Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Индус Таһиров белән Марат Рәхимов Казанның мактаулы гражданины исеменә лаек булды

Казан шәһәр Думасы «Казметрострой» генераль директоры Марат Рәхимовка һәм Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең хәкыйкый әгъзасы Индус Таһировка “Казанның мактаулы гражданы” исемен бирү турында карар чыгарды. Бу хакта бүген шәһәр Думасының IX сессиясендә хәбәр ителде. “Мактаулы гражданин” дип язылган тасма, таныклык һәм грамоталар тантаналы төстә 30 августта тапшырылачак. Әлеге дәрәҗәле исем Марат Рәхимовка шәһәрдә транспорт инфраструктурасын һәм төзелеш өлкәсен үстерүгә керткән хезмәте, ә Индус Таһировка Татарстанның милли-дәүләт төзелеше өлкәсенә куйган хезмәте һәм актив җәмәгать эшчәнлеге өчен бирелә. Казан шәһәре Думасы депутатлары шәһәр башлыгының әлеге ике кешене шәһәрнең Мактау китабына кертергә дигән тәкъдимен бертавыштан хуплады.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев