Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Илдар Халиков сәнәгать предприятияләре белән хезмәттәшлекне ныгыту мәсьәләләренә багышланган киңәшмә үткәрде

Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков 16 ноябрьдә төбәк инжиниринг һәм прототиплаштыру үзәкләренең сәнәгать предприятияләре белән хезмәттәшлеген ныгыту мәсьәләләренә багышланган киңәшмә үткәрде. Әлеге чара ТР Хөкүмәт йортында үтте, дип хәбәр итә Татарстан Президенты матбугат хезмәте.

Киңәшмәдә ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Мәгариф һәм фән министрлыгы, инжиниринг һәм прототиплаштыру үзәкләре вәкилләре, шулай ук башка ведомство җитәкчеләре катнашты.

Совещание по вопросу укрепления взаимодействия региональных инжиниринговых центров и центров прототипирования с промышленными предприятиями Республики Татарстан. Проводит Премьер-министр Республики Татарстан И.Ш.Халиков.: фото Михаила Козловского

Илдар Халиков киңәшмәне ачып, төп бурычларның берсе булып төбәк инжиниринг һәм прототиплаштыру үзәкләренең сәнәгать предприятиеләре арасындагы хезмәттәшлек нәтиҗәлелеген күтәрү дип билгеләп үтте.

Төп доклад белән ТР Премьер-министр урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов чыкты. Аның сүзләренчә, бүген эш биш юнәлештә алып барыла. Биредә техник хезмәткәрләрнең инжиниринг үзәкләренең булган мөмкинлекләрен өйрәнү, Россиянең эре холдинглары һәм дәүләт корпорацияләре белән танышу, күргәзмә кысаларында төбәкара һәм халыкара хезмәттәшлек элемтәләре булдыру («Иннопром», Татарстан нефть һәм газ, химия форумнары һ.б.), сертификат һәм лицензияләр алуда булышлык күрсәтү, кабель җитештерүдә импортны алыштыручы полимер материаллар белән эшләү тора.

Альберт Кәримов шулай ук бергә хәл ителергә тиешле проблемалы мәсьәләләрне дә күтәрде. Аерым алганда, предприятиеләр өчен кирәкле ярдәмчел җиһазлар җитмәвен, инженер һәм эшче кулларга кытлык кичерелүен, сертификат һәм лицензияләр булмавын билгеләп үтте.

Моннан тыш, киңәшмәдә катнашучылар инжиниринг үзәкләре эшчәнлеге һәм аларны үстерү перспективалары хакында фикер алыштылар.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев