Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Иң яхшы хат язу дәресе" дип аталган Бөтенроссия конкурсында Саба районы укытучысы җиңү яулаган

«Россия почтасы» тарафыннан узучы «Иң яхшы хат язу дәресе» дип аталган Бөтенроссия конкурсы быел 14нче тапкыр үткәрелде. Быел әлеге бәйгенең оештыру комитетына республикадан барлыгы 5000 хат һәм рәсем кабул итеп алынган. Бәйгедә 15 номинация нигезендә җиңүчеләр ачыкланган. Татарстанның 20дән укытучысы үзенең уникаль методик эшләнмәләрен конкурска тәкъдим иткән. Алар арасында безнең районыбыздан Саба аграр көллиятенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Лилия Хәбибуллина да бар. Лилия укучыларга хат язу методикасын тәкъдим итеп, үз номинациясендә 1 урын яулаган. Бу хакта “Саба таңнары” яза. -Мин төрле конкурсларда үземне сынап карарга яратам. Әлеге бәйгенең нигезләмәсе белән танышканнан соң да кызыксыну хисе туды. Укытучы буларак, балаларга дәрес үткәрү өчен методик эшләнмә әзерләп юлладым. Бик күп тапшырылган эшләр арасында минем хезмәтем дә лаеклы урын алуына мин бик шат, - ди Лилия. Лилия Хәбибуллинаны Саба аграр көллияте коллективы алдында Саба районара почтамп начальнигы Фәнил Ильясов җиңүе белән котлады һәм «Татарстан почтасы» Дипломын һәм призын тапшырды. Алга таба да бәйгеләрдә катнашырга, җиңүләр яуларга чакырды. Шулай ук Фәнил Ильясов газета-журналларга ташламалы бәяләрдән язылу чоры икәнлеген искәртеп, әлеге мөмкинлектән файдаланып калырга өндәде.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев