Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Илнең төп сәхнәсендә - Дәүләт Кремль Сараенда Динә Гарипованың концерты узачак

Динә Гарипова һәм Сергей Жилин Кремль Сараенда узачак концертларына чакыра, дип хәбәр итә Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге. 2017 елның 7 октябрендә илнең төп сәхнәсендә - Дәүләт Кремль Сараенда "Тавыш" телепроектының беренче сезон җиңүчесе Динә Гарипова һәм Сергей Жилин җитәкчелегендәге алыштыргысыз "Фонограф-Симфо-Джаз" оркестры чыгыш ясаячак. Бу кичтә 6000 тамашачыга “Очраклы булмаган охшашлык” концерт программасы тәкъдим ителәчәк. Тамашачылар джаз, романслар, XX һәм XXI гасырның популяр музыкасы һәм татар җырларын ишетә алачак. Концертта 5 телдә башкарылачак җырлар мәхәббәт һәм ялгызлык, хыял һәм күңел кайту, сәяхәт һәм ачышлар, төшенкелек һәм өмет, кешенең көчсезлеге һәм рухи батырлыгы, дуслык һәм тугрылык турында булачак.
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев