Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Имамнар аң-белем таратырга тиеш" - Рушан Аббясов

Мордовиянең Ромодан районы Азюрка (Белозерье) авылы мәктәбендә яулыклы укытучылар белән бәйле проблема буенча тыныч юл белән дә уртак фикергә килергә була. Россия мөфтиләре советы һәм Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Рушан Аббясов “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә шул хакта белдерде. “Бу проблеманың беренче тапкыр гына күтәрелүе түгел. Ул инде берничә ел яши. Теге вакытта да, бу мәсьәлә күтәрелгәч, уртак фикергә килгән идек. Хәзер дә моңа ирешү мөмкин дип уйлыйм. Хәзерге вакытта анда юридик яктан эшләр алып барыла. Хөкүмәт, Диния нәзарәте, җәмәгатьчелек белән сөйләшеп, бу мәсьәләне чишеп була дип саныйм. Бу өлкәдә тәҗрибәбез инде бар. Медицина вузларында яулык киюне тыйган вакытта да, ректорлар белән сөйләшеп, аңлаштык. Монда бернинди экстремизм билгесе юк, яулык кию ул татарларның, мөселманнарның гадәте” дип төшендердек”, - дип белдерде Рушан хәзрәт. Исегезгә төшерәбез, декабрь азагында Мордовиянең мәгариф министрлыгы белгечләре Ромодан районы Азюрка авылы мәктәбе укытучыларына шарт куя: яки алар үз теләкләре белән эштән китә, яки яулыкларын сала.

"Яулык аша экстремизм, террорчылык күрү – наданлык галәмәте"

Рушан Аббясов фикеренчә, кешеләрдә мәгълүмат җитмәү, наданлык яулык аркылы экстремизм, террорчылыкны күрүгә китерә. “Бу хаталы фикер. Яулык кию – безнең гадәт. 25 ел Хөкүмәт, дәүләт тарафыннан дин иреге бирелә. Конституция буенча һәр кешедә дин иреге булуы билгеле. Бернинди кысрыклаулар булырга тиеш түгел. Бүген дин үсеш ала – мәчетләр төзелә, мәдрәсәләр ачыла. Дини белем биреп, Аллаһы кушканча яшәргә өйрәтәләр. Әти-әниләр дә балаларын шулай тәрбияли. Әмма монда ике яктан юл табарга кирәк. Чөнки кайбер вакытта безнең мөселманнарда, кызганычка каршы, радикаль кәефләр сизелә, алар үзләрен шул юнәлештә күрсәтергә тырыша.  Шул сәбәпле бу вазгыятьтә дә аңлашмау бар. Хәзерге вакытта адвокатлар эшли, мәгълүмат туплый. Әлбәттә, без бу мәсьәләне бергәләшеп, Диния нәзарәте исеменнән позицияләрне туплап, хәл итәргә тырышачакбыз. Без һәрвакыт үзебезнең мөселманнарның хокукларын яклаячакбыз. Үзебезнең тәҗрибәле юристлар ярдәм итеп килә. Әмма бу очракта мин юридик яктан гына түгел, гражданлык җәмгыяте күзлегеннән дә хәл итеп була дип уйлыйм. Очрашып сөйләшергә, бер уртак фикергә килергә була. Монда җәмәгатьчелек һәм Мордовиянең Мәгариф министрлыгы тарафыннан ике яклы хәрәкәт булырга тиеш”, - дип саный Рушан хәзрәт Аббясов.

"Имамнар аң-белем таратырга тиеш"

Аббясов фикеренчә, радикализм булмасын, кешеләр традицион исламга тартылсын өчен, имамнарның мәгърифәтчелек белән шөгыльләнүе зарур. “Имамнар аң-белем таратырга, кешеләргә күп милләтле, күп динле илдә яшәвебезне, төрле халыкларның гореф-гадәтләренә ихтирамлы мөнәсәбәт белән татулыкта, тынычлыкта яшәргә тиешлегебезне аңлатырга тиешләр. Кайвакыт үзара аңлашылмаучанлыклар була, бу очракта коткы таратмыйча, алтын урталыкны табарга кирәк. Моны үз динеңдә, үз милләтеңдә калып та тыныч эшләргә була. Беркемнең дә үз милләтен, үз динен югалтуы турында сүз бармый. Кешеләргә аңлатырга кирәк. Мөхәммәд пәйгамбәр тарихында да төрле дин, мәдәният вәкилләренә хөрмәтле караш сизелә”, - дип белдерде Рушан хәзрәт.

Мөселман өммәтенең социализациясе җитми

Равил Аббясов әйтүенчә, бүген татар авылында укучы балаларга киләчәктә җәмгыятькә чыгарга кирәк булачак. “Аларның бит барысы да авылларда калмаячак. Кемнәрдер университетларга эшкә китәчәк, кемнәрдер башка урыннарга. Балалар аңласын өчен, кечкенәдән белем бирү, тәрбия процесслары белән шөгыльләнергә кирәк. Эчке дөнья белән генә яшәү ярамый. Мөселман өммәтенең социализациясе җитми. Урыннардагы җәмәгатьчелек үз эченә бикләнгән була, башка мәдәният вәкилләре белән аралашу бик аз. Күпмилләтле дәүләттә бу дөрес түгел. Массакүләм мәгълүмат чаралары аркылы да гел Ислам куркыныч тудыра дигән мәгълүмат килеп торып, радикализм, терроризм, экстремизм чыганагы дигән стереотиплар туа. Хиҗаб бөркәнгән кызның куркыныч түгеллеген, киресенчә, аның тынычлык, тотрыклылыкны саклавын күрсәтергә кирәк. Кешеләр моны белми, көн саен яңалыклардан башка төрле мәгълүмат керә, билгеле, халыкта шөбһә туа. Мондый авылларда башка милләт һәм дин вәкилләрен үзара тыгызрак аралаштырырга кирәк. Өстәвенә, андагы кызлар да бик укымышлы, белемле, төрле фәннәр буенча олимпиадаларда җиңеп килә. Яулыклы булуына карамастан, аның белеме тирән, башкалар белән көч сынашырлык булуын, шул ук вакытта үз динендә булуын күрсәтү зарур. Исламның матурлыгын шул призма аркылы күрсәтү мөһим”, - дип билгеләп узды Рушан хәзрәт Аббясов.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев