"Күңелдә төрле уйлар, югалту ачысы, сагыш, моң, бушлык…"

Бу мәкаләне язарга әллә ничә тапкыр утырдым инде. Үзем дә аңлый алмыйм: нигәдер һаман суздым, тарттым. Ниһаять, бөтен көчемне җыеп, Аллага тапшырып, кулыма каләмемне алдым. //Татарстан яшьләре//

 
Нидән башларга да белмим. Күңелдә төрле уйлар, югалту ачысы, сагыш, моң, бушлык… Сүзем яраткан җырчыбыз Әлфия апа Авзалова турында. Аның талантын, Ходай биргән моңын тасвирларлык сүз запасым да юк минем. Илебезнең барлык почмакларында онытылмаслык җырларын яңгыраткан, йөрәк моңнарын бүләк иткән җырчы ул. Уйлап карыйм да, үзем дә шаккатам: минем дәү әнием аның җырларын тыңлады, әнием, мин һәм кызым шулай ук аның иҗатына гашыйкбыз. Дүрт буын тамашачысын берләштергән, һәркайсының йөрәгенә барып җитәрлек моңнарын бүләк иткән бүтән мондый җырчы тумас та инде!
 
Телевизордан Әлфия апаның соңгы концерты бара. Дүрт баян тавышын күмеп җыр яңгырый:
 
Кыр казлары китте ерак,
Күрмәдем эзләрен дә.
Мәхәббәтем – йөрәгемдә,
Сагышым – күзләремдә…
 
Тамашачылар аягүрә басып алкышлый, мин дә аларга кушылып, утырган җиремнән торып басканымны сизми дә калам. Әлфия апа! Мең рәхмәт сиңа, озак еллар безгә хезмәт иттең, җыр-моң дөньясының патшабикәсе булдың! Синең алда баш имичә мөмкин түгел! Яраткан җырчыбызны соңгы юлга озатканда, күз яшьләренә буылып, үз-үземә сүз бирдем: гомер барышында кулыма ничә тапкыр гармунымны алсам да, иң беренче итеп “Ак чәчәкләр” көен уйнаячакмын. Шул гамәлем белән Әлфия апага булган хөрмәт хисләремне җиткерә алырмын дип уйлыйм.
 
Бер сандугачыбызны югалтудан күз яшьләре дә кибеп өлгермәде, тагын бер талантыбыз – Хәния Фәрхи дә безне ташлап китте. Үзеннән соң бик матур, мәгънәле җырлар калдырды ул безгә. Бер мәлне җыр-моң дөньясы бушап калгандай булды. Интернетта Хәния Фәрхине яраткан, аның иҗатына гашыйк булганнар өчен төркем бар. Барысы да аңа гашыйк, сагыналар, онытмыйлар. Тамашачылары аңа йөзләгән шигырьләр иҗат иттеләр. Һәркайсы күңелне әрнетә, йөрәккә ук булып кадала. Русиянең төрле шәһәрләреннән язалар анда, төрле милләт вәкилләре бар араларында. Барысын да Хәния Фәрхигә булган бетмәс мәхәббәт берләштерә.
 
Хәнияне соңгы тапкыр Әлфия Авзалованы озатканда күрдем. Иңне иңгә терәп басып тордык. Хәзер бик нык үкенәм: нигә кочаклап алып, хәлләрен сорамадым икән?! Кем уйлаган бит соңгы күрүем булыр дип!
 
Шушы юлларны язганда колагымда Хәниянең бик матур җыры яңгырый:
 
Син елмаеп озатып кал,
Мин елмаеп китәм.
Елмаюлар калсын җанда
Күрешмәсәк бүтән…
 
Әйе, бүтән күрешеп булмас инде. Синең елмаюларың, моңлы, дәртле җырларың, бәйрәм булып затлы күлмәкләрдән сәхнәгә килеп чыгуларың безнең күңелләрдә мәңге сакланыр.
 
Бу ике моңлы сандугачыбыз турында әле бик күп тапкырлар язылыр. Күренекле шагыйрьләр, оста журналистлар алар турында онытмаслар. Ләкин мин гади тамашачы буларак, үземнең күңел түрендә саклап килгән хисләремне газета укучыларыбызга җиткерергә уйладым.
Язмамны Әлфия апа Авзалованың җыр юллары белән тәмамлыйм:
 
Очратсак та башкаларны,
Тик сезне сагына күңел.
Йолдызга тиң булсалар да,
Сез түгел шул, сез түгел…

 

Клара ГАЛӘВЕТДИНОВА, Казан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: