Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Илзирәнең гүя кояшы сүнде...

Ишелепләр уңды быел алма. Алмагачның ботаклары кояшта ахак кебек кызарып утыручы сусыл, тәмле алмалар авырлыгыннан җиргә кадәр иелгән. «Мине өз дә мине өз!» дигәндәй кызыктырып утырган алмаларга бер яратып, бер җаны сыкрап күз сала Илзирә. Бакчаларда кызарышып алмалар өлгерүгә, инде төзәлә башлаган йөрәк ярасыннан кабат кан саркый башлый.

Илмире кечкенәдән алма яратты аның. Әле теле дә юньләп ачылып бетмәгән сабые белән кибет яныннан үтә башласалар, «Әннә, амма, әннә, амма!» дип тәтелдәвен белде. Алмыймы соң инде, әлбәттә, ала Илзирә. Бәгырь җимеше башка балалар кебек кәнфит, шоколад сорамый ич! Баласының җиләк-җимешне үз итүенә ана кеше сөенде генә. Ә җәен, бакчаларындагы алмагачта нәни алмалар күренә башлауга, сабый кулларын чәбәкли-чәбәкли сөенә, шул каты, әче алмаларны өзеп, чыраен да сытмый, шытыр-шытыр тәмләп ашап куя иде. Ул елны да алмагач язын шау чәчәк атты. Чәчәктән-чәчәккә кунып бал җыючы кортларны көзгә мәктәпкә барырга җыенучы Илмир исе китеп күзәткән иде. «Әнием, кортлар безнең алмагачның согын эчеп бетермәсләрме икән?» – дип, Илзирәне йөдәтеп бетерде. Ә Илзирә улына кортларның бары тик файда гына китерүен, алмагачта алмалар күп булып үссен өчен аларның шулай тырышуларын тәмләп кенә аңлатып бирде. Ял көне гадәттәгечә башланды. Иренең эш сменасы ял көненә туры килү сәбәпле, Илзирә аның ашарына хәстәрләп озатты да, тәмле итеп йоклап ятучы улының бит очларыннан сак кына үбеп алды һәм бераз керләр юып алырга ниятләп, мунчага юл алды. Ул арада Илмир дә уянып килеп җитте. Керләрен чайкап элде дә Илзирә, улы белән утырып чәйләп алды. Аннары бакчага чыгып, чүп утарга уйлады. Быел яңгырлар еш яву сәбәпле, чүпләре дә, яңгырдан соң үскән гөмбәләр кебек, баш төртергә генә тора бит аның. Илмир дә аңа иярде. Әнисенә булышып, аны куандырырга теләде ул. Илзирә улына түтәл араларын утарга кушты.Үзе исә койма кырында кеше буе булып җитешкән кычытканнарны йолкырга кереште. Эш белән шулкадәр мавыгып кителгән ки, ниндидер сәер гырылдау ишетеп, Илзирә бераз исенә килә алмый торды. Аннары, корт чаккандай, әлеге аваз килгән якка борылды. Вак яшел алмалар белән сыгылып торган алмагачның юан кәүсәсе буйлап Илмирнең шуып төшкәнен күреп, башта катып калды. Аннары ук кебек сабые янына атылды. Битләре зәңгәрсу төскә кергән, авызыннан күбек килгән баланың аяклары тартыша башлаган иде инде... «Улыыыым-м!» – дип җан ачысы белән кычкырып җибәрде Илзирә. Илмирнең битләрен чәбәкләргә тотынды. Мескен ананың үзе дә аңламый ясаган кискен хәрәкәте баланың сулыш юлын бөтенләй каплап куйды. Илзирә калтыранган куллары белән ашыгыч ярдәмнең номерын җыйды. Адресны әйткәндә буталып, тотлыгып бетте. Табиблар килеп җиткәндә, Илмиргә ярдәм итүнең кирәге калмаган иде шул инде. Бар дөньяның асты өскә килде. Илзирә иренең атылып кайтып керүен дә, улының гәүдәсен ярдырырга алып китүләрен дә, аны җирләгәннәрен дә аңлашыр дәрәҗәдә түгел иде. Үз хәле хәл иде шул мескен ананың. Карап торган бердәнбер балаңны югалт әле син... Шул көннән алып Илзирәнең гүя кояшы сүнде. Улы вафат булган алмагач төбендә ауный-ауный, җирне тырный-тырный елады ул. Иренә баштарак алмагачны кисеп аударырга кушса да, ниндидер көч аларны тыеп калды. Алмагачның кәүсәләренә улларының куллары җылысы сеңеп калгандыр кебек тоелды. Аннан соң Илзирәнең төшенә керде Илмире. Үзе матур итеп елмая, ә кулларындагы кып-кызыл алмаларын әнисенә суза. «Бәгырь җимешем оҗмахтадыр, анда да үзенең яраткан алмаларын ашыйдыр!» – дип юрады ана төшен. Юк, кистермәячәк, улының төсе итеп тотачак ул алмагачны. Улының вафатына инде ике ел узды. Уйларына бирелә-бирелә, Илзирә алмагачка су сипте. Чиләктәге суга күзләреннән тозлы яшьләре тамды. Шулчак карынында ниндидер хәрәкәт сизде. Илзирәнең сабырлыгына җавап булып, яңа җанның яралган мәле иде бу!

Гөлчәчәк ХАҖИЕВА-САДРЕТДИНОВА. Азнакай


Шәһри Казан
фото: pixabay.com; Mysticsartdesign

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев