Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Илдар Кыямовның татар авылы тарихы турында китабы дөнья күрде

"Ун елдан артык язган китабым, ниһаять, дөнья күрде. Авылдашлар каршында бурычымны үтәдем", – диде "Татар информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә журналист, "Яңа Гасыр" телеканалы редакторы Илдар Кыямов. "Кара Чишмә карьясе" – Чирмешән районының Кара Чишмә авылына багышлап чыгарылган яңа китап шулай атала. 720 биттән гыйбарәт әлеге саллы басма үз эченә берьюлы ике китапны берләштерә дияргә дә мөмкин. Анда авыл тарихы һәм Кара Чишмәнең рухи мәдәниятенә нисбәтле сәхифәләр - ышанулар, кушаматлар, халык медицинасы, җирле атамалар, мәзәкләр, нәсел тамгалары, бәетләр, дини тормыш мизгелләре һәм башкалар кертелгән. «Бу китапта Россиянең 10нан артык архивыннан алынган мәгълүмат теркәлде. Шунысы куанычлы, архивтагы мәгълүмат авыл аксакаллары тарафыннан дәлилләнде. Монда авылга нигез салынган чордан башлап, һәр чор төрле яктан яктырдылды. Революциядән соңгы болгавыр елларда авылыбызда булган вакыйгаларга нисбәтле кызыклы фактлар таба алганыма да сөендем. Авылыбыз муллаларының тулы исемлеген дә эзләп таптым. Кара Чишмә аксакалларының кызыклы хатирәләре дә китапта урын алды. Хәзер инде аларның күбесе исән дә түгел. Ә тарих ташка басылып китапка теркәлде», - ди китап авторы Илдар Кыямов. Бу китапны басмага әзерләгән мөхәррир, эзтабар язучы Шаһинур Мостафин белдергәнчә, автор, архив материалларына нигезләнеп, бөтен бер институт эшен берүзе башкарып чыккан.
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев