Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Иң актив татар яшьләре Әстерхан, Саратов, Ульяновск һәм Удмуртия территорияләрендә яши" - "Идел" Яшьләр үзәге җитәкчесе Ләйсән Сафина

Татарстанның “Идел” Яшьләр үзәге җитәкчесе Ләйсән Сафина татар яшьләре милли тормышта иң актив һәм иң сүлпән булган төбәкләрне атады. Бу хакта ул 7-12 декабрьдә Казанда VIII Яшь татар лидеры мәктәбен уздыру уңаеннан “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында оештырылган матбугат конференциясендә бәян итте.

Аның фикеренчә, иң актив татар яшьләре Әстерхан, Саратов, Ульяновск һәм Удмуртия территорияләрендә яши. “Әлеге төбәкләрдәге яшьләр белән генә түгел, балалар белән дә эшли башладык. Аларның проектлары бик күп, төрле һәм алар сыйфат ягыннан да үсә. Бу исемлеккә Свердловск өлкәсенең “Яшен” оешмасын да кертер идем. Сүлпән эшләүчеләр исә безгә килми торган төбәкләрдер һәм алар күп”, – диде Ләйсән Сафина. Аның сүзләренчә, ерак чит илләрдә яшәүче татар яшьләре Татарстанда бик сирәк була. Моны Ләйсән Сафина финанс мөмкинлекләренең чикле булуы белән дә бәйләп аңлата.

“Без аларның эшчәнлеген интернет аша күреп, күзәтеп барабыз. Билгеле инде, милли юнәлештә эшләүче, үз эшчәнлекләренең җитешсез якларын күреп, нәтиҗәләр чыгарып, яңа планнар төзеп китә торган яшьләребез дә бик күп”, – дип билгеләп үтте "Идел" Яшьләр үзәге җитәкчесе.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев