Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Илдар Халиков Кытайның Kerui компаниясе җитәкчелеге белән очрашачак

Бүген ТР Хөкүмәт йортында Татарстан Премьер-министры Илдар Халиковның Кытайның Kerui  компаниясе җитәкчелеге белән очрашуы көтелә. Бу хакта хәбәр ТР Хөкүмәте сайтында урнаштырылган.

Кичә  Kerui ширкәте президенты Ян Сиань Мәскәүдә Татарстан Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин белән очрашкан иде.

Очрашуда Кытайның югары технологияле нефть табу җиһазларын җитештерүче  ширкәте Татарстанның икътисади мөмкинлекләре, техно- һәм индустрия парклары, республиканың әйдәп баручы предприятияләре һәм инновация проектлары белән белән танышты. Кытай компаниясе җитәкчелеге Татарстан белән хезмәттәшлек итүендә кызыксынуын белдерде.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев