Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Илсур Метшин Казандагы сәнәгать предприятиеләрен шәһәрдән читкә чыгарырга кушты

Татарстан башкаласында 2035 елга халык саны 1 миллион 430 меңгә җитәргә ихтимал.

- Казанны территориясен киңәйтеп түгел, ә эчтән үстерү максат итеп куелды. Сәнәгать предприятиеләрен шәһәрдән читкә чыгару күздә тотыла, - диде мэр Илсур Метшин “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә.

Мәскәүнең фәнни-тикшеренү институты Казан өчен Генераль план әзерләгән. Әлеге проектта да “компакт”, ягъни җыйнак шәһәр вариантына өстенлек бирелгән. Яшеллеккә зыян китерелмәячәк. - Соңгы ике елда утыз парк төзекләндерелде. Башта әзерләнгән планда Горки-Әмәт урманы аша автомобиль юлы сузу каралган иде. Бу планнан баш тартылды, юл урманнан читкә чыгарылды. Камал театры тирәләрен төзекләндерү, “Замбези елгасы” исемендә зоопарк төзү планлаштырылган, - дип сөйләде шәһәр башкарма комитетының архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе җитәкчесе Владимир Фомин.

Мәскәү Генераль планы фәнни-тикшеренү институты безгә транспорт моделе дә төзегән. - Шушы модельгә нигезләнелеп, Казанда транспортны планлаштыру бюросы оештырылачак. Транспорт комитеты транспорт хәрәкәтен оештыру белән генә чикләнә, ә стратегик планлаштыру зарур. Яңа бюро, нәкъ менә, шәһәр территорияләрен транспорт хәрәкәте белән тәэмин итүне кайгыртачак. Җәмәгатьчелек мохите, ягъни парклар, массакүләм чаралар үткәрү урыннары транспорт челтәре белән колачланачак. Вена, Милан, Мюнхен шәһәрләрендә мондый бюроларның эшчәнлеге уңай нәтиҗәләр бирә, - диде Владимир Фомин.

Көн тәртибенә куелган мәсьәләгә карата фикерләре белән уртаклашканда мэр Илсур Метшин Казанның тарихи мирасын саклауга җитди игътибар бирергә чакырды.

Идарәдә документлар эшләтеп алу тәмугның җиде боҗрасын әйләнү газабына әверелмәсен. Казанлылар һәм эшкуарлар мөрәҗәгате тиз башкарылсын, - дип тә өстәде башкала мэры. Шәһәр төзелешенә кагылышлы җирле нормативлар белән мэриянең рәсми сайтында танышырга була.

Чыганак: http://www.shahrikazan.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев