Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Иксез-чиксез музыка дөньясында

Узган җомгада Яңа Кырлайга дөньяның төрле кыйтгаларыннан композиторлар һәм музыкантлар килде. Алар быел, инде менә 13 нче тапкыр Казанда узган “Европа –Азия” фестивалендә катнашучылар иде. Әлбәттә, Кырлайдан ел әйләнәсе кеше өзелгәне юк. Тукай музее директоры Дамир Абдуллин әйтүенчә, елы­на 50 мең тирәсе кеше килә Тукайга. Әле яңа гына Әзәрбайҗаннан, Кытайдан кунаклар кабул иткәннәр.   “Узган ел музей янына такси килеп туктады. Машинадан бер ир белән хатын чыкты. Казаннан такси яллап кем килде икән дисәм, Париждан французлар икән. Хәер, ханым татарча сөй­ләште. Тамырлары Буа ягынна­н икән. Инде гомер буе Франциядә яшәсә дә, телен югалтмаган. Кырлайга, Тукай музеена килү күп­тәнге хыялым иде, ди. Вәт бит ничек тарта Тукай рухы халыкны...” – дип, Дамир миңа сорау­лы караш ташлый. Янәсе, мин ни әйтер­мен икән.  Нәрсә әйтим, әнә “Европа – Азия” фестивале­нә килгән кунак­лар да: “Монда күңел халәте бөтен­ләй башка икән”, – диеш­теләр.Мин танылган композиторыбыз Резедә Ахияровадан: “Бөтенләй башкача” ни­чек була соң ул?” – дип сорадым. “Моны тел белән әйтеп аңлатып булмый, ул халәтне үзең тоярга кирәк”, – диде. Башка кунаклар да ниндидер сәер халәттә кебек тоелды. Алар Башкортстаннан, Краснодар краеннан, Ярославльдән, Австра­лиядән, Вьетнамнан иде.   Бер уйлаганда, Тукайга бернинди дә бәйләнешләре юк кебек. Әмма һәр милләтне дөньяга шәхесләр танытканын һәм татарда шундый шәхесләрнең берсе Тукай икәнен ишетеп беләләр иде. Россиянең һәм Татар­станның Композиторлар бер­леге рәисе Рәшит Кә­лимуллин  турында аерым әйтәсе килә. Берен­чедән, аның Россия Композиторлары берлеген дә җи­тәк­ләве безнең абруйны кү­тәрә. Башта мин моңа ышанмадым, ялгыш ишеттем, ахрысы,  дип уйладым. Шөкер, ялгышканмын икән, ә менә Рәшитне Россия композиторларын җитәкләргә тәкъдим итүчеләр ялгышмаганнар. Моннан чирек гасыр элек “Европа – Азия” фестивален башлап җи­бәрүче, ягъни төрле континентлар халыкларын, Тукайча әйтсәк, “... җан рәхәте булган музыкалар илә дәрт­ләндерү”не максат итеп куючы да шул Рәшит әфәнде иде. Үзе әйтүенчә, алар җай чыккан саен төрле илләргә барып дөнья халыкларын милли музыкабызның иң яхшы үрнәкләре белән таныштыралар. Сәфәр кылу мөмкин булмаса, язмаларны җи­бәрәләр икән. Әле күптән түгел татар моңнары Австралиядә узган бер бәй­рәмдә яңгыраган. Дөнья­лар ничек кенә буталса да, җәмгыятьтә идеология ничек кенә үзгәрсә дә, “җан рәхәте” булган классик музыканы тыю, чикләү мөмкин түгел дип уйлыйм.   Татарстан башлаган “Европа – Азия” фестивале өчен дә бернинди чик­ләр юк. Киләсе елга ул Вьет­намның Ханой шәһә­рендә узачак. Вьетнам музыкантлары ассоциациясе рәисе, композитор һәм дирижер До Хонг Куанның татар музыкасына мөкиб­бән китүе йөзенә чыккан иде. Ни дисәң дә, һәр ике халык музыкасында уртак аһәң тоя иде ул. Инде югары­рак дә­рә­җәдә фикерлә­сәк,  дөнья үсешенең төрле чорларында идеологиягә каршы ки­лүне сәбәп итеп күпме китапларны яндырдылар, тарихи һәйкәлләрне җи­мер­де­ләр, ә чын музыка – үлемсез, ул бөтен дөнья халык­ла­рының күңелләрен ләззәт­ләндереп яши бирә. Шунысы кызык: Тукай музеенда узган очрашуны Рәшит Кәлимуллин кон­церт-табышмакка әйлән­дер­де. Тамашачыга, алар нигездә Арча педагогия көл­лиятенең музыка факультетында укучы яшьләр иде, компо­зитор­лары­быз­ның әсәрләре тәкъдим ителде.  “Игътибар белән тыңлагыз, музыка барганда нәрсәләр күз алдыгызга килер икән?” – диде ул. Һәм ни гаҗәп, булачак музыкантлар  әсәрнең жанрын ачык­лый һәм күзаллау аша әсәр­нең ничек аталуын да чамалый алдылар. Бары тик җиде нотага корылган музыка дөньясы аша яшәешебезне, табигатьне “күрә белү” сәләтенә ия булган яшьләргә карап ничек сокланмыйсың ди инде.   Миңа фестивальнең Казанда узган концертларында булырга туры килмәде. Әмма моңа әллә ни үкен­мим кебек. Чөнки Кырлай музеенда төрле халыклар­ның композитор-музыкант­лары белән күзгә-күз очрашу, гәпләшү (әлбәттә, тәр­җемәче аркылы) кадер­ле­рәк, истәлеклерәк кебек тоелды. Истәлек дигәннән, Рәшит Кәлимуллин Тукай музеена рояль бүләк итте. Әлбәттә, ул яңа түгел, озак еллар Татарстан Композиторлар берлеге бүлмәсендә торган. Ул музей өчен шул ягы белән кадерле дә әле. Резедә Ахиярова әйтүенчә, әлеге рояльдә олпат композиторларыбыз уйнаган, үз­ләренең яңа әсәрләрен баш­карганнар. Димәк, татар музыкасы шедевр­ла­ры­ның шактыен тәүге тапкыр әлеге рояльдә яңгы­рат­кан­нар. Фестиваль кунаклары белән очрашу шактый озакка сузылса да, туйдырмады, ялыктырмады. Чөнки без җан рәхәте булган иксез-чиксез музыка дөньясында идек.  
Риман Гыйлемханов, Ватаным Татарстан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев