"Илдә дәүләт милли сәясәтенең төп максаты - гражданнарның этник һәм конфессиональ хокукларын тормышка ашыру" - Фәрит Мөхәммәтшин

8 декабрьдә Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин эш сәфәре белән Мәскәүгә барды. Анда ул Россия Федераль Җыен карамагындагы Россия Федерациясе Законнар чыгару советы чараларында катнашты. Иртән Татарстан парламенты башлыгы Федерация Советында  Законнар чыгару советы утырышында Кырым Республикасы интеграциясе һәм федераль дәрәҗәдәге Севастополь шәһәренең Россия Федерациясе хокук системасы мәсьәләләре буенча чыгыш ясады. Сүз Россия субъектларындагы этноконфессиональ өлкәдә дәүләт сәясәтен закон белән җайга салу турында барды. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә. Парламентарияләр шулай ук әлеге мәсьәләне чишүдә Татарстан тәҗрибәсен өйрәнгәннәр. Үз чыгышында Фәрит Мөхәммәтшин илдә дәүләт милли сәясәтенең төп максаты гражданнарның этник һәм конфессиональ хокукларын тормышка ашыру тора, диде. «Политэтниклык – Татарстанның һәм, тулаем алганда, илнең уникаль байлыгы ул», – дип билгеләп үтте. Идел буе федераль округының закон чыгару Ассоциациясе координаторы, Татарстан парламенты башлыгы Казанда 2015 елның маенда узган 43 нче Ассоциация утырышында шундый ук мәсьәләләр каралуын искә төшереп үтте. Ул коллегаларын бүгенге комиссия утырышында проект карарында Ассоциация тәкъдимнәрен исәпкә алганнары өчен рәхмәтен җиткерде. Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанда милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрне көйләү тәҗрибәсе турында сөйләде. Ул республикада 173 төрле милләт яшәвен, шуларның 53,2 проценты татарлар, 39,7 проценты руслар булуын искә төшереп үтте. Төбәктә һәр елны якынча йөз мең эшче мигрант теркәлүен, ә бу исә милли һәм дини мәсьәләләрдә бик сизгер булуны соравын җиткерде. Татарстан дәүләт сәясәтен формалаштырганда өстенлекле итеп, республикада яшәүче халыкның телен һәм мәдәниятен саклау һәм үстерү, миграция процессын истә тотып, милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрне тәртиптә тоту, шулай ук милли-дәүләт формалаштыру тора, дип аңлатты. Татарстан парламенты башлыгы милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрне тәртиптә тотуда төп нигез булып Татарстан Конституциясе, “Татарстан Республикасындага дәүләт телләре һәм анда яшәүче башка милләтләрнең телләре турында”гы, “Сүз иреге һәм дини берләшмәләр турында”гы, "ТРдагы милли-мәдәни автономияләр турында”гы республика законнары торуын сөйләп үтте. Биредә Татарстан Республикасында дәүләт милли сәясәте концепциясенең дә роле бик зур. Федераль Җыенның Федерация советында төбәк сәясәте, җирле үзидарә һәм Себер эшләре буенча комитет рәисе Дмитрий Азаров үз чиратында этноконфессия мәсьәләләрендә Россия субъектларында тәҗрибәнең аз булуын, Татарстанның бу өлкәдә үз кануннары булуын билгеләп үтте. Дмитрий Азаров сүзләренчә, Россиянең 40 субъектыннан бары 16сында  гына этноконфессиональ тематикада төбәк кануннары кабул ителгән. Комиссиянең проект карарына концепциягә “РФ дәүләт милли сәясәте нигезләре турында”гы федераль законын кертү тәкъдим ителде. Шулай ук Кырым Республикасы буенча гына түгел, тулаем барлык Россия төбәкләре буенча, хезмәт миграциясен истә тотып, тәкъдимнәр кертү җиткерелде.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: