Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Төрки яшьләр оешмалары ассоциациясе булдырылуын бик теләр идем" - Илдар Гыйльметдинов

Бу фикерен ул бүген Татарстан Дәүләт Советында III Төрки яшьләр фестивале ачылышында белдерде.

“Мин перспективада Төрки яшьләр оешмалары ассоциациясе булдырылуын бик теләр идем. Мин сезгә оештыру һәм финанс ягыннан да ярдәм итәргә әзер. Безгә елга бер тапкыр гына очрашып калмыйча, ассоциация, иҗтимагый оешма аркылы даими рәвештә аралашып торырга кирәк. Шул рәвешле, ниндидер проектлар, идеяләр белән дә алмаша алачакбыз. Без әлегә бер-беребезне бик начар беләбез. Төбәкара элемтәләрне эшкә җигеп, гомумфедераль проектларны гамәлгә ашырып булыр иде”, - дип белдерде Илдар Гыйльметдинов яшьләргә мөрәҗәгать итеп.

Депутат яшьләргә аралашу өчен мөмкинлекләр җитеп бетми дигән фикердә. “Без нинди дә булса башлангыч тәкъдимнәрне карап, аларны тормышка ашырырга әзер”, – диде.

“Ассоциациядә бергәләп телләрне саклау мәсьәләләрен дә хәл итеп булыр иде. Без бит бер төркемгә карыйбыз. Проблемалар закон чыгаруда гына да түгел. Кызганычка каршы, кайбер ата-аналар белем бирү оешмаларында телне саклап калуга йөз тоткан программаларны аңлап бетерми. Бездә хәзер Россиядә белем бирү оешмасы белем бирү программаларын сайлауда ирекле. Алар аны үзләре эшләп, үзләре кабул итә. Ата-аналар белән бергә кайбер педагоглар да милли тел белән бәйле программаларны хупламый”, - диде Илдар Гыйльметдинов.

Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова ассоциациянең әһәмияте турында аның сүзен җөпләп: “Бу ниндидер каршылыкларга, явыз күренешләргә каршы торырга да ярдәм итәр иде. Әйтик, хәзер ислам буенча да гаепләүләр күп...” – диде.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев

2
X