Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

International School of Kazan – Татарстан башкаласындагы беренче халыкара мәктәп

Бүген РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Ольга Голодец 1 сентябрьдә ачылган International School of Kazan – Татарстан башкаласындагы беренче халыкара мәктәптә булды.

“450 укучыга исәпләнгән бина 26 мең кв.м гомуми мәйдан били. Биредә бер үк вакытта берничә мәгариф моделе гамәлдә була ала”, - дип аңлатты мәктәп директоры Нияз Гафиятуллин. Рус теленнән тыш, дәресләрнең күп өлеше инглиз телендә укытыла. Балаларга белем бирү өчен АКШ, Бөекбритания, Канада, Көньяк Африкадан 30дан артык педагог чакырып китерелгән.

“Белем бирү процессын мөмкин кадәр ачык һәм уңайлы итәргә омтылабыз”, - дип билгеләп үтте Нияз Гафиятуллин. Мәктәп эчендә тоташ ябык стеналар бик аз. Нигездә, - ныклы пыяла белән бүленгән. Бу психикага басым ясый торган ябык пространстволар булмасын өчен махсус эшләнгән. Уңайлы уку бүлмәләре, ике бассейн, зур гына спорт залы һәм урамда спорт мәйданчыгы бар.

“Төрле илләрдә һәм барлык климатик зоналарда да диярлек актив шөгыльләргә комбинацияле якын киләләр: бүлмә – урам. Монда спорт белән шөгыльләнү мөмкин кадәр уңайлы булсын дип эшләнгән”, - дип сүзгә кушылды ТР Премьер-министры Илдар Халиков.

Биредәге мөмкинлекләрне карап йөргән Ольга Голодец, балаларның мәҗбүри укырга тиешле дәресләрдән кала, ә алар биредә федераль программа буенча үткәрелсәләр дә, иркен формада уза, укытучы һәрбер укучыга аерым игътибар бирә ала, ә уку материалын кабул итү югарырак була, дип сөйләде. Биредә балалар иҗат белән шөгыльләнә: техник тәҗрибәләр дә үткәрә, театрда да уйный ала. Ольга Голодец һәм аны озата баручылар шушы вакытта сәхнәсе булган атриумга килеп чыкты.

“Мәктәптә сезгә иң ошаган урын кайсы?” – дип кызыксынды РФ Хөкүмәте башлыгы урынбасары анда булган балалардан. Җавап көтәнчә һәм бердәм булды: атриум. Биредә кышкы бакча да, чәчәкләр дә, буа да, театр да бар. Ә менә кайсы дәрескә өстенлек бирүләре турында фикерләр аерылды: математика, физика, химия, робот техникасы, әдәбият. “Шуның кадәр күп фән аталуы куандыра. Димәк, чыннан да, кызыклы итеп укытабыз, һәм укытучыларның барысы да лаеклылар”, - дип нәтиҗә чыгарды мәктәп директоры.

Казан халыкара мәктәбендә Ольга Голодецны озата йөрүчеләр арасында РФ финанслар министры урынбасары Айрат Фәррахов һәм ТР Премьер-министры урынбасары – фән һәм мәгариф министры Энгель Фәттахов булуын билгеләп үтик.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев