Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Имам рухи якка өстенлек бирергә тиеш"

Танылган ислам дине белгече, Коръәнне рус теленә тәрҗемә иткән Эльмир Кулиев фикеренчә, имам кешеләрне ислам дине турындагы мәгълүматка күмәргә түгел, ә рухи якка өстенлек бирергә тиеш. Россия ислам институты студентлары белән очрашу вакытында ул әлеге мәсьәләгә карата үз фикерен белдерде, дип хәбәр итә уку йортының матбугат хезмәте. Галим, институт студентлары һәм укытучылары белән очрашып, лекция белән чыгыш ясады. Ул үз чыгышында билгеләп үткәнчә, теолог ислам дине өлкәсендәге белемнәре белән генә чикләнмәскә, башка өлкәләрдә дә мәгълүматлы булырга тиеш.  
Татар информ
фото: kazanriu.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев