Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Илдар Халиков аерым вәкаләтләрне РФ субъектларына тапшыруга багышланган киңәшмәдә катнашты

Татарстан Республикасы премьер-министры Илдар Халиков юл хәрәкәте өлкәсендәге административ хокук бозуларны карауга кагылган аерым вәкаләтләрне РФ Эчке эшләр министрлыгыннан Россия субъектларына тапшыруга багышланган эшлекле киңәшмәдә катнашты. Чара бүген Мәскәүдә РФ Хөкүмәт йортында узды. Бу хакта Татарстан Республикасы президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Искәртеп узыйк: сүз автоюлларда һәлакәтләрне киметү турында бара. Шулай ук бу уңайдан регионнардагы хакимиятнең вәкаләтләрен киңәйтү турында сорау карала. Мәсьәләгә РФ Хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов кураторлык итә. Аерым алганда, регионнарга юл хәрәкәте өлкәсендәге административ хокук бозуларны карауга, шул исәптән транспорт парковкасы һәм стоянкасына кагылган аерым вәкаләтләрне РФ Эчке эшләр министрлыгыннан Россия субъектларына тапшыру күздә тотыла.

Бүген РФ Хөкүмәт йортында Мәскәү тәҗрибәсе каралды - башкалада әлеге вәкаләтләр транспорт департаментына тапшырылган. Бу системаның уңай һәм тискәре яклары турында Мәскәү мэры урынбасары, Мәскәүнең транспорт һәм юл-транспорт инфраструктурасы Департаменты җитәкчесе Максим Ликсутов сөйләде.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев