Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Икътисади үсеш министрлыгы торак-коммуналь хуҗалык тарифлары үсешен чикләргә тәкъдим итте

Россия Икътисади үсеш министрлыгы Хөкүмәткә 2017-2019 елларда социаль-икътисади үсеш фаразларында торак-коммуналь хуҗалык тарифлары үсеш темпларын чикләргә тәкъдим итте, дип яза "Коммерсант".

Халык өчен электр энергиясе тарифларын иң күбе артырга мөмкин - 5 процентка кадәр. Электр челтәре компания тарифларын 3 процентка арттыру тәкъдим ителә, бу 2017 елда 4 процент булачак фаразланган инфляциядән түбән. Җылылыкка тарифлар 4 процент булырга тиеш.

Газг бәясе дә шулай ук 3 процентка артачак. 2017 елда ТКХ өчен гомуми түләүләр инфляциягә тигезләшергә һәм 4 процент тәшкил итәргә тиеш.

2018-2021 елларда тарифлар үсеше темпы шулай ук булачак. Хөкүмәт документны иртәгә, 13 октябрьдә карарга планлаштыра.

Энергия ресурслары белән тәэмин итүчеләр фикеренчә, индексация агымдагы чыгымнарны гына каплау мөмкинлеге бирәчәк, ә инфраструктура үсешенә йогынтысы булмаячак.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев