Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Илдар Халиков Халыкара валюта фонды вәкиле Габриэль Ди Белла белән очрашты

Татарстанга Халыкара валюта фондының Россиядәге даими вәкиле Габриэль Ди Белла килде. Бүген Татарстан Хөкүмәте йортында аның белән ТР Премьер-министры Илдар Халиков очрашты, дип хәбәр итә республика Президенты матбугат хезмәте.

Әлеге очрашуда ТР икътисад министры Артем Здунов, Россия Банкы Идел-Нократ баш идарәсе башлыгы урынбасары – ТР буенча Милли банк бүлекчәсе идарәчесе Мидхәт Шаһиәхмәтов, КФУ ректоры Илшат Гафуров һ.б.лар катнашты.

“Андый абруйлы финнанс оешмасы вәкилләрен кабул итү – безнең өчен мәртәбә. Тулаем Россия өчен кебек үк, аерым алганда, Татарстан өчен дә Халыкара валюта фонды башкара торган эш бик зур әһәмияткә ия”, – дип билгеләп үтте үзенең сәламләү чыгышында Илдар Халиков.

Татарстан шактый күп чит дәүләтләр белән актив багланышта, шул исәптән Европа һәм Азия илләре, Америка Кушма Штатлары белән дә, дип искәртте республика Премьер-министры. "Татарстанда җитештерелгән продукциянең шактый зур өлеше экспортка йөз тота, һәм шуңа күрә дөньяда күзәтелгән икътисади процесслар Татарстанга да сизелерлек йогынты ясый. Бигрәк тә чимал базарындагы вазгыять. Нәкъ менә шуңа күрә республиканың икътисадны үстерүгә игътибары зурдан”, – диде Илдар Халиков.

“Татарстан нефть химиясе, машиналар эшләп чыгару, агросәнәгать, мәгълүмати технологияләр юнәлешләрен үстерә бара. Инвестицион инфраструктурага мөһим роль бирелә”, – дип, Татарстан Хөкүмәте башлыгы аерым билгеләп үтте. “Алабуга” махсус икътисади зонасының инвестицияләрнең гомуми күләме һәм табыш алу зурлыгы буенча илдә лидер булуы бәхәссез. Чит ил компанияләренең “Мастер” Кама индустриаль паркы биләмәләрендә үзләренең җитештерү мәйданнарын урнаштыру белән кызыксынуы сизелә.

Габриэль Ди Белла Илдар Халиковка кабул иткән өчен рәхмәт белдерде һәм, Татарстан җитәкчелеге төбәктә икътисади тотрыклылыкны тәэмин итәр өчен барысын да эшли, диде. “Татарстан бүген Россиянең әйдәп баручы төбәкләренең берсе булып тора, көчле икътисади нигезе һәм үсештә булган сәнәгате бар. Биредә бизнесны уңышлы алып бару өчен кирәкле барлык шартлар булдырылган. Сезне шуның белән котлыйсы килә”, – диде ул.

Габриэль Ди Белла бүген Казан федераль университетына барырга җыена, анда ул студентлар белән очраша һәм лекцияләр укый.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев