Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Ил төкерсә, күл булыр" - ТР Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Минсәгыйть Шакиров

Татарстанда үзара салым системасы актив рәвештә гамәлгә кертелгәч, 2013-2016 елларда 1 млрд 800 млн сум акча җыелган. Бу хакта бүген Казанда “Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы” ассоциациясенең XI съездында ясаган чыгышында ТР Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Минсәгыйть Шакиров белдерде. “Муниципалитетлар өчен күп кенә проблемаларны хәл итүдә үзара салым зур роль уйный. Ил төкерсә, күл булыр дигән борынгылар”, - дип, ул 2013 елда башланган үзара салым программасы буенча, халыктан җыелган 1 сумга хөкүмәт тарафыннан бирелгән 4 сумны кушып, 1,8 млрд сум акча җыелганын әйтте. Бу зиратларны, чишмәләрне тәртипкә китерү, ямьләндерү, яктырту, су белән тәэмин итү кебек эшләргә тотылган акча. “Татарстанда үзара салым буенча җыелган акча бөтен Россия күләмендә җыелган акчаның 80 процентын тәшкил итә”, - дип белдерде Минсәгыйть Шакиров. Аның әйтүенчә, гел юлсызлыктан интеккән Чүпрәле районында 41 км юл салынган. Кукмара районында авыллар эчендә 35 км озынлыкта юлларга таш түшәлгән . "Безнең үзара салым буенча республика тәҗрибәсе Россия Президенты Аппараты тарафыннан юкка гына өйрәнелми”, - дип, ул быел референдумның 20 ноябрьдә үткәнен әйтте. Бу үзара салым акчаны 2017 елның беренче кварталында җыеп, эшләрне җәен башкару өчен эшләнгәнен әйтте. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та территорияләрне төзекләндерү буенча чаралар уздыруга гражданнардан үзара салым акчаларын җыю тәҗрибәсенең уңышлы булуын билгеләп узды. Ул муниципаль берәмлек башлыкларын бу акчаларны, халык фикерен исәпкә алып, максатчан һәм нәтиҗәле файдаланырга кирәклеге турында кисәтте. Шул ук вакытта, Президент әйтүенчә, бу эш мәҗбүриләп башкарылырга, халыктан зуррак суммада акча җыюга корылган булырга тиеш түгел.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев