Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Инглиз язучысы Д.Роулинг иҗат иткән "Һарри Поттер һәм фәлсәфәче ташы" әсәре татар теленә тәрҗемә ителгән

"Гарри Поттер и философский камень" әсәре татар теленә тәрҗемә ителгән. Декабрь аенда башланган эш июньдә үк тәмамланса да, киң җәмәгатьчелеккә "Һарри Поттер һәм фәлсәфәче ташы" әсәре 19 август көнне тәкъдим ителәчәк. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына “Гыйлем” проекты авторы Айдар Шәйхин хәбәр итте. Аның сүзләренчә, әсәрне “Печән базары” проекты кысаларында тәкъдим итү планлаштырыла. Чөнки чарада "Гыйлем" берләшмәсенең үз мәйданчыгы эшләячәк. “Беренче китапны мин үзем генә тәрҗемә иткән идем, монысын исә без зур бер команда белән башкардык. Алар арасында волонтерлар, укытучылар, студентлар, мәктәп укучылары да бар. Тәрҗемәчеләр исемлеген “Гыйлем” проекты сайтында күрергә була. Команда булып эшләгәч, ул бик кызык эш булды”, – ди Айдар Шәйхин. Тәрҗемәчеләр саны бер дистәдән артык булса да, әсәрдә бердәм стильне сакларга тырышканнар. “Һарри Поттер”ны татар мохитенә яраклаштырырга тырыштыгызмы, дигән сорауга Айдар: "Инглиз һәм татар дөньясы арасында бөтенләй туры килмәгән урыннар бар. Күпмедер дәрәҗәдә, әсәр “татарлаштырылды”, әмма без барыбер инглиз рухын сакларга тиеш идек һәм тырыштык”, – дип җавап бирде. Мәгълүм булганча, татарча “Һарри Поттер һәм ләгънәтле бала" әсәре узган елның җәендә дөнья күрде. Әмма аны бары интернет киңлекләрендә генә уку мөмкин. Сәбәбе – танылган әсәрнең авторлык хокукларын сатып алу мөмкинлеге булмауда. “Монысын да, үзебезгә җаваплылык алып, интернетта гына чыгарырбыз, мөгаен. Әмма ул да канунлы эш түгел”, – ди тәрҗемә командасы координаторы. Аның сүзләренчә, “Һарри Поттер”ның калган өлешләрен дә татарчага тәрҗемә итү хыяллары бар, әмма бу командадан тора, диде Айдар Шәйхин. Белешмә өчен: Инглиз язучысы Джоан Роулинг иҗат иткән “Гарри Поттер” фантастик романы балалар әдәбияты дөньясында иң күп укыла торган әсәрләрнең берсе. Аны кимендә дөньяның 70 теленә тәрҗемә иткәннәр. 2011 ел мәгълүматлары буенча, бу китапның 450 миллион экземпляры сатылган. Серия үзе 8 басмадан гыйбарәт.  
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев