Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Илһам абый Шакировның кунакка чакыруын көтмәгән идем" – Гөлсирин Абдуллина (ФОТО)

Рәшит Ваһапов исемендәге фестивальнең гала-концерты алдыннан, фестиваль лауреатлары – Азат Абитов, Гөлсирин Абдуллина һәм Ранис Габбасовны легендар җырчыбыз Илһам Шакиров өенә кунакка чакырган. Бу хакта фестивальнең гала-концертында Рәшит Ваһапов фонды рәисе, фестивальне оештыручы, танылган продюсер Рифат Фәттахов әйтте.

Яшь җырчылар белән бергә Илһам Шакиров янына фестивальнең Кайгыртучылар советы рәисе Разил Вәлиев, жюри рәисе Ренат Ибраһимов һәм Рифат Фәттахов үзе барган.

Яшь җырчылар «Татар-информ» хәбәрчесе Рузилә Мөхәммәтовага бу очрашуга бик дулкынланып баруларын әйттеләр. Илһам ага аларның җырлауларын сораган. Алдан әзерләнмәгән булсалар да, яшьләр яраткан җырларын башкарган, Илһам абый кулыннан аның бүләк дискын кабул итеп алганнар.

“Илһам абыйга Габдулла Рәхимкулов репертуарыннан “Кайтыгыз, торналар” җырын җырладым. Илһам абый кул чапты – иң мөһиме шул иде. Мин аның җырларында үстем, алга таба да аның җырларында өйрәнәчәкмен”, – диде Р.Ваһапов фестиваленең быелгы гран-при иясе Ранис Габбасов.

“Илһам абый белән бу очрашуны көтмәгән дә идек, – диде Азат Абитов. – Җырларга сорады, алдан әзер түгел идек. Каушатты. “Сиңа тагын бер киләм әле” җырын җырладым. Илһам абый: “Молодцы!” – диде”.

“Шундый шәхесне күрүемә бик шатмын. Кулымнан тотып: “Син кем? Кайдан? Исемең ничек?” – дип сорашты. “Казан сөлгесен” җырладым. Ул кулымнан тотып торды да, җырлап бетергәч, "пәп" итеп алды. Мин шундый нык сөендем. Бик бәхетле идем”, – дип очрашу сөенечен уртаклашты Гөлсирин.

Матбугат.ру

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев