Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Иннополис" махсус икътисади зонасы Күзәтчелек советының быелга ахыргы утырышы узды

Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узып баручы елда «Иннополис» махсус икътисади зонасы Күзәтчелек советының быелга ахыргы утырышы узды. Күзәтчелек советы утырышын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде, дип хәбәр итә Президентның матбугат хезмәте. Утырышта гомуми күләмдә 75 миллион сумлык инвестицияләр белән IТ-компанияләрнең алты яңа проекты каралды һәм хупланды. «Юнителлер-РТИ» җәмгыяте Күзәтчелек советы утырышында катнашучыларга коммерцияле һәм дәүләт проектларында клиентлар һәм сервер карарлары өчен кулдан акча түләнми торган программаларны һәм сервисларны тәэмин итү проектын тәкъдим итте. Компаниянең эшләнмәсе дәүләт хезмәтләре, транспорт хезмәте, мобиль җайланмалардан куллануда һәм башка өлкәләрдә түләүдә Россиядә һәм аннан читтә кулланылачак. «Юнителлер-РТИ» - Uniteller компаниясенең бүлекчәсе Uniteller һәм «Ак Барс» банк катнашында Татарстан Республикасында берничә эре проект тормышка ашырылды инде. Алар арасында сайттагы түләү кабул итү, инфоматларда һәм кушымталарда Татарстан Республикасы Электрон хакимияте, «Татарстанда яшәүче картасы», MasterCard PayPass контактсыз технология ярдәмендә транспортка банк картасы белән түләү һәм Яшел Үзәндәге Visa payWave проектлары бар. «РМД» җәмгыяте проекты «Иннополис» махсус икътисади зонасында робот техникасы комплексын булдыруны тәкъдим итә. Ул җитештерү циклын сәнәгать, авиатөзелеш, машина төзелеше, суднолар, ракеталар төзү, азык-төлек сәнәгате кебек төрле өлкәләрдә куллану мөмкинлеген бирүне күздә тота. «Лемон Технолоджис Груп» компаниясе электрон һәм мобиль коммерция өлкәсендә бизнес-процессны автоматлаштыру өчен комплекслы программа тәэмин ителешен булдырырга ниятли. Клиентлар өчен технологик продуктларның комплекслы һәм җайлы итеп ПО LTG-soft ясый. «Студия Лидс» компаниясенең төп эшчәнлеге - финанс оешмаларына финанс продуктларны физик һәм юридик затларга сатуда ярдәм итү, шулай ук Интернет-мәйданнарда реклама бирүчеләргә видео-реклама бирү мөмкинлеген тудыру. «Роадар» җәмгыятенең төп максаты исә RoadAR Tycoon (Роадар Тайкун) транспортында компьютер системасы эшчәнлеген булдыру, аның ярдәмендә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларны ачыклау мөмкинлеге артачак. «БРИОЛОДЖИ» җәмгыяте дару препаратларын ваклап сату системасын тулаем автоматлаштыру программасы проектын тәкъдим итә. Әлеге система даруларның запасын, куллану вакытын, инвентаризация үткәрүне тәэмин итәчәк. Утырыш соңында «Иннополис» махсус икътисади зонасы резиденты - «Яңа болыт технологияләре» компаниясен Россия махсус икътисади зонасының 500нче резиденты булуы белән котладылар. Искәртеп үтик, бүгене көндә инде 34 IТ-компания «Иннополис» махсус икътисади зонасы резиденты статусын алды. Бүген Күзәтчелек советы кабул иткән яңа проектлардан тыш, тагын 7 компания «Иннополис» махсус икътисади зонасында эшчәнлек алып бару өчен каралу һәм килешү төзүне көтә. Уңай хәл ителгән очракта якын арада резидентлар саны 47гә кадәр җитәчәк. Моннан тыш, 2016 ел дәвамында 5 эре компания – мәгълүмати технологияләр өлкәсе лидерлары Күзәтчелек советы карары белән «Иннополис» махсус икътисади зонасы партнерлары статусын алды.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев