Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Иннополиста "Яшәр өчен мохит: яңа стандартлар" - беренче халыкара форум уздырылачак

20 һәм 21 октябрьдә Иннополиста “Яшәр өчен мохит: яңа стандартлар” темасына шәһәр мохитен комплекслы проектлау буенча беренче халыкара форум уздырыла. Аны РФ Хөкүмәте йөкләмәсе белән Ипотека буенча торакка кредит бирү агентлыгы (АИЖК), РФ Төзелеш һәм ТКХ министрлыгы ТР Хөкүмәте ярдәме белән оештыра.

Анда катнашырга теләк белдергәннәр арасында РФ беренче вице-премьеры Игорь Шувалов, РФ төзелеш һәм ТКХ министры Михаил Мень, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Ипотека буенча торакка кредит бирү агентлыгы генераль директоры Александр Плутник, шулай ук Россия һәм чит илләрнең шәһәр төзелеше, урбанистика һәм архитектура буенча экспертлары, девелоперлар, төзелеш эшчәнлеге белән шөгыльләнүчеләр бар.

Аерым алганда, быел сентябрь башында РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев РФ Төзелеш һәм ТКХ министрлыгы белән Ипотека буенча торакка кредит бирү агентлыгына шәһәрләрдә уңайлыклар булдыру буенча бердәм стандартлар эшләүне һәм ТР Хөкүмәте ярдәмендә дөнья дәрәҗәсендәге белгечләр Россия өчен яңа төрләрдәге торак тәкъдим итә алачак форум уздыруны йөкләгән иде. Шул рәвешле, әлеге форум Россиядә торак һәм шәһәр мохите сыйфаты мәсьәләсендә җәмәгатьчелек фикерләшүе мәйданчыгы булыр дип күзаллана.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев