Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Иң авыры – тарихны булган хәл итеп күз алдына китерү" - Искәндәр Гыйләҗев (әңгәмә)

Тарихта нәрсә бар, шуны белергә кирәк. Тарихка бер катлы гына карау ярамый, аның төрле якларын – яхшысын да, начарын да өйрәнергә кирәк. Шул милләт кенә өлгергән, үзен ихтирам итүче милләт булып санала. Тарих фәннәре докторы, профессор, Татарстан Фәннәр Академиясенең мөхбир-әгъзасы Искәндәр Гыйләҗев Казан федераль университеты Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында укыган лекциясендә шул хакта белдерде. “Идел-Урал” легионы һәм икенче бөтендөнья сугышы елларында Вермахтның көнчыгыш легионнары” темасына чыгыш ясап, коллаборационизм яки икенче бөтендөнья сугышы елларында нацистик Германия белән хезмәттәшлек итү һәм анда татарларның ничек катнашуы турында сөйләде. Чараны “Гыйлем” берләшмәсе, филология институтының кече институты оештырды. Лекцияне югары уку йортларында белем алучы татар студентлары тыңлады.

Коллаборационизм нәрсә ул?

“Коллаборационизм шактый катлаулы тема. Кызганычка каршы, совет чорында бу тема белән беркем дә шөгыльләнми иде. Әгәр дә сез фәнни әдәбиятны алсагыз, бу тема гомумән безнең әдәбиятта юк”, - диде Искәндәр Гыйләҗев.   Коллаборационизм - дошман дәүләт белән хезмәттәшлек итү. ИскәндәР Гыйләҗев әйтүенчә, Икенче бөтендөнья сугышы беткәч, һәм шушы феномен барлыкка килгәч, бу сүз еш кына төрле телләрдә ике мәгънәдә кулланыла башлый. Беренчесе – гомум мәгънәдә, ягъни бергәләп, күмәк эшләү. Икенчесе – Германия, фашистлар белән хезмәттәшлек итү. - Рус телендә коллаборационизм хыянәтчел хезмәттәшлекне аңлата. Соңгы 15-20 елда гына бу темага игътибар итә башладылар, аңа кадәр бу тема юк иде. Бу темага диссертация әзерләгән вакытта, тарихчыларыбызның берсе “бездә коллаборационистлар юк, бездә хыянәтчеләр” генә дип әйтте. Ләкин бу темага бер яклы караш, бу бары тик күз йому гына. Тарихта нәрсә бар, шуны белергә кирәк. Бары тик шул милләт өлгергән, үзен ихтирам итүче милләт. Мин һәрвакыт шул позиция яклы: әгәр дә без күңелебезгә хуш килгән темаларны гына эзли башласак, бу коточкыч хата булачак. Без хәзер, кызганычка каршы, бары тик каһарманнарны, мактанырлык вакыйгаларны гына эзлибез. Тарихта матуры, ямьсезе, каһарманы, хыянәтчесе дә бар. Аек акыл белән, артык хискә бирелмичә карарга кирәк. Ә коллаборационизм  күренеше булган: сугыш вакытында Германия белән миллионга якын совет гражданы хезмәттәшлек иткән. 140 миллионнан 1 миллион кеше... Каян килеп чыккан бу феномен? Без хәзер аны ничек бәяли алабыз? – дип фикер йөртте Искәндәр Гыйләҗев.

Тарихта ак яки кара төсләр генә булырга тиеш түгел

Тарих фәннәре докторы фикеренчә, тарихта ак яки кара төсләр генә булырга тиеш түгел, башка төсләрне дә күрергә кирәк. “Без шуңа күнеккән: кеше я каһарман, я сатлыкҗан гына була ала, бу дөрес түгел”, - дип саный Искәндәр Гыйләҗев.   - Бу бит дистә меңләгән кешеләрнең язмышы. Германия белән төрле формада хезмәттәшлек итү, минемчә, кызык, гаҗәеп, фаҗигале бер күренеш. Бүген монысы яхшы, тегесе начар, бу дөрес эшләмәгән, дип бәя биреп утыру җайлы ул, - дип Искәндәр Гыйләҗев студентларга тарихны реаль тормыш итеп күз алдына китереп карарга киңәш итте. - Иң авыры – тарихны булган хәл итеп күз алдына китереп утыру. Гомер буе тарих белән шөгыльлләнсәм дә, хәтта миндә дә кайчак “булганмы икән бу хәл” дигән фикер йөгереп үтә. Безгә ничектер хәзерге көндә “андый вакыт булгандыр” дип күзаллау авыр. Тарихка караш - әкияткә караш кебек. Ә сугыш гаҗәеп зур фаҗига бит, ул кешенең бөтен психологиясен үзгәртә, шуңа күрә төрле төсләрне карарга кирәк. Сугышта төрле нәрсә булган, чөнки кешеләр дә төрле. Бу хәл булган, безгә фаҗигале язмышлы кешеләргә игътибар итәргә, аңларга тырышырга кирәк. Миңа еш кына “әгәр Искәндәр Гыйләҗев шушы темага алынган икән, димәк, ул фашистларны яклый” дигән сүзне ишетергә туры килә. Бу алай түгел, мин акламыйм да, гаепләмим дә. Мин үз юлым белән барам. Бу теманы аңларга тырышам, шуңа шөгыльләнәм дә. Шушы фаҗигане хәзерге буынга җиткерергә тырышам. Мин моны мөһим дип саныйм”, - ди ул.

Темага тотыну идеясе ничек туган?

Алга таба Искәндәр Гыйләҗев бу темага ни сәбәпле бу темага тотынуы турында турында сөйләде. 60 нчы еллар ахырында “Моабит дәфтәре” совет фильмын караганын, шунда беренче тапкыр сугыш вакытында татарларның кайберләре немецлар ягында булганын аңлаганын әйтте. Татарларның фильмда тискәре яктан күрсәтелгәнен билгеләп узды.   - Дөньялар үзгәреп киткәч, 90 нчы елда беренче тапкыр Германиягә киттем һәм шунда бер елдан артык булдым. Кельн шәһәрендә татарга караган чит телләрдә булган барлык басмаларны актарып чыктым. Эмигрантлар әдәбиятын укып, немец, төрек, инглиз, француз телендә мәгълүмат туплап кайттым. Минем остазым Миркасыйм Госманов, “бәлки, бу теманы тәкъдим итмәссең, сак бул, сәясәткә кереп китүең бар” дип кисәткән иде, ләкин мин инде дәртләнеп киткән идем. Ел ярым төрле китапханәләрдә мәгълүмат тупладым. Германиядә 60 шәһәрдә булганмын икән үз гомеремдә. Аларда архив хезмәте белән бик яхшы таныштым. Архивлары шулкадәр җайлы. Тышкы эшләр министрлыгы архивы да ачык иде. Теләгән документларны фотога да төшереп була иде, - дип хатирәләрен яңартты тарих белгече.

Башка халыкларга таяну планда булмаган

Искәндәр Гыйләҗев Германиянең үз көченә генә ышанмыйча, ни өчен башка халыкларга таянганы турында сөйләде. - Сугыш башланырга бер атна кала, Германиянең хәрби штабы утырышларының берсендә, сугыш барышында башка халык вәкиленә корал бирелергә тиеш түгел, дип әйтелгән булган, чөнки ниндидер шартлар туып, ул коралны безгә каршы борырга мөмкин дип курыкканнар, - ди ул. Аның сүзләренчә, немецлар 2-3 ай эчендә Советлар Союзын тар-мар итәбез дип уйлаган. 1939 елда Германиягә каршы берничә Европа дәүләте каршылык күрсәтә алмыйча җиңелгәч, Германия үзен иң көчлесе дип уйлаган. Имеш, ул сәяси, хәрби яктан, корал ягыннан да көчлерәк. Советлар Союзына каршы сугыш игълан иткәч, тора-бара бу караш үзгәрә. 1941 елның җәендә немецлар башка халыкларга таяну мөмкинлеген карый башлый.

Күп милләтлелек немецлар өчен үзенә күрә бер гарантия булган

- Сугыш тагы да сузылып китсә, кеше резервларыбыз җитмәсә, киләчәк турында уйларга тиешбез, дип алдан күреп кайгыртканнар. Советлар Союзы күп милләтле дәүләт, милләтләр үзара талашып, русларга карата нәфрәт белән яши, бер төртсәң, бу дәүләт җимерелә дип уйлаганнар. Күпмилләтлелек немецлар өчен үзенә күрә бер гарантия булган. Без хәзер шушы халыкларга ниндидер вәгъдәләр бирсәк, руска каршы күтәреләчәк, безгә ярдәм итәчәкләр, чөнки алар бары тик рустан котылырга хыяллана дип уйлаганнар. Ләкин төрки халыклар аерым бер урында булган. Кавказ, Урта Азия, Идел-Урал төркиләре мөселман булганлыкта, аларга башка караш яшәгән. Немецлар азмы-күпме ислам диненә лояль булган, ислам дине антиинглиз, антирус, антиколониаль дин дип күздә тотканнар. Беренче бөтендөнья сугышында немецларр мөселманнар белән бергә булганнар. Мөселманнар, Төркия госман империясе Германиянең союзнигы булган. Шулай итеп, беренчесе, ислам дөньясына таяну булса, икенчесе төрки фактор булган. Төрки халыкларның бердәм төркичелек идеологиясе немецлар өчен якын булган. Без фикердәш була алабыз дип исәпләгәннәр алар. Мөселман, төрки фактор үзенә күрә роль уйнаган. Немецлар моны үз эшендә файдаланган, - дип сөйләде Искәндәр Гыйләҗев.

“Әйдәгез, төрки мөселманнарны үзебезгә аударыйк”

Башка халыкларны үз ягына аудару болайрак алып барылган. Сугышның беренче айларында Германия кулына дистәләгән, йөзләгән мең совет сугышчысы килеп эләгә. Күз алдыгызга китерегез: сугыш дәвамында Германия кулына 5 млн 800 меңнән артык совет солдаты әсирлеккә эләгә, коточкыч сан бит. Бу әле гаскәриләр генә. Совет әсирләренә мөнәсәбәт бик начар булган. Инглиз, француз, американ әсирләренә алай ук түгел. Германия уйлана башлый: август ахырында алар кулында 2 млн совет әсире бар, аларны ашатырга, асрарга да кирәк бит. “Әгәр дә без сак кына, йомшак кына булса да, көнчыгыш, төрки мөселман халыкларына таянсак, безгә файда булыр” дип уйлый башлыйлар. Шушы фикергә килеп, 1941 елның август ахырыннан хәрби әсирләр лагерьларында махсус комиссияләр эшли башлый. Һәр комиссиядә 20-25 кеше. Алар Советлар Союзы, бигрәк тә Украина, Белоруссия территориясендә булган хәрби әсирләр лагерьларында эшли башлый, - дип бәян итте лектор. Искәндәр Гыйләҗев сүзләренә караганда, аларның составына немецлар һәм эмигрантлар кертелә. Мәсәлән, безнең татар әсирләре белән эшләү өчен оештырылган комиссия составында соңрак атаклы галим Әхмәт Тимер булган. Әхмәт Тимер Германиядә үзенең фәнни эшчәнлеген башлаган. 43нче елга кадәр татар хәрби әсирләре белән эшчәнлек алып барган. - Әкренләп сугыш немецлар уйлаган сценарий буенча бармагач, 41нче елның ахырына немецлар шундый фикергә килә: Мәскәүне алып булмады, сугыш сузылып китте. Әйдәгез, без төрки мөселман халыкларны үз ягыбызга аударып карыйк әле. Һәм шушы комиссияләр исемлек төзегән, кемдә нинди белем, дингә, коллективазациягә карашы нинди дип сорашып, анкета тутырылган. Әхмәт Тимер татар, башкортлар белән татарча сөйләшүләр алып бара. Кайсы лагерьда күпме татар дип һәрберсен барлап чыга. 41 елның ахырында көнчыгыш легионнар төзү турында рәсми карар кабул ителә. Шулай итеп, төркестан, кавказ-мөселман, әрмән, грузин легионнары барлыкка килә. Идел-татар “Идел-Урал” легионы төзелеше турында боерыккка 42 елның августында кул куела. 42нче елда беренче батальоннар төзелә. Батальонга 900-1000 кеше керә, - дип белдерде Искәндәр Гыйләҗев. Барлыгы 53 батальон төзелә. Лектор әйтүенчә, легионга көчләп кертү булган дигән фикер яши, әмма ул үзе алай уйламый. “Мин ихтыярларына каршы килеп легионнарга кертүнең логикасын күрмим. Аларга бит легионга кергәч, телисеңме-теләмисеңме, корал бирергә туры килә, әгәр көчләп кертелгән икән, алар бит шул коралны немецларга каршы да бора ала”, - ди ул. Искәндәр Гыйләҗев “Идел-Урал” легионында 7 батальон булганын, анда Уфа һәм Казан татарлары, татача сөйләшүче башкортлар, татарча сөйләшүче чуаш, мари, удмурт һәм мордвалар кергәнен әйтте. Батальонннар белән немецлар җитәкчелек иткән, 2 рота җитәкчесе татар, 2 ротаныкы алман булган. Һәр батальонда татарлардан тыш, кимендә 40-50 алман кешесе булган.

Татарлар Кызыл Армиягә каршы сугышмаган

Аннары лектор беренче 825 нче батальонның баш күтәрүе турында әйтеп, бу вакыйгадан соң татарларны актив сугышка якын китермәгәннәрен белдерде. - Яшерен группаның эшчәнлеге үз нәтиҗәсен биргән, димәк. Татар батальоннары алман армиясе составында булса да, Кызыл Армиягә каршы сугышмаган. Шулай да, кайбер көнчыгыш батальоннары, шул исәптән, кайбер төркестан, әзербайҗан батальоннары Ленинградка каршы һәм башка сугышларда катнашкан, - дип сөйләде ул. Искәндәр Гыйләҗев 7 батальонда якынча 7 мең татар әсире булганын, аның фаразлары буенча, легионның төрле структураларын кушсаң, барлыгы 25-30 мең тирәсе татар булганын әйтте. Моннан тыш, 42 елның ноябренннән 45 елның мартына кадәр чыккан “Идел-Урал” газетасын да телгә алды.

Курку хисе көчлерәк

Искәндәр Гыйләҗев, 1995 елда фәнни хезмәт язуда ярдәм сорап, Әхмәт Тимергә Төркиягә бик озын итеп хат язганын да әйтте, тик җавабы гына кыска булган. “Хөрмәтле милләттәшем, сезнең сорауларыгызны кызыксынып укыдым. Шушы эшкә тотынуыгыз зур җаваплылык. Мин сезгә фәнни эшегездә зур уңышлар телим”, – дигән хат килде. Шунда мин курку хисе никадәр көчле булганын, эмигрантлар язмышы коточкыч фаҗига булуын аңладым. Алар бөтен гомерен шушы курку хисе белән үткәргән. Туган якларын күрергә берсе дә кайтмады, гәрчә 90 елларда бернинди куркыныч та юк иде инде, ә берсе дә кайтмады, чөнки курку хисе көчлерәк”, - ди ул.

Легионерлар – адашкан кешеләр

Искәндәр Гыйләҗев яшьләрне тарихка битараф булмаска өндәде. - Аның бөтен якларын да күрергә тырышыгыз. Татар тормышында бу хәл булган икән, аны белергә һәм мөмкин кадәр аек акыл белән карарга кирәк. Легионерлардан азатлык өчен көрәшкәннәр дип каһарман ясыйлар, бу хата. Алар әйтергә ярамый. Минемчә, бу фаҗига, минемчә, алар адашкан кешеләр. Кайберләре, Муса Җәлил кебекләре, немецка каршы эшчәнлек алып барырга анда махсус барган. Күбесе әсирләр лагеренда әрәм булганчы, теге якка күчим дә, аннары күз күрер дип фикер йөрткән, минемчә. Ә кайберләүләр Советлар Союзына каршы булган. Ә нигә булмасын? Дингә каршы көрәш бара, репрессияләр, коллективизация бара. Советлар Союзы гөнаһсызмы әллә? 20-30 елларда милләтләргә каршы нинди көрәш барган бит. Халыклар дуслыгы турында сөйләгәннәр, әмма изү барган. Әйтик, 18 яшькә кадәр авылда яшәгән татар егете, сугышның икенче көнендә әсирлеккә эләгә ди. Лагерьда утырганда ачлык, авыру күреп интегә. Аның янына ыспай гына киенгән бер татар абзые килә дә, әйдә, энем, татар милләте өчен бергәләшеп көрәшәбез дип әйтсә, нәрсә уйласын ул бала? Шуңа күрә монда тарихка беркатлы гына караш булырга тиеш түгел”, - дип ассызыклады лектор.

Гөлнар ГАРИФУЛЛИНА әзерләде

Чыганак: http://intertat.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев