Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Иман" мөселман җәмгыяте рәисе Балтыйк буе мөселманнары тормышы турында документаль фильм төшерә

Литваның Клайпеда шәһәрендә “Иман” мөселман җәмгыяте рәисе Шамил Гомәров Балтыйк буе мөселманнары тормышы турында документаль фильм төшерә. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә. Моңа кадәр Шамил Гомәров тарихи вакыйгаларга нигезләнеп, Литва татар-мөселманнары турында төшергән үзенең беренче документаль фильмы белән быел Казанда XII Халыкара мөселман киносы фестивалендә катнашкан иде. Хәзер ул яңа фильм өстендә эш башлаган.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев