Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Илдар Низамовның "Бөртектән – көшел" исемле яңа китабы дөнья күрде

10 октябрьдә Татарстан Язучылар берлегендә публицист, язучы, журналист һәм галим Илдар Низамовның «Бөртектән – көшел» исемле яңа китабын тәкъдим итү кичәсе узды.

Илдар Низамовның күптән түгел генә басылып чыккан китабы парча һәм хатирәләрдән гыйбарәт. Татар матбугатында сирәк очрый торган әлеге жанрларга автор үзе болай аңлатма бирә: “Парча ул – кыска, ләкин мәгънәсе белән бик тирән публицистик әсәр. Халык язучылыкны күбрәк проза, шигърият, драматургия дип белә, китап эзләгәндә дә шуңа таяна. Парча жанры аерым өйрәнелмәсә дә, халык аңында мөстәкыйль жанр булып формалашмаса да, ул тормышта бар. Аның традицияләре Гази Кашшафтан, Фатыйх Кәримиләрдән, Тукайдан килә. Минем инде унлап парча китабым чыкты.

Хәтирәләр дигәнен эссе дип тә атыйлар, монысы инде шәхси фикерләр. Хәзер мәктәптә теләсә нинди язмага эссе диләр, бу дөрес түгел. Аның документаль нигезе булырга тиеш, ягъни эссе язар өчен тормыш тәҗрибәсе кирәк. Бу язмалар белән халык кызыксына, укый, аларны өйрәнү генә җитми,” – ди ул.

Илдар Низамовның яңа китабы Мәскәүдә узган халыкара ярминкәдә дә булырга өлгергән. “Нәшрияттан китап сатылды дигән күңелле хәбәр килде. Һәрхәлдә парчаны, эсселарны укучыларыбыз бар,” – дип сөенүен белдерде автор.

Илдар Низамовка 3 сентбярьдә 80 яшь тулды. Ул бу китабы белән чикләнергә уйламый. “Һәр кеше өмет белән, максат белән яши. Конкрет максат куйганда эшне башкарып була. Әмма бу яшькә дә бәйле, шуңа күрә зур максатлар куеп эшләмим, – ди ул. – Әмма әле китаплар чыгарырга кирәк дип саныйм. Минем әле нәшриятка тапшырылган “Тел - бизәк дөньясы” дигән ике томлы хезмәтем бар. Бу китап татар матбугатында басылган мәкаль-әйтемнәр, фразеологизмнардан гыйбарәт. Һәрвакыт эшләргә, өйрәнергә кирәк. Кеше тәне күзәнәкләрдән торган кебек, аның тормышы да, эшчәнлеге дә күзәнәкләрдән тора. Шул каршылык яшәтә кешене,” – ди Илдар абый Низамов.

Илдар Мәлик улы Низамов 1936 нчы елда туа. Казан елга техникумында укый, Башкорт дәүләт университетының татар филологиясе бүлеген тәмамлый. Татар басма матбугатында озак еллар эшли. 1987 елдан Илдар Низамов Казан дәүләт университетында (Казан (Идел буе) федераль университеты) укыта. Басма матбугатта һәм әдәбиятта татар теле кулланылышы буенча фәнни хезмәтләр, әдәби һәм публицистик әсәрләр яза. Филология фәннәре докторы, профессор.  Татарстан Республикасы Журналистлар (1960 елдан) һәм Язучылар (1979 елдан) берлекләре әгъзасы. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (1987).

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев