Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Илдар Халиков “Президент академиясенең җәйге кампусы” студентларына: "Сезгә көнләшеп карыйм"

Бүген Иннополис шәһәрендә V "Президент академиясенең җәйге кампусы" еллык белем бирү форумы эшенә нокта куелды. Ябылу тантанасында Татарстан Президенты вазифаларын башкаручы - Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, РФ Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе проректоры Иван Федотов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов һәм башкалар катнашты Иң элек, 11 көнлек кампусның "тере көндәлеге" күрсәтелде. Заманча музыка белән эшләнгән видеороликка студентларның төрле шәхесләр белән очрашуларыннан, семинарлардан, күңел ачу чараларыннан иң кызыклы мизгелләре кертелгән. Кампусны Татарстанда уздыру күркәм гадәткә әверелүен билгеләп узыйк. Илдар Халиков кампуста катнашкан студентларга мөрәҗәгать итеп: "Сез “текәләр”. Сезгә көнләшеп карыйм. Беренчедән, 7 мең кеше арасыннан нәкъ менә сезгә кампуста катнашу бәхете тәтеде. Нарышкинга, Дворковичка, Никифоровка эләгү бик үк җиңел нәрсә түгел. Ә алар сезнең янга килә, шулай ук сезнең белемнәрегезне баетырга илнең гаҗәеп оста мөгаллимнәр килә. Кыскасы, нәрсә теләсәң - шул бар. Яхшы энергия хөкем сөрә", - дип белдерде. Хөкүмәт башлыгы кампусның Татарстанда бишенче мәртәбә уздырылуын билгеләп үтте. "Яшерен-батырын түгел: моннан 5 ел элек "әйдәгез, икенче кампусны да Казанда үткәрик" дигән идем. Башта уйга калдылар, аннары нигә әле шулай итмәскә диделәр. Менә инде 5 ел - кампус Татарстанда. Мин җәйге кампуслар тарихы моның белән тәмамланмагандыр, сезгә Казанда да, Иннополиста да, Свияжскида да ошагандыр дип ышанам", - диде Илдар Халиков. Яшьләр бу сүзләрне көчле алкышлар белән хуплады. "Сез моннан гыйлем генә түгел, дуслык, мәхәббәт тә алып китәрсез дип ышанам. Иң мөһиме - бирегә яңадан кайту теләгегез туар дип уйлыйм. Ни кызганыч, кампуста бер генә тапкыр катнашырга ярый икән. Әмма Иннополиста, Казанда күптөрле чаралар уза, шуңа рәхим итегез!" - диде Премьер. Илдар Халиков кампус тарихында беренче тапкыр гамәлгә куелган махсус призны тапшырды. 2017 нче елда кампуста модератор булу хокукы КФУ студенты Диас Шәрәфиевкә бирелде. Бүген туган көнен билгеләп үтүче Татарстан кызы Виктория Шубейкинага чәчәк бәйләме тапшырылды. Модератор һәм тьюторлар командасы җитәкчесе Евгений Миронов 5 ел эчендә кампус аша 1 меңнән артык студент узуын билгеләп үтте. "Кампус ул - күп кенә мөһим проектларга башлангыч бирелә торган урын. 12 көн бик вакыйгаларга бай булды. Йокыга да вакытыгыз аз булды. Күбегез ник шундый программа әзерләдегез дип сорады. Бу дөньяда шундый интенсив тормышта яшәүчеләр саны күп түгел. Соңгы 3 көндә күбешез йокыдан бөтенләй мәхрүм булып, йомгаклау презентацияләрен әзерләде. Әмма бу шуңа торырлык. Шәхсән минем үзем өчен төрле дәрәҗәле кешеләр белән очрашу мөһим иде. Шул кичерешләр сезгә дә күчсен дип теләдем", - дип белдерде Евгений Миронов. Кампуста катнашучылар 12 командага бүлеп эшләнгән. Бүген тьюторлар, модераторлар исеменнән командадагы иң актив катнашучыларга электрон китаплар тапшырылды. Тантанада катнашучылар алдында Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе проректоры, Россия инновацион төбәкләре ассоциациясе директоры Иван Федотов чыгыш ясады. "Бүген кампус сезнең өчен мәңгелеккә ябылды, бүтән беркайчан да шушы коллективта яши алмаяксыз. Ни кызганыч, кунакчыл Татарстанда кампус кысаларында үткәрелгән көннәр башка кабатланмаячак, - дип ул кампус турындагы хатирәләрнең бик кадерле булырга тиешлегенә ишарәләде. - Әмма мин тормышыгызда чаралар күп булып, кызыклы кешеләрне күп очратырсыз дип ышанам". Кампуста 220 кеше катнашкан, аларның 60ы - чит илләрдән килгән. Россиянең 29 төбәгеннән югары уку йортлары студентлары катнашкан. 80 кеше - Татарстаннан. Илдар Халиков студентларның тәҗрибәсе, белемнәре чагылыш тапкан иң яхшы проектлар практикада, дәүләт дәрәҗәсендә чагылыш табачагын белдерде. "Без студентлар Татарстан һәм Казанны онытмаслар дип ышанабыз", - диде. Иван Федотов, кампус аша узган яшьләр автомат рәвештә республика, илкүләм кадрлар резервына эләгә дип җөпләде. Югарыда билгеләп үтелгәнчә, кампуска сайлап алу бик катгый төстә булган. 7 мең студентның 220 се генә узган. Ихтыяҗ зур булганлыктан, бәлки катнашучылар санын арттырырга кирәктер, дигән сорауга җавап биреп: "Кампус ул - массакүләм продукт түгел. Бу яхшылардан иң яхшылары белән алып барыла торган эш, шуңа күрә катнашучылар санын арттырмаячакбыз. Без бары тик сыйфатны гына арттыру өстендә эшләячәкбез. 40 мең заявка булса да, кампуста барыбер 220 кеше булачак", - диде Иван Федотов. Ябылу тантанасы кампусның флагын төшереп, һавага кызыл шарлар очыру белән тәмамланды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев