" татар шәхесләренең"калган гомерне саный торган" счетчикка карата фикерләрен белеште. 
"Ике йөз елдан соң инкыйраз" - Гаяз Исхакыйның 1902 елда язган антиутопиясе. Автор болгар халкының наданлык аркасында бетә баруын сурәтли. Төп геройларның берсе - Җәгъфәр. Ул болгар халкының соңгы вәкилләренең берсе. Җәгъфәр акыллы, халкының тарихын һәм аның ни өчен юкка чыгуының сәбәпләрен белә, милләтен саклап калырга тели. Әмма аның Сөембикә исемле хатыны да, баласы да үлә. Соңыннан Болгар шәһәрендә манара ишелеп, ул үзе дә һәлак була. Әсәрнең кыскача эчтәләге белән сылтамага кереп танышырга мөмкин.
Әлеге вакытта http://teorius.ru/timer/ сылтамасы белән кереп карасак, инкыйразга 85 ел да 10 ай һәм берничә сәгать калганын күрәбез. Гаяз Исхакый татар халкының киләчәге турында кайгыртып язылган “Ике йөз елдан соң инкыйраз” исемле әсәрен 1902 елда иҗат итә. Ул вакыттан бирле 115 ел узган дигән сүз. Инкыйразга кадәр калган 85 ел вакытны хәзер счетчик кирегә саный.

Инкыйразны фаразлау татар халкын "программалаштыру" түгелме?

Таймерга карата төрле карашлылар бар. "Татар-информ” хәбәрчесе шул фикерләрне туплады.
Проект авторы Илдар Әюповтан, инкыйразны шул рәвешле фаразлау кеше өчен “программалаштыру” кебек булмыймы, дип кызыксындык. Илдар Әюпов әлеге проектны шаяртулы кисәтү, шаяртып куркыту максатыннан эшләнүен әйтә. Ә үзе инкыйразга ышанмавын белдерде.

Исхакый тенденцияләр турында гына язган

Татарстан мөфтие урынбасары, Россия ислам институты, Болгар ислам академиясе ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин:
– Гаяз Исхакыйның бу әсәрен ниндидер программалаштыру дип кабул итеп булмый. Ул, танылган шәхес буларак, нинди тенденцияләр мөмкин булуы турында язган. Тел бетү ул татарларга гына кагылышлы түгел. Көн саен дөньяда телләр юкка чыга. Глобальләшү чорында бер күренеш инде ул. Татарларның, аларны махсус кемдер бетерә, дип каравы дөрес булмас иде. Әгәр татарларның үзаңы булмаса, шиксез, ул процесслар тагын да тизләшәчәк. Шуны күз алдында тотарга кирәк: бүген телне саклап калу өчен административ мөмкинлекләр кимегәннән кими бара. Дөрес, Гаяз Исхакый рус телен белүгә өндәгән. Чыннан да, 20 гасыр башында рус телен белү кирәк булган. Әйтик, Шиһабетдин Мәрҗани үзе дә русча сөйләшмәгән, әмма дә ләкин ул рус телен укырга кирәк дип әйткән. Бүгенге көндә рус теле – Россиянең дәүләт теле, аны ничек белмисең инде?! Рус телен белергә, ләкин, һичшиксез, үз телеңне сакларга кирәк. Милләт бетә, мин рус телен өйрәнмим, дию – ул да наданлык булыр иде. Инкыйразга таба кирегә санау – бу инде счетчик белән генә хәл итә торган мәсьәлә түгел. Әлбәттә, Интернет өчен кызыктыр, бәлки. Милләтне ничәдер елдан бетә, ничә елдан яңара дип әйтү бик авыр. Чөнки ул милләтнең үзенең яшәеше, эчке халәте, дәүләт тарафыннан милли сәясәт – бик күп факторлар белән бәйле. Шуңа күрә счетчиклар ниндидер тенденцияне ачык итеп аңлата алмый,- дип саный Рәфыйк Мөхәммәтшин. Әңгәмәдәш инкыйразга ышанмавын, бу мәсьәләдә үзенең оптимист булуын әйтте. – Татар милләте дәүләтчелек тоткан, зур зыялылары булган милләт. Татарларның бүгенге көндә үзләрен саклап калу өчен мөмкинлекләре башка бик күп милләтләрнекенә караганда күбрәк. Күбесе үзебездән тора. Татарларның потенциалы зур, шуны файдалана алсак, телне саклап калып була. Бүгенге көндә телгә булган мөнәсәбәт милләтне әзрәк уятып җибәрде. Шул уңай ягы булгандыр. “Мин татарча сөйләшәм” проекты да, башкалар да күренә. Милли аң уяна башлады. Һәр кеше үзенең җаваплылыгын сизә. Кыскасы, мин оптимист бу юнәлештә.

Инкыйраз тормышка аша башлады инде

Татар язучысы Рабит Батулла:
– Инкыйраз тормышка аша башлады бит инде. Әгәр шушылай барса, 200 елга да тулмый. Исхакый әүлия булган бит. Телне ачыктан-ачык бетерергә тырышалар, элек әле кычкырып әйткәннәре булмады. Тагын 15 елдан соң бетә инде ул, әгәр халык күтәрелмәсә. Хәер, күтәрелмәсә дип, ризалашып яткан кеше юк, бик күп язалар бит. Ульяновск, Саратовларда да. Телне бөтенләй юкка чыгарырлар дип уйламыйм. Ул бит инде Конституцияне бозу. Телне бетерәсең килсә, алайса башта Конституцияне үзгәртергә кирәк. Икенче караганда, татар бит үзе ризалаша мәктәпләрне ябуга. Әстерхан өлкәсендә дә, РОНОдан кешеләр килеп, халыкны җыеп яптылар мәктәпләрне. 69 елны без группа белән барган идек, нәкъ менә 69 елда яптылар мәктәпләрне. Астыртын хәйлә бар бу мәсьәләдә. Халык бит ул ныклап торып уйламый. Үзегез яптыгыз бит, дип кенә әйтәчәкләр. Уфада, Мәскәүдә башка җирләрдә дә бар иде бит мәктәпләр – юк алар хәзер. Инкыйраз-таймерга килгәндә, ул телне сакларга ярдәм итәдер, дип уйлыйм. Провокацион әйбер булгач, ул, киресенчә, уңай тәэсирле булырга мөмкин. Бөтен кеше дә аңсыз түгел бит. Татар телен саклап калу өчен барыбер мәктәпләр оештырачаклар. Счетчик файдага булыр дип уйлыйм. Кеше уйланачак бит.

"Кайвакыт проблеманы хәл итү өчен кешене куркытырга кирәк"

Драматург Мансур Гыйләҗев:
– Инкыйраз – ул бит кисәтү. Бер яктан ул кисәтү, икенче яктан шулкадәр объектив нигезе бар. Аны кисәтеп язган Гаяз Исхакый. Хәзер без акылга, иманга килмәсәк, милләтебезне югалтырга мөмкинбез. Инкыйраз идеясе бик көчле. Аны зур дәрәҗәле кеше Исхакый гына яза алган. Хәзер башка берәр кеше язса, аны чукып бетерерләр, милләткә каршы, дип юкка чыгарырлар иде. Исхакыйның милләтне саклап калу өчен борчылуын чагылдыра әсәр. Кайвакыт бит проблеманы чишәр өчен кешене куркытырга кирәк. Кеше куркуыннан дөрес адымнар ясый башлый. Аннары Исхакый формасын да дөрес итеп тапкан – һәр кешегә барып җитә торган итеп. Исеме дә нинди бит –  Ике йөз елдан соң инкыйраз!

Генетика, кан көчле безнең!

- Инкыйраз бер башланса, аны туктатып булмый. Татарны соңгы 500 ел дәвамында гел кысып, кимсетеп, юкка чыгарырга тырышып яшәгәннәр. Инкыйразга әле бик ерак, ләкин нык уйланырга кирәк. Безгә урыс дәүләтенең үзәгендә яшәү җиңел нәрсә түгел, ләкин һәркайда татар бар – сәясәттә, спортта... Спортта күпме җиңүчеләр безнекеләрдән, ярый, көрәшчеләр Дагыстаннан, ә башка милләтләр әллә ни күренми. Татарлар әйбәт кенә җиңеп баралар, быел Кореяда фигуристкабыз җиңде. Димәк, генетика, кан бик көчле безнең. Тамыр системасы бик көчле татарның, шуңа күрә өметсезләнергә әле иртәрәк. Ул әсәрне нык пропаганадаларга кирәк, ләкин дөрес пропаганда булырга тиеш. Бу – дата билгеләү, фараз, киләчәкне күрсәтү түгел, бу кисәтү, - дип фикерен җиткерде Мансур Гыйләҗев. Гаяз Исхакый татарга рус телен дә өйрәнергә кушкан кебек, әмма моның татар теленә киртә булмавы өчен, бу очракта алтын урталыкны табарга кирәк, дип саный язучы. – Урысны яманлау, бөтен нәрсәдә гаепләү дөрес юл түгел ул, минемчә. Бик күп нәрсәне без урыслардан өйрәнеп килдек. Яһүдләр кебек булырга кирәк. Алар бөтен милләтләрдән дөрес сыйфатларны ала. Урысларда да дөрес сыйфатлар бар. Аларны эчкече, ялкау дип яманлап кына яшәү дөрес түгел. Без дә изге милләт түгел. Бездә дә эшлексезләр, ялкаулар, имансызлар да шактый, эчү, фахишалек, наркомания дә булган. Бер милләтне яманлап яшәргә кирәкми, күп вакытта үзеңнән эзләргә кирәк гаепне. Безне дә изге, чиста, булган милләт дип кенә әйтеп булмый. Безне дә бик күп нәрсәләрдә гаепләп була. Советлар Союзы чорында татарлар начар яшәде дип әйтмәс идем. Гәрчә мәктәпләр, мәчетләр саны нык кимегән иде, ләкин сәнгать мәсьәләсендә бөтен милләтләр яхшы яшәде, зур игътибар бирелә иде. Хәзер дә формасы табыла бит. Мәсәлән, дин өлкәсендә. Мәчет салынса, шул ук урамда чиркәү дә салына. Шул рәвешле, бер милләт тә кимсенми. Мине урыслашкан гаиләләр борчый. Анда инде телне саклау кыен. Кан чисталыгын саклау проблемасы бар. Сан ягыннан югалтмасак, киләчәк бар. Мәсәлән, мин дини кеше түгел. Безнең нәсел дини булган, бабаларыбыз дин әһелләре булган, ләкин Сталин чорында аларны атып үтергәннәр. Минем бабай исән калыр өчен диннән читтәрәк торырга тырышкан. Ә минем балалар дини. Мин аларны дингә өйрәтмәдем, алар иманга үзләре тартылды. Хәләл ризык кына ашыйлар, намазда алар. Минемчә, телгә кайту да шулай булачак. Әнә яһүдләр иврит телен өйрәнә бит хәзер. Казанда мәктәпләре дә бар. Кире кайталар бит. Сан буенча югалтсак, Иваннарга әйләнә башласак, менә бу хәсрәт. Иң зур игътибар шуңа бирелергә тиеш: канны саклап калырга. Исемнәр, кан сакланса, бөтен нәрсәне, Коръәнне дә, телне дә өйрәнергә була.

Инкыйраз-таймер телне югалтмаска ярдәм итә

Илдар Әюпов уйлап чыгарган Инкыйраз-таймер Мансур Гыйләҗев күңеленә бик тә хуш килде. – Бик шәп идея бу. Хуплыйм. Молодец. Бу дөрес, кызык адым. Бу безгә иманга кайтырга, телне югалтмаска ярдәм итә. Психологиягә тәэсир итә.  Пауло Коэльоның “Вероника желает умереть” дигән әсәре бар бит. Теге кызга “син 7 көннән үләсең” диләр. Кеше үлемнән куркып яши башлый. Менә монда да шушындый психологик тәэсир булырга тиеш. Безнең милләт тә 85 ел калганын белеп, ничек юк инде юкка чыгабыз дип уйлана башлый. Минемчә, бу бик дөрес нәрсә, - диде.

"Гомереңә таймер куясың икән, “менә үләм, менә үләм” дип кенә яшәргә кала бит инде"

Язучы Марат Кәбиров:
– Әсәрнең файдасы бар, билгеле. Бу – дөньяга мәңгегә килмәгәнсең дигән бер кисәтү. Мәңгегә килгән кебек эшләргә түгел дигән рухта язылган әсәр. Инкыйраз башланды дию белән килешәм инде. Фәләненче елларда дөнья бетә дип сөйләнеп утыра иделәр. Әбиләр 2010 елда дөнья бетә дип сөйләделәр. Мәктәпләрдән татар телен алгач та, дөнья бетәр кебек тоела иде. Бетмәде бит дөнья. Исхакый чорында урыс телен белү мөһим булгандыр. Исхакый бит ул үз дәвере өчен язган. Рус теленнән башка чыгып китә алмаган бит инде халык. Инкыйраз-таймерга килгәндә, мин үзем таймер кую ягында түгел. Таймер куйганым юк. Нәрсәдер югалуга таймер куярга кирәкми. Әгәр үзеңнең гомереңә таймер куясың икән, “менә үләм, менә үләм” дип кенә яшәргә тиеш бит инде кеше. Милләт организмы да шундый. Югалу куркынычы бар инде ул. Кайбер халыклар беткән дә. Шулай да татар һәрвакыт ничектер җаен табып, хәйлә белән булса да, урысның күңеле булсын, чукын балам, дип булса да үзенекен эшләп яшәгән бит инде. Татарның бетү куркынычы бар, әмма шул ук вакытта бетмәү теләге дә көчле. Татар тирәсендә татар бертөрле генә түгел бит. Өстән телне укытуны бетерү әйтелгәч тә, кемнәрдер бетермәскә ашкынды, кемнәрдер ул проблеманың барлыгын да ишетмәде. Руслардан да татарны яклап чыгучылар булды, татарлардан да “минем балага татар теле нәрсәгә” диючеләр булды. Ул процесс туктамаячак инде, аның белән идарә итеп тә булмый торгандыр, бәлки. Алдынгырак карашлы, вакыйганы аңлый торганнар телне бетерттермәскә тырышып йөриләр. Шуңа күрә мин аң җиңәр, милләт бетмәс дигән исәптә торам.

"Счетчикны 1552 елдан җибәрергә кирәк иде"

Журналист һәм режиссер Фәнис Камал:
- Монда минем фикерем ике төрле. Бер яктан хуплыйм, шушы әсәргә нигезләнеп, кире счетчик булдыру “уян, халкым” дигән мәгънәдә яңгырарга мөмкин. Икенче яктан, бу психологик яктан авыр тәэсир итәргә мөмкин. Бар бит шундый аеруча милләтпәрвәр кешеләр. Вакыт аз кала, дип психологияләренә тискәре тәэсир булуы бар. Кемнеңдер төшенкелеккә бирелүе ихтимал. Безнең чорда кемдәдер “уңышларга ирешә алмабыз” дигән фикерләр туарга мөмкин. Ничек кенә булса да, бу татар кешесен уйланырга мәҗбүр итә. Кеше саклану чараларын күрә башлый. Мин ул счетчикны күргәч, миндә шундый уй туды: 1552 елдан алсак, инде күпме вакыт узды, без барыбер татар булып калдык. Минемчә, ул счетчикны шул вакыттан җибәргән булсалар, ул дөресрәк тә булыр иде. Ә бу килеш бик абстракт фикер йөртү кебек килеп чыга бу. Ниндидер таймер булдыру турында уйлыйбыз икән, Казан ханлыгы чорыннан башларга кирәк иде. Безгә үзебезне милләт буларак ничә гасыр саклап калганыбызны күрсәтә торган таймер кирәк иде. Иҗат кешесе буларак Исхакыйның борчылуы аңлашыла. Ул вакытта ук фольклорыбыз югала башлады. Исхакыйны борчыган проблемалар хәзер дә актуаль. Хәзерге вакытта, ул вакытта да, милләтне саклап калу фәкать гаиләдән торган, дип саныйм. Чукындырганнар, мәчет-мәктәпләрне бетергәннәр, әмма барыбер милләт булып сакланып калганбыз бит. Үзебезнең татар журналистларын алсак та, ничә тапкыр игътибар иткәнем бар: үзе татарча эшли, баласы белән русча сөйләшә. Бала бит татар мохитендә үсәргә тиеш. Балаларым инглиз телен өйрәнә, миңа инглизчә эндәшмәкче булалар. Ә мин аларга “башта татарча, аннары гына инглизчә әйтегез” дим. Иң беренче чиратта, инкыйразны кичектерер өчен булса да, татар җәмәгатьчелеге бер әйберне аңларга тиеш: татар булып калу гаиләдән башлана. Урысны да, күршесен дә гаеплисе юк. Бер генә урыс кешесен дә безнең проблемабызда гаепли алмыйм. Бу фәкать безнең татар проблемасы. Башка суксалар да, торып басырга, моннан томалап куйсалар, башка икенче тишектән чыгарга кирәк. Беркайчан төшенкелеккә бирелергә кирәкми. Ничек кенә булса да, үз Конституциябез бар әле. Фәннәр академиясе, филармония, Айдар абый Фәйзрахманов кебек кешеләр бар. Камал театры, Тинчурин театры, Кариев театрларын үстерергә, дөньякүләм масштабка чыгарга кирәк. Опера һәм балет театры бар. Татар опералары яңгырарга тиеш, татар опера җырчылары турында күбрәк сөйләргә кирәк. Алар читкә китә дә, гади кеше белмичә дә кала. Проблема бар, үзебез гаепле. Безгә аңга килеп, ниндидер кискен борылыш кирәк. Мәдәният министрлыгына да махсус программалар булдырырга беркем комачаулык итми. Без эленке- салынкы йөрергә күнектек.

"Бу таймерны гражданлык үзаңы, күңел сыкравы гамәле дип бәяләргә була"

Филология фәннәре кандидаты, КФУ доценты, әдәбият белгече Миләүшә Хәбетдинова:
– Бүгенге көнне татарлар үзләрен авыр хис итәләр, чөнки тел мәсьәләсе, мәктәпләрдә прокурор тикшерүләре безнең өчен зур травма булды. Иң куркынычы шул: без дәүләтебезгә, җитәкчеләребезгә таянабыз кебек, әмма алар безнең өчен таяныч булмады. Алар безнең сорауга җавап бирмәделәр. Кеше шаккатып, катып калды, шуңа күрә хәзер чарасын эзли. Бу таймер да шул кеше күңелен кузгату өчендер. Без бергәләп шушы вазгыятьтән чыгу юлын табарга тиешбез. Ассимиляция коточкыч көчәйде хәзер. Мин шәхсән үзем рус бистәсендә үскән бала, әмма ләкин бездә көнозын радио эшләде. Мин Вахит абыйның тел турында тапшыруларын тыңлап үстем. Мәктәптә русча укыдым, тик Илһам Шакировның, Вафирә Гыйззәтуллинаның җырларын тыңлап үстем. Татарлык хисен безгә мәктәптә тәрбияләделәр. Директор үзе рус булса да, балалары татар теле дәресләренә йөрмәсә, ата-аналарын чакырта иде. Ләкин мин хәзер дөньяның үзгәрүен, күңелләр сынуын күрәм. Интернетта бу таймерны гражданлык үзаңы, күңел сыкравы гамәле дип бәяләргә була. Кеше күңелен уятырга теләү дияргә була. Куркыныч хәл бит бу – вакытны санау. Безнең Президенттан соң милли проблемалар өчен җаваплы кеше юк. Ә халык дәүләт бар икәнен тоярга тиеш. Татар халкы, кая гына барса да, бик тиз яраклаша белә. Гаяз Исхакый ил гизеп кая гына йөрмәгән, шуның өчен бу әсәрне антиутопия жанрында язып калдырган. Безгә кисәтү буларак язган бу әсәрне. Хәзер иң куркынычы – рух. Татар рухы бетә. Мөхәммәт Мәһдиев, Әмирхан Еники, Гариф Ахуновларны укымаган буын үсте. Муса Җәлил һәйкәленә чәчәк салу тантанасына бардым. Андагы әйберне күргәч шок кичердем. Без Язучылар союзыннан 4 кеше басып торабыз. Язучылар да мондый чараларга килмәгәч, без нәрсә турында уйларга тиеш. Муса Җәлил исеме яңгырамады 1 Май мәйданында бер шигыре яңгырамады. Чәчәк салдылар да, фотога төштеләр дә, таралдылар. Халык аптырап калды. Ике сыйныф балалар килде. Шигырьләр тотып килгәннәр, әмма алар нишлисен белмиләр, чөнки җитәкче юк. Мәдәнияттә татар рухын саклау өчен җитәкчебез юк. Хәзер теләсә нинди мәйданчыкны татар мәдәниятен пропагандалау мәйданына әверелдерү зарур. Мондый зур чараларга җентекләп әзерләнергә кирәк.
Автор: Гөлнар ГАРИФУЛЛИНА
Интертат

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев