Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Илдар Гыйльметдинов: "Безнең балаларның бәхетле балачагы өчен барлык шартлар да булырга тиеш"

Бүген РФ Федераль Җыены Дәүләт ДумасындаТатарстаннан депутат Илдар Гыйльметдинов Казанда аның контролендәге федераль программалар кысаларында төзелгән берничә объектта булды. Парламентарий яңа 84 нче балалар бакчасын һәм 90 нчы гимназиянең спорт мәйданчыгын карады. Бүгенгә Татарстанда федераль дәүләт программалары акчаларын җәлеп итү өчен республика хакимияте һәм Дәүләт Думасы депутатлары арасында командалы эш алып бару буенча нәтиҗәле система төзелгән. Һәр депутат билгеле федераль программалар исемлеге өчен җаваплы. Татарстан хакимияте белән республика вәкилләренең бергә эш алып барулары нәтиҗәсендә, парламентның түбән палатасында ел саен ким дигәндә 27 мөһим федераль проект чынга ашырыла. Соңгы биш елда депутатлар республикага 356 млрд сумнан артык акча җәлеп иткән. Бу акчаларга ел саен яңа балалар бакчалары һәм мәктәпләр, хастаханәләр һәм заманча спорт комплекслары төзелә, тораклар ремонтлана һ.б. эшләр башкарыла. Гыйльметдинов сөйләгәнчә, соңгы елларда федераль программалар һәм проектлар буенча Татарстан мәгарифенә һәм мәдәниятенә  11,3 млрд сум сарыф ителгән. Узган ел республикада 73 яңа балалар бакчасы төзелгән, 622 мәктәптә капиталь ремонт үткәрелгән, авылларда 183 клуб һәм күпфункцияле үзәк ачылган. Депутат төзелгән объектларның ничек эшләвен һәм җәлеп ителгән инвестицияләрнең ни дәрәҗәдә нәтиҗәле кулланылуын шәхсән үзе карый. Бүген татарстанлыларга ясле төркемнәре кирәк. Хәзер Дәүләт Думасында бу проблема буенча актив фикер алышалар. Төрле тәкъдимнәр белдерелә. Мисал өчен, яшь әниләргә хәзерге кебек 1,5 яшькә кадәр генә түгел, ә 3 яшькә кадәр пособие түләргә тәкъдим ителә. "Исәп-хисап ясарга кирәк, ясле төркемнәренә акча сарыф иткәнче, бәлки бу тәкъдим отышлыдыр. Әлегә бу мәсьәлә буенча фикер алышу зарур. Әмма ясле төркемнәре барыбер булачак", - дип ышандырды Илдар Гыйльметдинов. "Безнең балаларның бәхетле балачагы өчен барлык шартлар да булырга тиеш. Бу аларның бистәдә яки шәһәрдә яшәвенә бәйле булмаска тиеш. Бу бурычларның бер өлешен үтәдек. Әмма тукталып калырга ярамый. Әле балалар бакчалары төзергә кирәк булган шәһәрләр һәм районнар бар. Без гражданнарны, аларның ихтыяҗлары турында ишетәбез", - дип белдерде депутат. Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев