Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Иң зур бүләк – савыккан балаларның елмаюлы карашларын күрү" - ТР атказанган табибы Гадилә Җиһангәрәева (әңгәмә)

Мәскәүдә узган Россия педиатрлар съездында «2016 елның балалар табибәсе» дип 65 меңнән артык белгеч арасыннан Түбән Кама шәһәре балалар хастаханәсе перинаталь үзәгендә эшләүче Татарстанның атказанган табибы Гадилә Җиһангәрәеваны сайлап алдылар.

Ул бу өлкәдә инде 54нче елын эшли. Ә Җиһангәрәевләр династиясенең медицина өлкәсендә гомуми эш тәҗрибәсе 100 елдан артып китә.

– Мәскәүдә, Россия педиатрлар берләшмәсенең 90 еллыгы уңаеннан, «Педиатрия өлкәсендәге актуаль проблемалар» хакында сөйләшергә җыелган идек. Конференция кысаларында 100 процент тавыш җыеп, елның иң яхшы табибы итеп нәкъ менә мин сайландым. Бу үзем өчен дә көтелмәгән хәл булды. Баштарак шок хәлендә йөрдем. Германия, Австрия, Израиль кебек чит илләрдән, төрле төбәкләрдән килгән тәҗрибәле белгечләр алдында Татарстан табибының җиңүе зур горурлык, дәрәҗә дип саныйм. Димәк, хезмәтемне аңлыйлар, бәялиләр, 54 ел тик кенә тормаганмын, кемгәдер файда китергәнмен, – ди тыйнак Гадилә ханым. Иң зур бүләк – балаларның елмаюы Аны еш кына «энциклопедия» белән чагыштыралар. Акыллы, тырыш, мәрхәмәтле, тәҗрибәле булганы өчен, ул коллегалары, шәһәр халкы арасында хөрмәт казанган. Ә балалар аны «Икенче әни» дип йөртә. Йөзеннән елмаю китмәгән ягымлы табибны һәр кечкенә пациент яратып каршылый. Россия күләмендә ел табибы исемен алуы җиңүләренең иң зурысы булса да, тәүгесе түгел. 2015 елда ул республика күләмендәге «Ак чәчәкләр» бәйгесендә «Ел табибы» номинациясендә беренчелекне алган иде. Хезмәтендәге уңышлары өчен бирелгән диплом, грамоталарының чуты юк. «Шулай да иң зур бүләк – савыккан балаларның, аларның әти-әниләренең елмаюлы карашларын күрү, эшеңнең нәтиҗәсеннән рәхәтлек алу», – ди Гадилә Зиннәтулла кызы. Җиһангәрәевләр нәселендә медицина юлын сайлаган беренче кеше була Гадилә ханым. Хәер, кечкенә чагында ул укытучы йә артист булам дип хыяллана. – Йолдызнамәдә, кучкарлардан яхшы укытучылар, артистлар йә табиблар чыга, диелгән. Кечкенә чакта укытучыбыз Анна Петровна булып уйнасам, концертлар килгән саен, сәхнәгә менеп җырлыйсым килеп кала иде. Югары классларда Түбән Тәкәнеш авылы мәктәбендә укыганда, медицина тикшерүе уздык. Ак халатлы, йөзеннән нур бөркелеп торган фәрештәдәй фельдшер Факиһә апаны күреп, медицина өлкәсенә кызыксыну уянды. Мәктәпне тәмамлауга, ике дә уйламый, дустым Надя белән Казан медицина университетына киттек. Химия укытучысына рәхмәт, ул фәнен яхшы аңлатты, имтихан вакытында да биремнәрне бер дәфтәр яздым. Укырга кердек, дип сөенеп кайттык. Әтинең шул чакта: «Алты ел – кеше гомере... Укытучы булсаң, утын бирерләр иде, ичмасам (ул чакта мөгаллимнәргә утын бирәләр иде)», – дигәне хәтердә. Ләкин медицина юлын сайлавыма бер дә үкенмим, бик күңелле укыдык, – дип, яшьлек елларын искә ала Гадилә ханым. «Операция вакытында шәм тотып тордылар» Җиһангәрәевләр гаиләсе Самара өлкәсендә яшәп ала. Анда Гадилә ханым Новокуйбышевск сырхауханәсендә эшли. Татарстанда яңа шәһәр – Түбән Кама төзелгәнне белеп, алар туган якларына кире  кайтырга уйлый. Ул чакта бүгенге яшел, якты матур шәһәрнең эзе дә булмый әле. Төзелеш гөрли, соры йортлар, будкалар, асфальт салынмаган юллар, бар җирдә пычрак. Хастаханә дә юк. Авыруларны беркатлы баракта кабул итәргә туры килә. Балалар, төрле авырулы олылар, акыл ягыннан зәгыйфьләр дә бер бинада дәвалана. – Беренче мәлдә Новокуйбышевсктагы коллективымны бик сагындым. Ул чакта кызым Гүзәлгә биш ай гына, декрет яллары юк, баламны тирбәтә-тирбәтә, пациентларны кабул иткән чаклар да булды. Педиатр булсам да, төрле авыруларны кабул итәргә туры килде, – ди Гадилә ханым. Бер вакыйга бүген дә исеннән чыкмый аның. Авыр хәлдә бер хатын-кызны китерәләр. Авыруның йөрәк тибеше акрынайган, эче нык авырта. Шунда ук аңа операция ясарга керешәләр. Педиатр булуына карамастан, Гадилә ханымга да булышырга туры килә. «Ул чакта дөрес эшләргә тырышуым, кулымдагы киеренкелекне бүген дә сизәм кебек», – ди табиб, чөнки операция барышында кинәт ут сүнә. Барлык шәфкать туташларына, санитаркаларга шәмнәр кабызып, катлаулы шартларда эшләргә туры килә. Шөкер, операция уңышлы төгәлләнә. Бу хатын бүген дә исән-сау. Ул еллар Гадилә ханымга зур тәҗрибә мәктәбе була. Кызганыч, бүген яшьләр арасында шәһәр хастаханәсенә кайтучылар сирәк, дип борчыла табиб. Белгечләрне чакырып, Ижау, Уфага мөрәҗәгать итәргә дә туры килә икән. Балалар табибы булу җиңелләрдән түгел шул. Гадилә ханым фикеренчә, бу һөнәрдә беренче чиратта сабыр, түзем булу сорала. Күпмедер дәрәҗәдә психолог булу да кирәк. – Педиатр балалар белән генә түгел, аларның әти-әниләре, әби-бабайлары белән дә эшли. Хәзер күпләргә интернет тәэсир итә. Төрле форумнардан дәвалану турында укыйлар да табибның үзен өйрәтергә керешәләр. Һәр баланың организмы үзенчәлекле ләбаса. Интернеттагы мәгълүматка гына таянырга ярамый. Барысын да бәйнә-бәйнә аңлатырга туры килә. Балалар төрле – күкрәк сабыйлары, балалар бакчасына, мәктәпкә йөри торганнары, үсмерлек чорына җиткәннәре бар. Һәрберсе белән уртак тел табарга кирәк. Эшеңне яратып башкаруыңны балалар да сизә, – ди Гадилә ханым. Балаларга наз җитми – Бүген балаларда нинди авырулар күбрәк очрый? – Ашказаны белән бәйле авырулар бик күп. Балалар дөрес тукланмый: фасфуд, майонез кебек зыянлы ризыкларны күп ашый. Бу исә организмга тәэсир итми калмый. Шулай ук мәктәптәге киеренкелек, буш вакытның аз калуы, яшьтәшләре арасындагы конфликтлар да эзсез узмый. Үсмерләр арасында тәмәке тартучылар шактый. Тагын бер популярлашкан авыру – аллергия. Бу экология, эчә торган суның сыйфаты белән дә бәйле. Балаларның нерв системасында тайпылышлар ачыклану очраклары да ешайды. Монысын гаиләдәге мохит белән дә бәйләргә була. Күп ата-аналарның балаларга игътибары җитми, вакытлары юк. Бала стресс кичерә. Бу, үз чиратында, нерв системасын какшата. Нәкъ менә стресс вакытында нәселдән күчәргә мөмкин булган авырулар барлыкка килү куркынычы арта. – Баланың иммунитетын ничек ныгытырга? – Әгәр дә бала елына алты тапкырдан да күбрәк чирли икән, ул еш авырый торганнар исемлегенә керә. Бу очракта иммунологка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Гадәттә, яңа туган сабыйларның иммунитетлары формалашмаган була.  Ике-дүрт яшьтә балалар бакчасына йөргәндә еш авырыйлар. Кешеләрнең дөньясы үзгәргән шикелле, микроблар да төрлеләнә. 14-17 яшьтә дә иммунитет көчсезләнә. Яшьләр компьютерда, телефонда еш утыра, аз хәрәкәтләнә. Көне буе утырып торганда, бер җир дә эшләми: үт куыгы да, ашказаны да... Ничек кенә булмасын, бала еш авырганда белгечләргә күренеп, дөрес дәвалану, организмны ныгыту чараларын сорарга кирәк. Гадилә Җиһангәрәеваның ике кызы да әнисенең юлын дәвам иткән. Гүзәле – Түбән Кама балалар хастаханәсе перинаталь үзәгендә баш табиб урынбасары. Гөлназы – медицина фәннәре кандидаты, «АК Барс- Мед» иминиятләштерү компаниясендә медицина ярдәме сыйфатын контрольдә тоту идарәсе башлыгы. Җиһангәрәевләр гаиләсенең медицина өлкәсендә гомуми эш стажы – 105 ел. Гадилә апа буш вакытларында мәдәни чараларга йөри. Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара фестивальне калдырмый, Татар дәүләт опера һәм балет академия театрындагы премьераларны да карап бара. Үзе дә моңлы итеп җырлый. Сүз уңаеннан, Түбән Камада узган шәһәр бәйгесендә «Иң матур язучы табиб» дип танылган. «Аның язуы кайбер рус теле укытучыларыныкыннан да тигезрәк, пөхтәрәк, аңлаешлырак», – ди коллегалары. Гадилә Җиһангәрәевадан баланың иммунитетын ныгыту өчен киңәшләр - саф һавада күбрәк булырга; - дөрес тукланырга; - әти-әниләргә балага карата назын, игътибарын кызганмаска, мәхәббәтен ешрак белдереп торырга; - бала еш авырганда табиб белән киңәшләшеп, иммунитетны ныгыта торган махсус препаратлар, витаминнар бирү кирәк. Шулай ук үләннәр ярдәмендә сәламәтлекне ныгыту да файдалы. Әйтик, кура җиләге яфрагы иммунитетны ныгыта.

Эльвира Мозаффар

Чыганак: http://shahrikazan.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев