Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Илдар Халиков: “Безнең максат – талантлы яшьләргә үзләрен күрсәтү мөмкинлеге бирү”

Татарстан Президенты вазифаларын башкаручы ТР Премьер-министры Илдар Халиков бүген Хөкүмәт йортында балалар һәм яшьләрнең интеллектуаль-иҗади мөмкинлекләре концепциясен тормышка ашыру, талантлар белән идарә итү мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин, ТР Премьер-министр урынбасары – Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров, республика Хөкүмәте әгъзалары, югары уку йортлары җитәкчеләре катнашты. “Республиканың "Перспектива” балалар һәм яшьләрнең интеллектуаль-иҗади мөмкинлекләрен үстерү һәм тормышка ашыру концепциясе Татарстан Президенты Указы белән 2012 елның октябрендә үк кабул ителгән иде, - дип искәртте Илдар Халиков үзенең кереш сүз белән чыгышында. - 2014 елның декабрендә Татарстан Хөкүмәте Карары белән “2015-2020 елларга ТРда талантлар белән стратегик идарә итү” программасы кабул ителде. Программа елына 100 млн сум күләмендә финанслана, ә аларны гамәлгә ашыру буенча вәкаләтле органнар “Казан ачык талантлар университеты 2.0” автоном коммерцияле булмаган оешмасын билгеләде”, - дип өстәде ул. Республика Хөкүмәте башлыгы шулай ук билгеләп үткәнчә, узган ел декабрьдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “Талантларны ачу” форумында сәләтле яшьләрне иртәрәк ачыклап, аларны күз уңыннан җуймый алга таба үстерү буенча эшне камилләштерүнең мөһимлегенә игътибарны юнәлтте. Программаны 2015 елда тормышка ашыру барышы һәм быелга куелган бурычлар турында төп докладчы белән ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән минмистры Энгель Фәттахов чыгыш ясады. “2015 елда программада каралган 26 чара гамәлдә булды, үтәлде, - диде министр. – Алар арасында – уен рәвешендәге һөнәри ориентация сезонлы кампанияләрне, балалар һәм яшьләрне иртә һөнәрле итү. Шушы чаралар кысаларында 100ләп семинар, түгәрәк өстәл, экспертлар сессияләре, белем бирү мәктәпләре уздырылды”, - дип өстәде Фәттахов. Программа конкурсларына 85 оешма һәм компания җәлеп ителде. Җитештерү мәйданнарының беркадәрендә, шул исәптән “КАМАЗ”да һәм Казан вертолет заводында, яшьләр һәм аларның остазлары иҗат иткән проектлар урнаштырылды. Талантлар университеты белән берлектә тренинг-класслар, проект лабораторияләре эшли, яшьләр фәндә ярыша. Яшьләрне эшкә җәлеп итүдә 150 остаз – ата-аналар, предприятиеләр һәм белем бирү оешмалары вәкилләре турыдан-туры эшли. Республика буенча формаль булмаган белем бирү программасына 10 яшьтән 30га кадәр булган 10 мең кеше җәлеп ителгән. Энгель Фәттахов билгеләп үткәнчә: “Остазлык системасы Татарстанның 11 районында гамәлгә ашырыла. Башка мунициалитетларда бу юнәлешнең әлегә әллә ни үсештә булмавы яки бөтенләй оештырылмавы – шул исәптән җирле хакимиятнең кулы җитмәүдән. Кагыйдә буларак, район дәрәҗәсендә программа үтәлеше өчен җаваплыны башкарма комитет җитәкчесе урынбасары билгели”. 2016 елга куелган бурычларның берсе – әлеге системаны үстерү, дип өстәде министр. Моннан тыш, 2016 елга билгеләнгән төп максатларның берсе буларак Э.Фәттахов профильле министрлыклар һәм ведомстволар, шулай ук алдынгы эш бирүчеләр белән берлектә “Татарстан Республикасы икътисадына сәләтле һәм талантлы балаларны, яшьләрне ачыклау, озата бару һәм интеграцияләү регламенты”н эшләргә кирәклеген әйтте. “Талантлы яшьләр өчен яңа модель кадрлар лифтлары һәм социаль лифтлар кирәк”, - дип басым ясап әйтте ул. Илдар Халиков, үз чиратында билгеләп үткәнчә, бу мәсьәләдә докладларда ул үзе “методологик база һәм программаны тормышка ашыру мәсьәләләрен хәл итү ысуллары турында мәгълүматлар гына түгел, ә төгәл саннар һәм чынлыктагы казанышлар турында ишетергә теләгән”. “Аның монысы да мөһим, әмма төгәл мисаллар кирәк, - диде ул. – Безгә олимпиадаларда җиңүчеләргә генә йөз тотасы түгел. Талантлы балалар һәм яшьләр күпкә артыграк. Төрле юнәлешләрдәге талантлар турында сүз. Безнең максат – аларның барысына да үзләрен күрсәтү мөмкинлеге бирү. Моның өчен мөмкин кадәр уңай шартлар тудырырга кирәк. Монда мәгариф яки предприятие системасы гына катнашырга тиеш түгел, ә бөтен даирәләр дә – Хөкүмәттән алып бизнеска кадәр – программаны тартып бара торган “паровоз” булырга тиеш”.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев