Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Иң зур байлык – күңел байлыгы" - Разил Вәлиев

Бу дөньяда ике төрле байлык бар: матди байлык һәм рухи байлык. Аларның кайсы мөһимрәк булуы турында инде борын-борыннан бәхәс бара. Югыйсә җавабы бик гади кебек: алар икесе дә мөһим, кеше өчен икесе дә кирәк. Ләкин, ни кызганыч, бик күп­ләр бу байлыкның  бер­сенә генә ия, арабызда ике­сеннән дә мәхрүм адәм балалары да бихисап. Ниш­ләп болай соң әле бу? Гомерем буе эзләп тә  шушы көнгә кадәр минем бу сорауга җавап таба алганым юк иде... Безнең халыкта “байлык бер айлык” дигән гыйбарә бар. Монда сүз матди байлык турында бара, ә күңел байлыгы, рухи байлык – гомерлек. Ни  өчен болар турында сөй­лим әле мин. Сә­бәбе бик гади, чөнки сүзем байлык­ның нәр­сә икәнен белгән унбиш ел инде Финанс министрлыгын җитәкләүче Радик Гайзатуллин турында барачак. Төрле мөнбәр­ләр­дән ясаган чыгышларын тың­ла­ган, аның белән очрашкан чакларда башымда әлеге сорау бө­терелә башлый. Гадәт­тә, мин аны Дәүләт Советы сессиялә­рендә, Комитет утырышларында яисә  Финанс министрлыгында кү­рәм. Акча булган, акча бүлгән җирдә, биг­рәк тә бюджет кабул ит­кәндә һәрчак ыгы-зыгы чыга, кызу бәхәсләр куба. Андый чак­ларда күсәкнең авыр башы, беренче чиратта, финанс министры башына төшә, иң четерекле сорауларга ул җавап бирергә тиеш була. Менә шунда инде мин аның каударланып, кабынып кит­мичә, куелган сорауга сабыр-сал­мак тавыш белән тәф­силле җавап бирүен күргәч, “бездә дә бар бит тәрбияле, төпле акыллы егетләр” дип эчтән генә горурланып куям. Ул югалып калмый, алдап-йол­­дап маташмый, кул ас­тын­да ки­рәкле саннар булмаганын әйтеп, тиз арада төгәл мәгъ­лүмат җиткерергә вәгъдә бирә. Ә минем сүзем байлык турында иде бит әле... Рес­публиканың баш хисапчысы буларак аның хәтере, уе һәм кулы аша ел саен йөзләгән миллиард сум акча уза. Ә бу дөньяда акча бүлүдән дә катлаулырак, четереклерәк нәр­сә бар микән? Чөнки акчаның беркайчан да җитми торган бик начар сыйфаты бар. Ә җитмәгәнне тартып-сузып ничек җит­керергә? Дөрес, бюджет бәлешен бүлгәндә Президент җитәкче­леген­дәге зур команда эшли. Әмма бөтен вазыйфа, иң зур авырлык икътисадчылар һәм Финанс министрлыгы җил­кәсенә тө­шә. Ел дәва­мында бюджет үтәлешен тикшереп, санап, кон­троль­дә тоту өчен дә әле­ге дә баягы финанс минис­- ­т­ры җавап­лы. Мең­ләгән оеш­маның, республика хал­кы­ның их­тыяҗларын  исәпкә алып, әлеге җитәр-җитмәс бюджетны җеген-җеккә китереп, гадел итеп  бүлү өчен зур тәҗрибә, тирән белем һәм гаҗәеп зур сабырлык кирәктер. Булсынга дип тырышып йөрүче оешма җи­тәк­чесенә “акча юк” дип кистереп әйтергә туры кил­гәндә аның да йөрәге өзгә­ләнә торгандыр.  Әмма ул, әти-әни­сен­нән миһер­бан­лык тәрбиясе алган кеше буларак, гозер белән килгән яисә үзенә мө­рә­җәгать иткән ке­ше­ләр­нең күңелен сындырмаска, өмет­ләрен өз­мәскә тырыша. Алар­га мәсь­әләне хәл итү­нең төрле юлларын күрсәтә, ки­ңәш-табыш бирә, бюджетка өстәмә керем килгән оч­рак­та кемгә, ничек мөрә­җә­гать итәргә кирәк­леген өйрәтә.   Узган гасырның туксанынчы елларында, финанс кытлыгы соңгы чиккә җиткән чорда, кул сузып: “Исән­ме­сез?!” – дип эндәшкән кешегә ул чактагы финанс министры, исән кулын сел­тәп: “Акча юк!” – дип кенә җа­вап бирә торган иде.  Вакытына  күрә җавабы да, бәлки, шулай кирәк булгандыр. Ә хәзер заманасы да, кешеләре дә, респуб­ли­ка­ның икътисадый хәле дә бөтенләй башка. Шуңа күрә бүгенге финанс министры да заман таләп­ләренә җа­вап бирерлек, бүгенге ке­ше­ләрнең, бүгенге җәм­гыять­нең их­тыяҗ­ларын аңлап, алар белән уртак тел табарлык кеше булырга тиеш. Ә министр Радик Рәүф улы Гайзатуллинда бу сыйфат­лар­ның һәммәсе дә бар дисәм, һич кенә дә арттыру булмастыр. Сүзне ике байлык турында башлаган идем бит. Әдә­бият-сәнгать кешесе буларак, мин театрдагы премьераларны, артист­лары­быз­ның концертларын, язу­чы-шагыйрьләребезнең иҗат кичәләрен калдырмаска тырышам. Гадәттә, театрга килеп керүгә, тамашачыларга күз йөртеп чыгам, арадан таныш-белешләрне, җи­тәкче затларны эзлим. Залда бер­дәнбер министрыбыз Радик Гайзатуллин­ның хәләл җе­фете янәшә­сендә тыйнак кына елмаеп утыруын күр­гәч, күңелгә җылы йөгерә. Җи­тәкчеләребез арасында әдә­бият-сәнгатьне үз иткән,  якын күргән кешенең бө­тен­ләй башка даирә кешесе – финанс министры булуы  башта бераз сәеррәк тоелса да, тора-бара моның серен аңлый башладым. Буа райо­нының атаклы Яңа Тинчәле авылында туып үскән Радик Гайзатуллинның әтисе алтын куллы Рәүф абый үзе дә гомере буе рухи байлыкка омтылып яшәгән булган икән. Сөй­ләүләре буенча, авыл китап­ханәсендәге өч мең китап арасыннан ул укымый калганы сирәк булгандыр, диләр. “Алма агачыннан ерак төш­ми”, – дигәндәй, Радик әфәнде дә язучы­лары­бызның яңа чыккан китапларын укып барырга, концерт-спектакль­ләрне калдырмаска тырыша. “Бу – минем күңел таләбем, рухи ризыгым”, – дип сүз арасында гына әйтеп куя ул. Аннары: “Әгәр вакытым җитсә, алар­ның берсен дә калдырмас идем”, – дип тә өсти. Әле күптән түгел мине һич көтмәгән нәрсә белән шаккатырды ул. Иртән эшкә килсәм, телефон шалтырый. Трубкада – Радик әфәнде: “Ва­кытың булса, хәзер сиңа кереп чыгыйм әле, сөйлә­шәсе сүз бар”, – ди. Мин инде бюджет буенча берәр нәрсә  сөйләшәсе бардыр,  дип мә­дәният-мәгарифкә кагылышлы мөрәҗәгатьләрне, доку­ментларны әзерләп куйдым. Ул килеп керүгә: “Мәдә­ният­кә, мәгарифкә акча арттырасызмы әллә?” – дип шаяртыб­рак сүз башладым. “Әйе, сүзем мәдәният, мәга­риф турында, әмма монда акчаның катнашы юк”, – дип  сөйләп китте ул. Егерменче гасыр башында аларның Яңа Тинчәле авылында дан тоткан атаклы мәгърифәтче һәм дин әһеле Бикколовлар нәселе белән кызыксынып, аларның тормыш юлларын, кылган гамәл­ләрен, иҗат­ларын өйрәнеп, барлап йөри икән Радик әфәнде. Бу эшне фәнни ни­гездә башкару өчен шулай ук Яңа Тинчәле кызы, галимә Флера Сәйфуллинаны да үзенә  ярдәмгә чакырган.   Шә­хес культы елларында корбан булып, инде бөтенләй онытылуга дучар ителгән бу затлы нәселнең Ибраһим һәм Касыйм  исемле уллары заманында дин һәм мәгъ­рифәт өлкәсендә  укымышлы һәм шактый мәшһүр кешеләр булганнар, хәтта Габдулла Тукай һәм Шиһабет­дин Мәр­җаниләр белән аралашып, фикер­ләшеп яшәгән­нәр, ши­гырь­ләр, хикәяләр, дәрес­лек­ләр, романнар иҗат ит­кән­нәр. Радик Рәүф улы әлеге шәхесләргә багышлап китап чыгарырга ниятләп йөри икән. “Нәрсә, нәрсә, сездән – финанс министрыннан моны көтмәгән идем!” – дип гаҗәп­ләнеп тә, сокланып та сүзне дәвам иттем мин. Ә ул: “Мин, кайберәүләр уйлаганча, акча санаучы гына түгел, сезнең кебек үк татар егете, милләт баласы бит”, – диде дә китап чыгару өчен ниләр эшләргә ки­рәк­леген сорашырга кереште. Мирасларын, заманында басылган китапларын җентек­ләп өйрәнеп, бу шә­хес­ләрнең иҗаты чыннан да  рухи хәзинәбез икән­легенә инангач, без бергәләп эшкә тотындык һәм бу китап озак­ламый “Җыен” фонды тарафыннан нәшер ителеп, ки­тапханәләргә, галим-голә­мә­гә, мәктәпләргә  таратылды, бертуган Бикколов­лар­ның аерым әсәрләре хәтта дә­реслекләргә дә кертелде. Болар турында ни өчен тәф­силләп язам мин? Чөнки, без – язучылар, галимнәр га­дәттә  ниндидер китап яисә саллы фәнни хезмәтне дөнья­га чыгару өчен кат-кат җи­тәк­че­ләребезгә мөрәҗә­гать  итә­без, аның халыкка ки­рәк­леген аңлатып дәлил­ләп хатлар юллыйбыз, ярдәм сорап спонсорларга барабыз. Ә мон­да шуның нәкъ киресе килеп чыкты. Респуб­ли­ка­быз­ның баш хи­сапчысы-фи­нанс министры  инде онытылып барган зат­лы-зыялы ул­ларыбызның рухи мирасын халыкка кайтару уе белән үзе янып йөри, алар­ның тормыш юлын, иҗа­тын өйрәнеп китап әзерли икән бит! Чыннан да, безнең  җәм­гыять өчен гайре табигый, әмма гаҗәеп тә матур, шаккатырлык вакыйга иде бу. Туфан ага Миңнуллин еш кына: “Әгәр мине язучы буларак Мәскәү, Париж, Лондоннарда танып, олылап та, туган төбәгемдә, туган авылымда хөрмәт итмәсәләр, үземне һич кенә дә зур язучыга, бә­хетле кешегә санамас идем”, – дип әйтә торган иде. Узган җәйне Яңа Тин­чәле авылына барып чыккач, Туфан аганың шушы сүзләре кылт итеп исемә төште. Авыл­ның  ялтырап торган асфальт юлларын,  балкып торган мәктәп-клуб­ларын, төзек йорт-кура­ларын күргәч,  иң элек мондагы халыкның ты­рыш-эшчән булуын аңлап алдым, ә инде очраган бер кешенең үз авылдашлары Радик Рәүф улына рәхмәт укуларын ишеткәч, минем аңа булган ихтирамым  тагын да арта төште. Туфан аганың бу сүзләре язучыларга гына түгел, һәммә кешегә дә кагыла икән”, – дип уйлап куйдым мин шулчак. Чыннан да, әгәр авылдан чыккан  һәр кеше туган төбәге турында кулыннан килгән кадәр кайгыртса, аңа булышса, безнең респуб­ликабыз тагын бер башка үсеп китәр, тагын да матуррак булыр, мулрак тормышта яшәр иде. Мәдәният, мәгариф өл­кәсен­дәге пробле­малар­ның исәпсез-хисапсыз булуы барыбызга да билгеле. Алар­ның чишелеше еш кына акча җитмәүгә бәйле була. Туфан ага Миңнуллин белән озак еллар бер Комитетта  эшлә­гәнгә күрә, без бергә­ләп шул проблемаларны ничек хәл итү турында көн саен баш вата идек. Депутат таләпләре язабыз, сессия­ләрдә, җые­лыш­ларда яр­сый-ярсый чыгышлар ясыйбыз. Әмма, ни кызганыч, мәсьәләләрнең кү­бесе хәл ителми. Шулчак Туфан абый, соңгы өметебез шушыдыр дигәндәй, уйчан гына әйтеп куя: “Әйдә, Разил, киңәш сорап Радик Гайзатуллин янына керик әле. Ул бе­рәр чарасын табар, һич югы юлын күрсәтер. Аның йөзен­дә нур бар, аның кү­ңе­ле якты, аңа ышанам мин...”. Һәм, чыннан да, Туфан аганың өмет­ләре еш кына аклана иде.

“Кешене мал һәм дан боза”, – диләр. Билгеле, Татарстан бюджеты аның шәхси малы булмаса да, респуб­ликаның йөзләгән миллиард сум акчасы финанс министры кулы аша уза, ул аның һәр тиене-сумы өчен җавап­лы. Димәк, ул малның, бай­лыкның нәрсә икәнен яхшы белә. Ә дан ягыннан килгәндә дә, Татарстанда, күрше республикабызда, Мәс­кәү даи­рәләрендә  финанс министры Радик Гайзатуллинны белмә­гән кеше бар микән?  Әйе, чынлап та, аның күңе­ленә респуб­лика­бызның мат­ди байлыгы да, халкы­быз­ның рухи байлыгы да сыйган икән бит. Шундый данга-шөһрәткә чумып, акча дөньясында кайнап та ничек болай кече күңелле, олы җанлы булып кала алды, ничек кайберәүләр кебек бозылмады икән соң ул? Уйлана торгач, мин моңа да җавап таптым кебек... Ата-анадан килгән итагатьле тәрбиясе, рухи ныклыгы – күңел байлыгы аны дөнья ваклыкларыннан, матди чамасызлыктан өстенрәк булырга әйдәп, яманлыклардан аралап, сак­лап тора икән ләбаса.

Разил Вәлиев, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстан Дәүләт Советы депутаты.

Ватаным Татарстан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев