Кунакханәләр буенча әлеге премия 5 категориядә (4-5 йолдызлы, 3, 1-2 йолдызлы кунакханәләр, мини-отель һәм шифаханәләр), 6 номинациядә бүленәчәк. Аларга “Иң яхшы хезмәт күрсәтү”, “Ел меценаты”, “Кунак сайлавы”, “Иң яхшы туристик отель” кебек номинацияләр биреләчәк. Моннан тыш, җиңүчеләр алтын, көмеш, бронза баскычта билгеләнәчәк. Бәйгегә старт март аенда ук бирелгән, анда катнашырга 100дән артык гариза кабул ителгән. Шуларның 60ы икенче этапка узган. Җиңүчеләрне сайлау ике этаптан тора. Беренче өлештә катнашучылар “Яшерен кунак” билгеләве һәм халыкара рейтинг компаниясе тарафыннан тикшереләчәк. Икенче этапта исә мәртәбәле жюри аларны “Яшерен кунак” нәтиҗәләре, җаваплылык, интерьер, башка бәйгеләрдә катнашуы буенча сыный. Республиканың иң яхшы рестораннары рәтенә көч сынашырга Казаннан кала, Чаллы, Әлмәт, Алабуга җәмәгать туклану нокталары да теләк белдергән. Алар “Иң яхшы кухня”, “Иң яхшы милли кухня”, “Иң яхшы шәһәр яны рестораны”, “Иң яхшы интерьер”, “Ел бармены”, “Ел пешекчесе” кебек номинацияләр өчен көрәшә. Җиңүчеләрне билгеләү шулай ук җиңелләрдән түгел. Иң-иңнәр исемлегенә эләгү өчен катнашучыларга өч этап аша узарга туры килә. Беренче баскычта аларга “Яшерен кунак” бәясен алу мөһим. Ул исә хезмәткәрләрнең эшен, ризыкны табынга чыгару, заказның әзер булу вакыты, бинаның бизәлешенә игътибар итәчәк. Икенче баскычта жюри “Яшерен кунак” игълан иткән нәтиҗәләрне һәм катнашучылар турындагы мәгълүматны өйрәнә. Җиңүчеләрне билгеләүдә “Кара тартма” зур роль уйнаячак. Монда бар җаваплылык шеф-поварлар җилкәсенә төшә. Алар тартмада яткан ризыклардан үзенчәлекле ризык әзерләргә тиеш. Бәйге Татарстанныкы булса да, премия исемнәре чит телдә. Бу журналистлар арасында бераз ризасызлык тудырды. Оештыручылар исә аны туристларның игътибарын җәлеп итү максатында дип аңлатты. Теге яки бу номинациядә җиңгән оешма Мактау кәгазен бинаның иң күренә торган җиренә элеп куя ала. Бу исә чит илдән килгән туристларга нинди затлы ресторан яки кунакханәгә тукталуын искәртеп тору өчен кирәк. – Премияне булдыру тәкъдименә биш куллап риза булдык, – ди Татарстанның сәүдә-җитештерү палатасы рәисе урынбасары Артур Николаев. – Мондый эчтәлекле бәйгеләрне 15 еллап элек үткәрә башларга кирәк булган. Тик әле дә поезд китмәгән – вакытында өлгердек.
Казан берничә ел рәттән эчке туризм буенча лидерлыкны бирми. Казанның һәм республиканың кунакчыллыгы мактаулы урында. Тик башкалага профильле бизнес идарәчеләре аралаша, тәҗрибә уртаклаша торган бәйгеләр җитми иде. Еш кына журналистларга командировка белән чит илләрдә булырга туры килә. Бүген бездәге хезмәт күрсәтү Европа илләреннән дә узып бара. Кунакханә, рестораннар көн саен үсештә. Ике атна элек кергән ресторанга кабат килсәң, андагы үзгәрешне күрми калу мөмкин түгел. Әлеге бәйгедә катнашырга теләк белдерүчеләр үзләрен иң-иңе, дип саный. Димәк, аларның мактанырлык яклары бар. Катнашырга батырчылык итмәүчеләр исә, хата-кимчелекләрен бетерү өстендә эшләячәк. Шуңа күрә бу бәйгене ел саен үткәрү кирәктер.
Чыганак: http://intertat.ru
Нет комментариев