Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Ил чиген үтү өчен түләргә кирәк булачак

РФ Транспорт министрлыгы транспортларны үткәрү пункты аша дәүләт чиген чыгу өчен акча түләүне кертергә планлаштыра. Беренче этапта автомобиль һәм тимер юллар аша үткәрү пунктларын түләүле итәргә, поездлардан йөкнең тоннасына карап, ә автомбильләрдән категориясенә карап акча алу тәкъдим ителә.

Транспортны үткәрү чик буе пунктларыннан файдаланган өчен түләү аларны реконструкцияләү, төзекләндерү һәм файдалану чыгымнарын компенсацияләү өчен кертелә, дип яза "Коммерсант" әлеге инициативаның эчтәлеге белән таныш чыганакларга сылтама белән.

Чик буе пунктларыннан файдаланган өчен түләү 2017 елның икенче яртысыннан кертелергә мөмкин, дип белдергән чыганакларның берсе. Шул ук вакытта РФ Транспорт министрлыгында дәүләт чиген үтү кагыйдәләре үзгәрүе турындагы мәгълүмат буенча коммментарий бирмиләр.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев