Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Иннополиста еллык IV конференция эшен башлады

Иннополис университеты территориясендә “Технологик процесс белән идарә итүдә автомат система киберкуркынычсызлыгы” (”Кибербезопасность АСУ ТП”) темасына еллык IV конференция эшен башлады. Аны ачу тантанасында Татарстан Хөкүмәте башлыгы Илдар Халиков катнашты.

Аерым алганда, Иннополиска индустриаль системалар куркынычсызлыгы буенча әйдәп баручы экспертлар гына түгел, Россиянең һәм чит илләрнең электр энергетикасы, атом, транспорт, машиналар төзү, нефть һәм газ, шулай ук хәзерге заман икътисадының башка өлкәләрендә эшли торган предприятиеләр җитәкчеләре дә җыелды. Киберһөҗүмнәрдән саклану мәсьәләләре бу юлы “Бергәләп эш итәр чак” шигаре астында каралуы билгеле.

Конференциядә катнашучыларны сәламләп, Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков: “Сезнең барыгызның да килүе бик әйбәт булган. Бу исә алда торган мәсьәләләр һәм проблемалар буенча шушы конференциядә идарә итүдә автомат система киберкуркынычсызлыгында Россиянең һәм дөньяның иң шәп белгечләре белән тәҗрибә алмашу мөмкинлеге бирә, - диде. Еш кузгатыла торган террорчылыкка каршы көрәш темасы шушы юнәлешкә дә кагыла, дип өстәде ул. – Киберһөҗүмнәр һәм куркынычсызлык мәсьәләләре – ул террорчылык белән көрәш этапларының берсе. Бөтен илләрнең тырышлыгын берләштерми торып, илләр һәм эре компанияләр багланышларыннан башка уңышка ирешеп булмый”, - дип белдерде Премьер-министр.

Бөтен дөнья буенча предприятиеләргә киберһөҗүмнәр саны арта.Татарстанда беренче тапкыр мондый конференция уздырылганнан бирле хәзергәчә аларның саны геометрик прогрессия буенча арта бара, дип хәбәр итте Илдар Халиков. “Мәктәптә БДИ киберкуркынычсызлыгыннан – атом станцияләре һәм дәүләт хезмәтләре куркынычсызлыгына кадәр. Пилотсыз техника кебек юнәлеш актив үсештә булуын исәпкә алып, бу аеруча мөһим. Безгә аны, билгеле, үстерергә кирәк. Әмма куркынычсызлык системалары бүген технологияләр үсешеннән 2 адымга алда барырга тиеш “, - дип саный Илдар Халиков.

Киберкуркынычсызлык мәсьәләләрендә артка калу технологияләр үсешенә керткәннәрне файдасызга чыгара, ә технологияләрнең үзләрен куркыныч астына куя. “Нәкъ менә шуның өчен конференция “Бергәләп эш итәр чак” шигаре моңарчы булмаганча актуаль. Биредә сүз аерым алган илнең, хәтта Россия кебек зур илнең икътисадында катнашучыларның гына көчләрен берләштерү түгел, тулаем дөньяның көчләрен бер итү кирәк”, - дип игътибарны юнәлтте Илдар Халиков.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев