Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Иннополиста торак мохитне проектлау буенча I Халыкара форум башланды

Бүген Иннополиста торак мохитне проектлау буенча I Халыкара форум башланды. Дөньякүләм танылган йөзләрчә эксперт торак төзүгә яңача караш һәм яңа стандартлар, шәһәр эчендә уңайлыклар булдыруда заманча принциплар мәсьәләләре буенча фикер алышу өчен Татарстанга җыелды.

Форумны ачу тантанасында ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Ипотека буенча торакка кредит бирү агентлыгы генераль директоры Александр Плутник һәм ТР Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман катнашты.

“Бу форумның монда уздырылуы безнең өчен бик мөһим. Аңа әзерләнгәндә, нишләп әле ул 2016 елда гына үткәрелә, дип үзебезгә үзебез сорау куйдык.Ул, мөгаен, 2006 елда да, 1996 елда да түгел, ким дигәндә, 1986 елда үткәрелергә тиеш булгандыр. Шушы еллардан бирле илебездә технологияләр үсешендә күп нәрсә үзгәрде, – диде Илдар Халиков сәламләү чыгышында. – Әмма, никтер, без һаман да шул ук подъездлы, ишекле, керү урынлы "К", "М", "Б" хәрефле гомуммәгълүм 183 нче, 184 нче серияләр буенча төзүне дәвам итәбез. Бу бөтенләй аңлашылмый кебек тоела”.

ТР Премьер-министры, Россия төбәкләренең барысында да үз инициативалары бар, ләкин алар торак проектлауда гамәлдәге эш принципларына, стандартларына барып төртелә, дип билгеләп үтте. Ләкин бүген ул таләпләрне һәм нормативларны заман таләпләренә туры китерер вакыт җитте, диде.

Александр Плутник искәрткәнчә, яңа стандартлар булдыру мәсьәләсе Ипотека буенча торакка кредит бирү агентлыгында инде күптән карала. Шул рәвешле, 17 майда Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан Дәүләт Советында шәһәр төзелеше мәсьәләләренә багышланган киңәшмә уздырылды. Утырыш нәтиҗәләре буенча Россия шәһәрләрен үстерүнең яңа стандартларын әзерләү йөкләмәсе бирелде.

“Күп кенә шәһәрләр күз алдында үзгәреп, бөтенләй башкага әйләнәләр. Владивосток, Грозный, Сочи, Мәскәү белән беррәттән Казан – шундый ачык мисалларның берсе. Үзгәрешләрнең уңай ягы башка шәһәрләргә дә үтеп керә, зур гына яшьләр төркемнәре үзләренең субъект җитәкчелеген җәмәгать киңлекләре булдыруга, шәһәр мохитен камилләштерү белән мәшгуль махсус проектлау остаханәләре ачуга этәрә”, – дип сөйләде эш торышы турында Ипотека буенча торакка кредит бирү агентлыгы генераль директоры Александр Плутник.

Форумны кабул иткән киләчәк шәһәре Иннополис заманча калаларны проектлауда бөтен яңа стандартларны чагылдыра. Моннан тыш, Попов исемендәге технопарк янындагы мәйданчыкта Татарстанның җәмәгать киңлекләрен уңайлы итү өлкәсендәге казанышлары күргәзмәсе тәкъдим ителгән. Шунда ук шәһәр мохитен модернизацияләүдә дөнья тәҗрибәсе күрсәтелгән һәм торак төзегәндә типик хаталар белән танышу мөмкинлеге бирүче интерактив стендлар урнаштырылган.

Форумда катнашучыларга, ә алар арасында урбанистика һәм архитектура өлкәсендәге экспертлар, девелоперлар, проектлаучылар, төзелеш эшләре алып баручылар һәм хакимият вәкилләре бар, ике көндә торак мохитне үстерүнең яңа параметрлары буенча төгәл тәкъдимнәр туплап, Россия Төзелеш һәм ТКХ министрлыгына тапшыру бурычы куелган. Наталия Фишман аңлатканча, форум ике көнгә бүленгән. Анда катнашучылар өчен бүген белем туплау остаханәләре эшли. Анда һәркем шәһәр мохитен төзүгә яңача караш һәм бу юнәлешнең үсеш мөмкинлекләре белән таныша ала. Иртәгә исә көннең эшлекле программасы “Яшәр өчен мохит” пленар сессиясеннән һәм берничә тематик секциядән гыйбарәт булачак.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев