Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Илдар Ягъфәровның “Байгал” фильмы беренче тапкыр тамашачыга күрсәтелде

Илдар Ягъфәровның “Байгал” фильмы беренче тапкыр тамашачыга күрсәтелде. Фильм тәмамланганнан соң “Мир” кинотеатрында иҗат төркеме белән очрашу оештырылды. Фильм Казанда беренче тапкыр тамашачыга тәкъдим ителсә дә оештыручылар аны премьера дип игълан итмәделәр. Катнашкан артистларның да бик азы гына килгән иде. Фильмның продюсеры – Миләүшә Айтуганова. Ул үзе үк Галимҗанның аерылган хатыны Миләүшә ролен дә башкара. Галимҗан белән Миләүшәнең яшь чагын Камал театры артисты Раил Шәмсуаров белән Тинчурин театры артисты Гүзәл Галиуллина башкара. Миләүшәнең әтисе ролендә – сценарий авторы Мансур Гыйләҗев. “Фильмны карарга бүген чын тамашачы килде һәм зал тулы диярлек. Беренче тапкыр ул ябык күрсәтелгән иде, - диде Илдар Ягъфаров. – Бүген фильмның кадр артыннан тавышлы варианты тәкъдим ителә. Аны Фәрит Бикчәнтәев тавышландырды”. Фильм беренче мәртәбә чакыру билетлары белән генә ябык ишекләр артында апрель аенда күрсәтелгән һәм аның режиссеры Илдар Ягъфәров премьераның Казанда көзгә генә булачагын әйткән иде. Аннары “Байгал” Төркиядә, Кыргызстанда күрсәтелде. Илдар Ягъфәров “Байгал” фильмын татар киносында яңа сүз дип атады.”Без татар киносы планкасын технологик яктан югары күтәрдек. Профессиональ аппаратура, профессиональ төс коррекциясе... Байгал балыгы күренгән соңгы кадрлар чын анимация иде”, - дип аңлатты ул. Илдар Ягъфәров фильмның башка илләргә дә чакырулы булуын әйтә. Фильмның сюжеты буенча Галимҗан исемле яшь композитор егет хатыны хыянәтен кичерә алмыйча авылга кайтып Иделдән балык тотып яши башлый. Утыз елдан соң хатыны аны телеграмма белән Казанга чакыртып ала, чөнки уллары кеше кыйнауда гаепләнеп кулга алынган һәм тикшерү бара. Галимҗан Казанга килеп хатыны белән очраша, хатыны Миләүшә улын коткару өчен акча кирәклеген әйтә. Галимҗан яңа гына сатып алган көймә моторын сатып 150 мең сум акча китерә, әмма бу җитми. Галимҗан суга ташланырга җыенап Идел уртасына кереп киткәч тикшерүче шалтыратып улының гаепсезлеген әйтә. 1 сәгать 20 минут барган фильм тәмамлангач, тамашачы фильм һәм аның сюжеты буенча шактый сораулар бирделәр. Иң актуаль сорау булып, Галимҗанның акцент белән сөйләшүе кала. Чөнки төп рольне уйнаган Ринат Галимов татарча бик начар белә һәм нык акцент белән сөйләшә. Ә Галимҗанның яшь чагын уйнаган Камал театры артисты Раил Шәмсуаров татарча чиста сөйләшә. “Байгал” фильмының иң зур юморы – авыл малае Галимҗанның яшь чагында татарча яхшы белеп, яңадан авылга әйләнеп кайткач татарча онытуы. Режиссер Илдар Ягъфәров бөтен артистлар да үз тавышлары белән сөйләгәнен әйтте. Ринат Галимовның сөйләме белән берничә ай эш барган. Шулай да нәтиҗә канәгатьләнерлек түгел. Бары тик кадр арты тавышын Фәрит Бикчәнтәев башкаруы гына ситуацияне күпмедер дәрәҗәдә җиңеләйтә – Камал театрының баш режиссерының таныш тавышы геройның акцентына игътибарны киметә. Илдар Ягъфәров белән Миләүшә Айтуганова фильмның берничә финалы булуын әйттеләр. Шулай да Илдар Ягъфәров үз финалын калдырган – улын Миләүшә каршы ала һәм таксига утыртып алып килә. Галимҗан юл аша басып шул мизгелне карап кала да, авылына кайтып китә. Финалда ул үз юлы белән китә. Миләүшә Айтуганова фильмны геройның улы авылга килеп, Галимҗанның күршесенә мотор акчасын китерүе белән тәмамларга теләгән. Алайса беренче күрсәтелгәннән соң да, тамашачы арасында “акчаны алып калды”, дип әйтүчеләр булды ди ул Галимҗанның элеккеге хатынына 150 мең сум акча китереп бирүен искә төшереп. Әмма Илдар Ягъфәров андый финалны бик “попсовый” дип санаганын әйтә. “Әтисен күреп тә янына килмәгән икән, ничек авылга килсен инде ул! Тормыш бу!” – ди ул. Миләүшә Айтуганова фильмның авыл өлеше Идел буенда Лабышка һәм Әтнә районының Бәрәскә авылларында төшерелүен әйтте.

Татар-информ Автор: Рузилә Мөхәммәтова Фото: Ильнар Тухбатов

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев