Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Илгиз Зәйниев Казан яшь тамашачы театрында "Ибраһим әфәнде" спектаклен куя

Бүгеннән башлап, өч көн дәвамында, Казан яшь тамашачы театры француз язучысы Эрик Эммануэль Шмиттның “Ибраһим әфәнде һәм Коръән чәчәкләре” әсәре буенча “Ибраһим әфәнде” (“Господин Ибрагим”) спектаклен күрсәтә. Кичә спектакль журналистларга тәкъдим ителде. Спектакльне татар театры режиссеры һәм драматургы Илгиз Зәйниев куйган – ул хәзер ТЮЗда икенче режиссер булып эшли башлаган. Җәй көне – июнь аенда Илгиз театрда М.Бартеневның “Я считаю до пяти” дип аталган балалар спектаклен чыгарган инде. Яңа театр сезонында әле әкият бер тапкыр да күрсәтелмәгән – Илгиз Зәйниев әйтүенчә, театр аны балаларга Яңа ел бүләге булыр дип саклап тора. Пресс-показ спектакля "Господин Ибрагим" в ТЮЗе “Ибраһим әфәнде” спектакле терроризмны һәм экстремизмны кисәтү буенча дәүләт программасы кысаларында куелган. Илгиз Зәйниев әсәрнең бу темага туры килеп торуын ассызыклап узды. “Спектакльдә – толерантлык, дуслык темасы чагыла”, - диде ул. Спектакльнең төп герое Моисей ролен Татарстанның атказанган артисты Алексей Зильбер башкара. Ул спектакль дәвамында сәхнәдә – тамашаны сөйләп һәм дә күрсәтеп бара. Татарстанның халык артисты Михаил Меркушин тамашачы каршына Моисейның әтисе һәм Ибраһим әфәнде образларында чыга. Пресс-показ спектакля "Господин Ибрагим" в ТЮЗе Спектакль ялгызлык турында, әмма бу ялгызлык хөкем карары түгел – спектакль оптимистик рухта тәмамлана. 16 яшьлек егет булып күренергә тырышкан 13 яшьлек малай – яһүд малае Моисей-Момо Парижның Зәңгәр урамында әтисе белән генә яши. Әнисе ул тугач ук аны ташлап киткән. Үзе генә түгел, олы уллары “Малышка Поль” белән китеп барган. Дөрес, соңыннан бернинди дә “Малышка Поль”нең булмавы, бу әтисенең хыялындагы образ гына булуы ачыклана. Шулай итеп, бер өйдә ике ялгыз кеше гомер кичерә – адвокат әтисенең үз тормышы, Моисейның – үзенеке. Моисей әтисеннән якты йөз дә күрми, җылы сүз дә ишетми. Кечкенә кибет хуҗасы гарәп карты суфый Ибраһим әфәнде белән танышу гына аның тормышын үзгәртә. Малай үзенә дус, киңәшче һәм остаз таба. Көннәрдән бер көнне эшсез калган әтисе улын һәм йортын ташлап чыгып китә, ә күпмедер вакыттан аның поезд астында калуы билгеле була. Аз гына вакыт эчендә әтисен югалту ачысын кичергән малай әтинең яңасын табу шатлыгын кичерә – зирәк Ибраһим малайны уллыкка ала. Шушы югалтулар һәм табышлар арасында үзен дөньяга Мөхәммәд дип таныта башлаган үсмер егет дөньяны танырга өйрәнә. Пресс-показ спектакля "Господин Ибрагим" в ТЮЗе Артистлар спектакль куелу дәвамында әсәрнең фәлсәфи ягына да, суфыйчылык тәгълиматын да өйрәнүләрен ассызыкладылар. Илгиз Зәйниев спектакльне заманча режиссер алымнары, зур декорацияләр белән катлауландырмаган. Рәссам Сергей Скоморохов декорацияне жалюзилардан гына корган. Композитор Юрий Чаплинның музыкасы да алгы планга чыгып, фәлсәфи текстларны томаламый. Алгы планда – Моисей-Момо-Мөхәммәд белән суфый Ибраһим. Сәхнәне ике хатын-кыз – Гүзәл Шакирҗанова башкарган Ана образы һәм Кыз образы бизи.
Рузилә Мөхәммәтова, Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев