Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Илсур Метшин Европа Советы комитетына сайланды

Казан мэры Илсур Метшин Европа Советы Җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессының актуаль мәсьәләләр буенча комитеты рәисе урынбасары булып сайланды. Яшерен тавыш бирү Страсбургта (Франция) Конгрессның XXXI пленар сессиясе кысаларында уздырылды, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.

Европа Советы җитәкчесе бөтен эшчәнлеге муниципаль хезмәт белән бәйле Илсур Метшинның профессиональлеген югары бәяләде. Татарстан башкаласы башлыгы кандидат сыйфатында инде 17 ел мэр булып эшләүче көчле идарәче һәм шәһәр проблемаларын хәл итүдә гаять зур тәҗрибәле җитәкче буларак тәкъдим ителгән. Илсур Метшин Казан белән җитәкчелек иткән елларда Татарстан Республикасы башкаласы үзенең үсешендә сизелерлек ыргылыш ясап, Россиянең иң популяр һәм яшәү өчен уңайлы шәһәрләренең берсенә әйләнде, шулай ук халыкара дәрәҗәдә танылды.

Европа Советына Татарстан башкаласының алга таба үсеш нокталарын чагылдырган 12 өстенлеге күрсәтелде. Алар барысы да Европа Советы Конгрессы билгеләгән өстенлекләргә туры килә. Казан мэры шулай ук Татарстан башкаласы үсеше, экология, транспорт тәэминаты, уңайлыклар булдыру мәсьәләләрендәге проблемалар ничек чишелүе, шәһәр мохите сыйфатының уңайга үзгәрүе, шәһәр халкының гомер озынлыгы артуы, инвестицияләр һәм туристлар агымы артуы, Казанда халыкара дәрәҗәдәге чаралар уздырылуы турында сөйләде.

Төркем әгъзалары шулай ук Илсур Метшинның халыкара эшчәнлектә дә зур тәҗрибәгә ия булуын исәпкә алдылар. Аның эре халыкара оешма җитәкчелегенә беренче ел гына яңадан сайлануы түгел. Искәртеп үтик: ул БМОның җирле үзидарә буенча консультатив советы әгъзасы, “Берләштерелгән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр” бөтендөнья оешмасының президентташы һәм Евразия бүлеге президенты булып тора. 2012 елда әлеге бөтендөнья оешмага кергән шәһәрләр мэрлары делегациясе составында Илсур Метшин Россиядән бердәнбер вәкил буларак БМО Генераль секретаре Пан Ги Мун белән очрашты. Моннан тыш, Казан мэрының идарә итүдәге тәҗрибәсе илебез футболын үстерүдә дә ихтыяҗлы булып чыкты: Казан мэры Россия футбол берлегеның яңа башкарма комитеты составына кертелде. Биредә шуны билгеләп үтү урынлы булыр: Европа Советы Җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессы комитетларының берсенә мөмкин булган кандидат сыйфатында Россия төбәкләренең аннан ким булмаган лаеклылар тәкъдим ителгәнлеге билгеле.

Европа Советы Җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессы Европа Советының консультатив органы булып тора, аның составында Европа Советы әгъзасы булган дәүләтләрнең җирле һәм төбәк хакимият органнары вәкилләре керә. Әлеге Конгрессның пленар утырышы елга ике – мартта һәм октябрьдә уздырыла. Казан мэры Илсур Метшин Конгресста Россия Федерациясе делегациясе составында катнашырга Россия Президентының 2016 елның 21 июлендә чыккан 217 нче күрсәтмәсе белән расланган.

Җирле хакимиятләр палатасына Казан мэры Илсур Метшин, Новосибирск мэры Анатолий Локоть, Чиләбе шәһәре Думасы рәисе Станислав Мошаров (ул Россия шәһәрләре берлеге рәисе дә булып тора), Оренбург башлыгы Евгений Арапов кергән.

Россия делегациясендә хатын-кызлар күп булуына игътибар итик: 36 кешенең 17се – хатын-кыз. Европа Советы гендер сәясәте теләсә кайсы делегация составына тәэсир итә. Россия делегациясенең расланган составы 2016 елдан 2020 елга кадәр Конгресс эшчәнлегендә катнашачак.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев