Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Илсур Метшин Россия шәһәрләре мэрлары эшчәнлеген бәяләгән рейтингның беренче бишлегенә керде

Россиянең “Рейтинг” мәгълүмати коммуникацияләр үзәге Россия Хөкүмәте карамагындагы Финанс университеты белән берлектә 2016 елда Россия шәһәрләре мэрлары эшчәнлеген бәяләп, рейтинг төзегән. Рейтинг нәтиҗәләре үзәкнең рәсми сайтында дөнья күрде. Быел Россиянең 88 шәһәре җитәкчесенең эшчәнлеген экспертлар бәяләгән. Экспертлар арасында – Россия Хөкүмәте карамагындагы Финанс университеты беренче проректоры, Милли энергетик куркынычсызлык фонды башлыгы Константин Симонов, Сәяси һәм икътисади коммуникацияләр агентлыгы генераль директоры, “Бердәм Россия” партиясе Югары советы әгъзасы Дмитрий Орлов, Югары икътисад мәктәбе профессоры Олег Матвейчев, Россия Дәүләт Думасының федератив корылыш һәм җирле үзидарә мәсьәләләре буенча комитеты рәисе Алексей Диденко кебек белгечләр бар. Рейтингның беренче бишлегенә Казан мэры Илсур Метшин кергән. Рейтинг башында исә Төмән мэры Александр Моор тора, икенче урында – Илсур Метшин, өченче урында Уфа мэры – Ирек Ялалов, дүртенче – Белгород башлыгы Константин Полежаев, бишенче урында Салехард җитәкчесе Иван Кононенко. Илкүләм рейтингта Илсур Метшинның беренче бишлеккә керүен рейтинг төзүчеләр көтелгән күренеш булуын әйтеп, Казан мэрының уңышлы эшчәнлеген шәһәр һәм республика хакимиятләре арасында тыгыз хезмәттәшлек урнашуына бәйләп аңлата. Казанның үзен “Россиянең өченче башкаласы” итеп танытуы билгеләп үтелә. Илсур Метшинның 2030 елга кадәр Казанны үстерү планын игълан итүе, бу вакытка шәһәрне Россия, БДБ һәм Көнчыгыш Европа илләрендә кино җитештерү үзәге буларак таныту планлаштырылуы искәртелә. 88 фамилиядән торган рейтингта 26 нчы урында Чаллы мэры Наил Мәһдиев тә бар.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев